Логотип
Безнең йолдызлар

Юлымда – синең эзләрең...

Зәки Нуриның «Яныңа үзем барам» шигыре Вилгә аеруча ошый. Аның өчен гади шигырь генә түгел бу сүзләр. «Син яшерен йолдыз мәллә» дигән юлларын бераз үзгәртеп, йолдыз сүзен баш хәрефтән язып куйсаң, бу сүзләр егетнең гыйшкы төшкән Йолдыз исемле кызга атап язылган диярсең!

Көтмәдең, ялгыз калдырып,
Вәгъдәләр биреп киттең.
Яшәве  йөрәк яндырып,
Шуңа да бигрәк читен.

Кушымта:
Юлымда синең эзләрең,
Суымда – синең шәүлә.
Гел сине эзли күзләрем,
Син яшерен йолдыз мәллә?

Гөлләрем чәчәк аттылар,
Синең гөл кызыл яна.
Бер йолдыз булып атылам –
Яныңа үзем барам.

Көтмәдең, ялгыз калдырып,
Вәгъдәләр биреп киттең.
Яшәве йөрәк яндырып,
Шуңа да бигрәк читен.

Мәйдан гөрли... Сабантуйның абсолют батырын билгеләмичә өйгә кайту юк бүген! Татарстан беренчелеге, Муса Җәлил турниры җиңүчесе, бик күп Сабантуйлар батыры – Вил Усманов көрәшә бит мәйданда! Озак тартыша егетләр, икесе дә нык арыдылар, билләренә сөлге дә күптән бәйләнгән... Ләкин өстенлекне берсе дә ала алмый. Ах, эләкте бит! Вил көндәшенең алымын үз файдасына кулланып, аны аркасына әйләндереп сала. «Чиста! Чиста-а-а!» – дип, утырган урыннарыннан сикереп тора җан атучы тамашачылар. Хөкемдар уң кулын өскә күтәреп, уч төбен ачып күрсәтә. Чиста җиңү! Сабантуйның абсолют батыры – Вил Усманов! 
Халык алкышлый, сызгыра. Бер белмәгән апалар, картлар килеп кулын кыса, котлыйлар, егетләр, күтәреп, күккә чөяләр. Батырны олылау, тәбрикләү гадәте шундый. Алай гына да җибәрмиләр әле. Вилне җырлатмыйча Сабантуй тәмамланмый. Һәрвакыт шулай. Хәлдән тайганчы көрәшкән батыр, сәхнәгә менеп, микрофонны кулына ала. «Әйдәгез, бергәләп!» – дип башлап та җибәрә. Әйтеп торасы бармы соң!  Бөтен мәйдан кушылып җырлый:
Юлымда синең эзләрең,
Суымда – синең шәүлә.
Гел сине эзли күзләрем,
Син яшерен йолдыз мәллә?
Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк булып үсә Вил. Башкача мөмкин дә булмагандыр. Әтисе ягыннан кайсы абыйсын гына алсаң да, һәммәсе диярлек баянда, гармунда уйныйлар. Гармун серләренә Вилне кулыннан тотып өйрәтүче булмый авылда. Әтисе Нургали абыйның Сабантуйда көрәшеп алган гармунында үзе уйнарга  өйрәнә. Менә шулай гомере буе гармун белән сөлге – сәнгать белән көрәшне тигез алып бара ул. Бу шөгыльләренең бер-берсенә ничек каршы килгәннәрен музыка училищесында гына аңлый. Ләкин көрәш ул гади спорт кына түгел. Юкка гына «көрәш чире» дип йөртмиләр инде аны ата-бабалар. Тимер күтәреп беләк, күкрәк мускулларын ныгытканда, тавыш көченә зыян килүен остазлары соңрак аңлата Вилгә. 

Тик әлегә 1988 ел, Вилгә нибары 20 яшь. Баулының спорт комплексында татар-башкорт көрәше буенча – тренер, мәдәният йортында баянчы булып эшләп йөргән еллары. «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан шигырьләрне аеруча яратып укый егет. Ошаганнарын  көйгә салып, җырлар иҗат итә башлый. Малайларга көрәш серләрен өйрәтеп, мәдәният йортына эшкә килеп, кайвакыт төннәр буе гармунда уйнап, моңланып чыга.

