Логотип
Блоги

Беренче мәхәббәт 

Тәүге мәхәббәтләре белән кавышып бәхетле гомер иткән парлар бик сирәк бугай бу дөньяда. Андыйлар – бармак белән генә санарлык, калганнар исә бар да икенче төркемгә керә – шул мәхәббәтне сагынып яшәүчеләргә. (Дөресрәге, искә төшкәндә, сагынып куючыларга. Хәер, һәркемнеке – аерым тарих.) 

 

Беренче мәхәббәт дигән хиснең язмышы, гомумән, гаҗәп аның – бик азга гына кабына да, нуры бөтен гомер буена сузыла. Иң-иң авыр чакларда күңелне җылыта, язмыш сынауларын кичәргә ярдәм итә. Ул сине яшьлегең белән дә бәйли, шул ук вакытта алга таба атларга – киләчәккә барырга да әйди. Әйтәм бит – гаҗәп хис ул.  

Тик бер сере бар – аның белән кабат очрашулар эзләргә ярамый. Күңелдә бушлык калуын теләмәсәң, әйе, кирәкми. Хәтта шәүләсе белән дә!  

...Безнең урыннар автобуста бергә туры килде. Казан арты районнарының берсенә барышыбыз. Мин – командировкага, ә ул... 

– Медицина училищесын тәмамлаганнан соң мине бу якка эшкә җибәргәннәр иде... Татарстанның бер читеннән икенче читенә. Ул чакта шулай иде бит. Безнең теләкне сорап торыш юк иде: телисеңме барырга, юкмы – юлламаңны кулыңа тоттыралар да озаталар... Район үзәк больницасында бер ел гына эшләдем. Аннан кияүгә чыктым... Шуннан бирле бу якларга кайтканым булмады. Бер тапкыр да... Дус кызым яши монда. Бергә фатирда торган идек. Ул исә шушы районда төпләнде. Бик сирәк кенә аралашып яшәдек, аралар ерак бит – махсус җыенып чыкмасаң, барып җитәрлек түгел. Аралашып дип... Бәйрәмнәрдә котлашып, кесә телефоннары чыккач, ара-тирә сөйләшкәләп... Тик бер тапкыр да күрешкәнебез булмады! Утыз ел шулай узды менә... Ә бу юлы Казанга укырга килдем дә, тәвәккәлләдем әле. Берничә сәгатькә булса да, кайтып килергә булдым... Дус кызым күптән түгел операция кичерде. Күкрәгендә яман шеш... Аның хәлен бик беләсем килә... 

– Шундай матур очрашу көтә икән бүген сезне! – дим күршем өчен сөенеп. – Дус кызыгыз кайтасыгызны беләдер бит?  

– Белә... – диде ул.  

Аны, чыннан да, автобустан каршы алдылар. Алар кочаклашып күрештеләр. Дус кызы рульдә икән – аннан сөйләшә-сөйләшә икәү машинага таба атладылар.  

Алдан сөйләшмәсәк тә, кичен тагын бергә кайтырга туры килде.  

Яңа танышымны, әйтерсең, алыштырып куйганнар! Иртән йөзендә булган дулкынлану, сөенеч, бәхетнең эзе дә юк. Әллә нишләп боегып калган.  

– Нәрсә булды? – дим аптырап. – Әллә дус кызыгызның хәле шулай начармы? Кәефе бик әйбәт күренә иде, кыяфәте дә...  

– Юк, юк, аның сәламәтлеге, аллага шөкер! Анализлары да бик әйбәт диде. Инде эшкә чыккан, эшләп йөри... 

– Алайса ни булды соң? Сезне бит алыштырып куйган кебек, – дим тагын да гаҗәпләнә төшеп.  

– Мин аны күрдем...  

Кемне икәнен сорамасам да аңлашыла иде. Ялгышмаганмын... Иртән: «Әле монда йөргән егетегез дә калгандыр, мөгаен», – диюемә серле итеп елмаеп кына куйган иде.  

– Әйе, сез дөрес әйттегез, минем монда очрашып йөргән егетем калды... Без инде бергә булу, өйләнешү турында сөйләшә идек. Бер ел эшләгәч, ялга кайттым да, мине шунда клубтан кайтышлый урладылар... Безнең якта шундый гадәт бар шул. Бөтенләй белмәгән кеше түгел түгелен, бездән ике ел алдан укыган егет. Тик моңарчы сүз каткан, аралашкан кешем түгел... Бер өенә алып керсә, бернишләп булмый инде аннары. Еласаң да юк, еламасаң да... Бер кызның да икенче көнне кире кайтып киткәнен ишеткәнем юк. Ничек кайтасың?! Егет өендә кич кундыңмы, хатыны саналасың. Ул сиңа хәтта кагылмаса да. Кире кайтса, ул кызның авылда дәрәҗәсе калмый инде... Туганнары җыелып каршы алды, табыннар әзерләгәннәр иде. Мин бер атна тоташ еладым. Тик минем елаганга игътибар итүче генә булмады. Ә аннан соң түккән күз яшьләремнең очы-кырые да юктыр...  

