Логотип
Блоги

Без мондый түгел идек...

Телесериалларны әллә ни яратмасам да, Россия каналларыннан туры эфирда барган ток-шоуларга күз салгалыйм мин. Бервакыт танылган киноактерлар Анна Здор белән Алексей Барабаш турындагы тапшыру игътибарны җәлеп итте. Алар бер сериалда төп рольләрне башкарган

Телесериалларны әллә ни яратмасам да, Россия каналларыннан туры эфирда барган ток-шоуларга күз салгалыйм мин. Бервакыт танылган киноактерлар Анна Здор белән Алексей Барабаш турындагы тапшыру игътибарны җәлеп итте. Алар бер сериалда төп рольләрне башкарганда танышканнар, кавышканнар, инде аерылышканнар һәм Анна элеккеге иреннән, баласының атасыннан 135 мең сум (!) алимент сорый икән. Балага – 35 мең, үзенә – 100. Ахыр чиктә ни белән тәмамлангандыр бу алимент турындагы бәхәс, белмим. Хәер, эш анда да түгел. Дөресен әйткәндә, хатын-кызның шулай итеп үз хокукларын яклавы гаҗәпләндергән дә, сокландырган да һәм... сокландырмаган да иде мине ул вакытта.

Актерлар белән гади халыкны чагыштыру бәлки урынлы да түгелдер, әмма шулай да безнең заманда аерылышулар башка төрлерәк була иде кебек тоела миңа. Бервакыт эштә кызлар белән сөйләшәбез. Журналистлар хыялыйрак, ялгышырга хирысрак халык, арада ялгыз бала үстерүчеләр дә җитәрлек. Кыскасы, берсе аерылган ирен сөйли:
– Әтисе Илнарга өч мең сум акча биргән әле, – ди.
– Бер айгамы соң ул? – дип кызыксынам мин.
– Нинди айга, – дип пырхылдый теге, – биш елга бер мәртәбә!
– Кит инде! Ә син нигә аны алиментка бирмисең соң?
– Әй, йөрим ди менә...

Йөрмәгәндер, тик шул йөрмәс өчен, газетада җаваплы урында эшләгән килеш, редакция идәненә кадәр юды инде ул шул вакытта. 

Ә икенче бер кызыбыз аерылган иренең тәртипле, әхлаклы кеше булмавын, балага да начар йогынты ясаячагын аңлагач, аны аталык хокукыннан мәхрүм итү чарасына керешкән иде. Һәм максатына иреште дә. Дөрес, аңа ялгыз бала үстерү өчен яраткан эшен калдырып, акчалырак тармакка күчәргә туры килде. Әмма монысы инде башка мәсьәлә.

Язгач-язгач, кем әйтмешли, үзебезне дә языйк – дәү әниебез (инде мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын) улымның туган көненә ел саен почта аша зур, җырлый торган открытка җибәрә торган иде. Открытканы куллар куеп, дигәндәй, олы бер эш итеп барып алабыз, бала белән икәүләп утырып тыңлыйбыз, котлау сүзләрен яхшылап, кычкырып укыйбыз... Бервакыт моны күңелем йомшап, иптәш кызга сөйләдем.
– Открытка? – дип кабатлап сорый бу, аптырап. – Акча җибәрсә инде... Нәрсәгә инде ул балага открытка?

Мин шунда ихлас гаҗәпләнгән идем. Беләсезме, нәрсәгә? Болай дип ялгышып та уйлаганым булмауга! Һәм... бу миңа ниндидер канәгатьлек хисе дә биргән иде шикелле әле. Җүләрлектер инде билгеле, тик нишләтәсең. Бу дөнья бик бертөсле булыр иде бит, безнең кебек акыллы җүләрләр булмаса...

Тәрбия үзенекен эшли – балаларның да акчага мөнәсәбәте минеке төслерәк. Олысы – Казанда укый торганы: 
– Әни, миңа акча кирәк түгел әле, яме, стипендия алдым, – дип шалтыратып әйтергә мөмкин. Кечкенәсе дә: «Минем акча бар әле», – дип, биргән акчадан баш тартып әтисен шаккаттырган әнә. 
Юк, мин бүген безнең бу тәрбия һичшиксез дөрестер, дип уйламыйм. Аерылышканда (сүз хатын-кыз инициативасы белән аерылу турында бара) бала өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алуны да дөрес дип санамыйм. Әмма... минем үземә нишләптер горур, көчле, мөстәкыйль хатын-кызлар ошый. Үз тормышымны үзем алып бара алам, дип ышанучылар ошый. 
Эштән соң идән юып булса да...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар