Логотип
Блоги

«Ашыгулар һәлакәткә илтә...»  

Күрше әбием кичә үтенеч белән кергән: «Сеңлемнең туган көне җитә, радиодан җыр тапшыртасым килә, хат язып бир әле»,  – ди.  

 

Тагын барысы да искә төште... 

...Ул җәйне Әминә апа да миннән радиодан җыр тапшыруларын сорап хат язарга үтенгән иде. Туган көне дә, бернинди юбилее да түгел иде аның. Кемнедер котларга да теләми иде. «Нәрсә дип языйм соң?» – дип аптырап соравыма, тыныч кына: 

– Үзең берәр нәрсә уйлап чыгарырсың... Яратам шул җырны. Бер тыңлыйсым килә, – диде. – Зөфәр Билалов башкаруында дип язарсың, яме... 

Нурия Измайлова сүзләренә Илһам Хисмәтуллин язган бу җырны белмәүчеләр сирәктер. «Адаштым» дип атала ул. 

 

Ашыгулар ялгышуга була, 
Ашыгырга никтер яраттым. 
Ашыгулар – урман, 
Ялгышларым – буран, 
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым. 

Ашкынулар үкенечкә була, 
Юк шул минем сабыр канатым. 
Үкенечләр – урман, 
Урманнарда – буран, 
Көлә-көлә кереп адаштым. 

Хатны мин язмадым. Әллә нигә суздым да суздым. Хәзер инде нигә язмавымның сәбәбен дә белмим. Олы кешенең ашыгыр җире юк, бер язармын әле, дип уйладыммы икән соң?! Көткәнен дә белдем, югыйсә.  

Һәм... соңардым.  

Шул көзне ул үз-үзенә кул салды. Сиксән ягына чыккан ап-ак чәчле әби... Ак яулыклы карчык... Аны элмәктә дип күз алдына китерсәм хәзер дә бөтен эчемә салкын йөгерә... 

Җеназасы өстендә күршеләре:  

– Балаларының үзен чиратка салуларын күтәрә алмады, – дип сөйләделәр. – Сыймады бит, бишесенең берсенә сыймады... 

Мин дә үземне күпмедер гаепле санадым ул чакта. Хәер, хәзер дә шулай саныйм... Әминә апаның: «Беркемгә кирәкмим», – дип эченнән үртәлеп йөргән чагы булган. Нәрсәгәдер үкенеп. Минем тарафтан кечкенә генә бер игътибар, бер җылы сүз кебек булыр иде бит бу җыр. Авыр түгел иде бит радиога ул хатны язасы...  

Өч улы, ике кызы үкендеме икән, белмим. Әмма торып-торып искә төшәдер. Тормыш теләмәсәң дә искә төшерә.  

Әминә апаның олы улы ике ел элек вафат булды. Хатыны кинәт кенә авырып алдарак бакыйлыкка күчкән иде инде. Бер ул үстерделәр. Шул бердәндер уллары, әнисе вафатыннан соң, әтисен фатирдан куып чыгарган. Шәүкәт абый сеңелләренең бакчасында торган. Тәрбиясез, кадерсез булып... Соңгы юлга да аны улы түгел, сеңелләре озаткан.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый илахи гаделлекме сон, нэрсэ кылсан, шул узенэ кайта!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэерле коннэр!Рэхмэт, Голнур,мэгьнэле язмаларын очен.Кызганыч,мондый очраклар куп.Бала чакта безнен урамда бер эби коега тошеп улде.(улынын эчеп кайтып кыйнавына тузэ алмыйча)Улынын хатыны башка йортка чыгып яшэде.Бу бэндэ эчуен ташлап гомер буе ялгызы гомер итте. Эле бу совет чорында. Э хэзер кулланучылар заманы.Бала тэрбиялэргэ кешенен вакытны юк.Мэктэпнен коче юк.Авылда да бер апанын биш баласы чиратка куйганнар.Шунда бер АПА кинэш бирэ:Эниегез берегездэ генэ торсын,калганнар кунакка алып китсеннэр.Болар шулай эшлэгэн.Бу апага рэхмэт эйткэннэр.Чыннан да ай ахырында житугэ тоенчек тойнэп тору рэхэт тугел. Менэ бит кеше кинэше нинди роль уйный кешенен язмышында.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай шул хэзерге заманда бу доньяны куабыз,кайчакта узебезнен аяк астындагы бурэнэне куриичэ абынабыз,тираж-яклар турынла суз дэ юк.Гел шуны уйлыйм,нишлэп кешенен гомере шундый кыска икэн,донья белэн чагыштырсан кеше бер ни тугел.

        • аватар

          Ilnaz Fazlutdinov

          0

          1

          Ашыгабыз шул...

          Хәзер укыйлар