Документларымны алырга бу районга үзем генә килдем. Егетем белән соңгы тапкыр шунда күрештек... Ул башта бу хәбәргә ышанмады, аннан күз яшьләре белән елады. «Мин сине үземнеке булырсың дип уйлаган идем», – диде. «Кал, син миңа барыбер кадерле!» – дип ялварды. Ничек калыйм?! Әти белән әнине хурлыкка калдырып, хәсрәткә салыпмы?  

Биш ел башта төп йортта яшәдек. Иремнең кияүгә чыкмаган дүрт сеңлесе бар иде. Миңа көн күрсәтмәделәр шулар... Ул чакта мине ничекләр кыерсытканнарын сөйлисем дә килми... Иремә бик озак ияләштем. Бик авырлык белән... Начар кеше булмады ул, шөкер. Ике бала үстердек – бер малай, бер кыз. Улыбыз өйләнде инде, оныкларыбыз бар. Әтисе минем белән бер сүз алышмаган килеш урлап алып кайтты. Улыбызның да өйләнүе шулайрак булды. Ул хәрби кеше безнең. Интернет аша үзебезнең шәһәрдәге бер кыз белән танышкан. Хатлар алыша-алыша шактый якынайган болар. Өйләнешү турында сөйли башладылар. «Бер күрмәгән килешме?» – дип бик аптырадым инде. Ләкин улым сорагач, ЗАГС ка гаризаны үзем илттем, югыйсә, язылышырга өлгермиләр иде. Булачак килен ул кайтканчы ак күлмәкләр алып, туй уздырырга кафе белешеп куйды. Ярый, күрешкәч бер-берсен ошаттылар, матур гына яшәп яталар. 

Ә без төрлечә яшәдек... Әйттем инде, тормыш итәр өчен начар кеше булмады ул болай. Әмма шушы егет белән битәрләп каныма шактый тоз салды. Көнләште... Бик каты елагач, минем кемемдер барын аңлаган иде шул... Ә мин ул егет турында шушы еллар буена берни дә белмәдем. Өйләнүен, өч баласы барлыгын гына дус кызым бер әйткән иде. Хәлләрен бик беләсем килсә дә, ялгышып та сорамаска тырыштым. Ә күңелдә гел йөрде ул... Күңелне бит бернишләтә алмыйсың... Үткәннәрне уйлап, еш кына сагына идем. Ирем аның аркасында тавыш чыгарган көннәрдә – бигрәк тә. Гел шулай яшь, чибәр килеш күз алдыма килә иде. Берәр җитәкче урындадыр дип уйлый идем. Районда бик дәрәҗәле кешеләр иде алар. Әнисе универмаг директоры иде – районны үз кулында тотып торучы хатын. 

Дус кызым миңа әйтеп тә тормыйча алар урамына алып китте бүген. Машина белән йорт яннарыннан уздык. Элеккеге нигезләре... Тормыш туктап калган кебек – хәтта койма да яңартылмаган бугай. Яшьлегем белән аңламаганмындыр, күрәсең, тормыш алып барырлык кеше булмаган ул. Хатыны Казанга китеп эшләп йөри ди. Өч баланы аякка бастырырга кирәк бит... Без аларга якынлашканда капкадан килеп чыкты бу. Чыкмаган булса иде!..  

Күңелдәге бушлыкны белсәгез?! Алга таба яшәп китәргә кайлардан көч алырмын, белмим... Дус кызым да ул урамга мине алып барганга соңыннан бик үкенде. Беренче мәхәббәтләр белән очрашмаска кирәк дигәннәрен ишеткәнем бар иде – дөрес икән. Хәтта читтән дә күрергә ярамый икән аларны. Инде ышандым...  

Үзем аны тыңлыйм, ә үзем теге ир-атны уйлыйм: кайчандыр өзелеп яраткан кызының янәшәдән узганын берәр ничек тойдымы икән ул бүген? Кыз дип, илледән узган ханымның... Ялгыш кына күрешкән булсалар, ул да: «Бу очрашу булмаса хәерлерәк булыр иде...» – дип уйлар идеме икән?!  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч, рэхмэт бик зур??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт бик зур ??

      Хәзер укыйлар