Логотип
Блоги

​ «Абый урамда калды...»

Бер танышым сөйли. «Языгыз әле, башкаларга гыйбрәт, сабак булсын», – дип сөйли.


Яшь чакта, көч-гайрәтең ташып торганда, сәламәтлегең булганда гомер ничек тә уза диләр. Кинәт килгән борчуларны аяк өстендә үткәрергә дә мөмкин әле,  ишелеп килгән проблемаларны чишәргә дә, хәтта ишекләрне ябып чыгып китәргә дә. Бар нәрсәне ташлап, тормышны өр-яңадан башларга да... Юк, тормыш дигән олы юл уртасында берүзең басып калу яшьлектә алай ук куркыныч түгел ул. Ә менә картлыгыңда ялгыз калу – анысы башка.  Таянычсыз, терәксез, якыннарсыз...  

Бер танышым сөйли. «Языгыз әле, башкаларга гыйбрәт, сабак булсын», – дип сөйли.  

– Абыйны үзебезгә алып килдем менә. Авылда йорты янды... Үзе көчкә исән калган, абаланып чыгып өлгергән. Пешкән урыннары бар иде барын, әмма алай куркыныч түгел... Тәмәке төпчегеннән чыккан инде янгын. Эчкән кешенеке тагын ничек булсын?! Ерактан апа кунакка кайткач, аның янына да кайтып килгән идек. Өе ул чакта ук аяк атлап керерлек түгел иде инде. «Янып үлмәсә ярый», – дип килдем. Әйткәнем алдыма килде дә басты менә... 

Салырга ярата шул. Медицина институтының өч курсын укыган кеше ул безнең.  Башлы! Группадашларына курс эшләре язып биргән, имтиханнарда булышкан, ә алар аңа аракы белән түләгәннәр. «Шулай ияләштем», – дип үзенең сөйләгәне булды... Каядыр каравыл да тора иде. Аның өчен 120 сум алганын хәтерлим. Ул вакыт өчен зур акча! Шуның янынына 40 сум стипендияне дә кушсаң... Без ишле гаиләдә үстек, 7 бала идек. Зур акчалар тотканыбыз булмады шул.  

Өйләнде. Хатыны үзеннән 15 яшькә кечерәк иде. Өч балалары туды – бер кыз, ике малай. Хатын-кыз бик озак түзә ала бит ул, ә аннан кинәт барысын да өзәргә мөмкин. Безнең килен дә озак түзде. Әмма, әйткәнемчә, түзүнең дә чиге була бит. Аерылыштылар... Үзләренең урамында ук яшәүче өйләнмәгән бер егеткә кияүгә чыкты ул. Аңардан бер кыз та тапты. Шактыйдан булды инде бу хәлләр. Туганнарның күбесе аның гаепләде, мин – юк... Ул бик тырыш, булдыклы  хатын иде, абый өчен бик озак көрәште.  

Аларның янәшәдә, күз алдында матур гына яшәп ятулары абый өчен уңайга булмады, әлбәттә. Хәзер эчәргә сәбәп бар иде – хәсрәттән эчте.  

64 яшендә урамда калды менә... 

Улының берсе, бу хәбәрне ишетүгә, ук кебек очып кайтып җиткән. Үзенә алып китте. Ике улы да, шөкер, намазда аның... Тик абый аларда озак яши алмады. Йорт-җирләре зур түгел, өч балалары бар. Аннан бөтен уе гел салуда булган кешене кем яратсын, аңа кем түзсен инде?!  

Соңгы вакыт икенче абыйларда торды. Күптән түгел миңа шалтырата: 

– Бакчаңда эшләргә кеше кирәкмиме? – ди.  

– Аңладым мин сине, – дидем. 

Апа белән дә сөйләшеп караган икән, ул: «Юк, мин сине үземә ала алмыйм», – дигән. Аңа үпкәләп булмый, үзе дә олы яшьтә инде, яшәве дә ерак...  

Ирем, балалар белән утырып киңәшләштек. Берсе дә каршы килмәде. Малай белән барып алып кайттык. Әйберләрен җыеп, сумкасын ишек төбенә китереп куйганнар иде инде...  Нигә генә дисәң дә, килен бит инде анда. Пропискага да кертмәгәннәр. Минем балалар ансына да ризалашты. Документларын тапшырдык менә. Абый өчен җаным бер дә тыныч түгел иде, инде борчуым азрак басылды... Таныш-белешнең барысы ңа «сыендырдың» дип, абый өчен миңа рәхмәт укый. Мин алып кайтырмын – туганым бит ул, иремә рәхмәт менә. Ул «юк» дисә, берни эшли алмас идем...  

Инде икенче проблема бар. Ирем дә шешә белән дус. Икәүләп тотынсалар нишләп бетәрмен дим... Әле бакчада эшлиләр. Салпы ягына салам кыстырып, иремә гел әйтеп торам инде: «Син эчсәң дә, белеп эчәсең, туктый беләсең, ә ул –  юк. Зинһар, тотынмагыз!» – дим.  Әлегә тыныч, аллага шөкер. Пенсиясен алуга миңа бирде: «Ал, сездә яшим, сез ашатасыз бит», – ди.  

Менә шундый хәлләр... Хәзер дә укымаган китабы юк, без карамаган әллә нинди тапшырулар карый. Ә эчүдән тыела алмады... Картлык көнендә шушы хәлгә төшүенә бары үзе генә гаепле. Гаиләсе аның аркасында таркалды, ул барысын югалтты... Языгыз әле, укып һичьюгы берәү булса да үзенә сабак алмасмы...  

 

Яздым, өстемнән амәнәтне төшердем.  

Бер-берегезне саклагыз! Терсәк бик якын, әмма аны тешләп булмый – моны барыбыз да беләбез...  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Реаб центр бар бит Казан да, шунда алып барыгыз эле. Алла кушса, ботенлэй башка булып чыгар.

    Хәзер укыйлар