Зәки Нуриның «Яныңа үзем барам» шигыре Вилгә аеруча ошый. Аның өчен гади шигырь генә түгел бу сүзләр. «Син яшерен йолдыз мәллә» дигән юлларын бераз үзгәртеп, йолдыз сүзен баш хәрефтән язып куйсаң, бу сүзләр егетнең гыйшкы төшкән Йолдыз исемле кызга атап язылган диярсең! Мәхәббәткә мәдхия итеп әнә шундый җыр иҗат итә дәртле йөрәк. Исемен дә шигырьдәгечә калдырмый – «Син яшерен йолдыз мәллә» дип, үзләре – ике гашыйк аңларлык итеп куя. Мәдәният йортында сәбәп чыкмый калмый, ел дәвамында әллә ничә концерт оештырырга туры килә. Яшь җырчы, үзешчән композитор башкарган бу җырны тамашачы ратып кабул итә.

Вил Усмановның җыры әнә шулай үзешчән сәнгать үрнәге генә булып та калыр иде бәлки. 23 яшендә музыка училищесына укырга керү теләге белән  егет Казанга китә. Музыка мәктәбе белеме булмаса да, бәхетен сынап карамакчы була. Иҗат итә, көйләр яза бит, бәлки... Имтихан вакытында Вилне тыңлап карыйлар: чынлап та, матур уйный, ошаталар. Ләкин, ни кызганыч, көйләре шәп килеп чыкса да, ноталарны укый белми Вил. Авылда эштән бушаган вакытта, төннәр буе уйнап өйрәнү генә җитми икән укырга керер өчен. Әле анысы өчен дә эләгә иде әтисеннән: «Утырма гармун тотып, чыгып эш эшлә!» – дип, ничә ачулангандыр улын... Ләкин Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мөгаллимә Резеда Газиз кызы Сабитовская теләктәшлеге белән  егетне музыка теориясе бүлегенә укырга алырга булалар. 

Дәресләрнең күбесе фортепианода уйнауга корылган. Яшь кенә үсмер егет-кызлар дәресләрне су урынына эчәләр. Ә Вил уйный белми, тәҗрибәсе юк. Беренче дәрестә укытучы янына фортепиано артына барып утыра Вил. «Йә, нәрсә уйныйбыз?» – дип сорый укытучы. «Белмим», – дип җавап кайтара егет. «Ничек инде белмисең, кая, бармакларыңны күрсәт әле!» – дип гаҗәпләнә укытучы. Вил клавишалар өстенә сөлге тотып ныгыган юан бармаклы кулларын куюга, укытучы «И Ходаем!» – дип йөзен каплый... 

Бер елда музыка мәктәбенең дүрт сыйныфлык белемен үзләштерергә туры килә Вилгә. Ләкин моның өстенә училище программасы да бар бит әле. Анысы көннән-көн кыенлаша.  «Ел ярым интеккәнән соң, училищеда укудан азат итүләрен сорап, Сабитовская исеменә гариза яздым. Ләкин укытучы аңа кул куймады. Мине вокал бүлегенә күчереп, укуны тәмамларга мөмкинлек бирде», – дип, рәхмәт сүзләре белән искә ала композитор.
Тамашачы күңеленә хуш килгән җыр өчен шәһәрдә яңа офыклар ачыла. Ә Йолдыз белән Вилнең юллары икесе ике якка аерылып, аралар өзелә. Мәхәббәт хисләре яшьлекнең якты истәлеге булып кала... Җырны исә яшәтергә кирәк! 

Казанга килгәч, Вил Вадим Усмановның тавыш яздыру студиясенә җырга аранжировка эшләтергә бара. Җаен китереп, Вадим Усманов бу җырны Зәйнәб Фәрхетдиновага күрсәтә. Җырчының танылып килгән еллары. «Син яшерен йолдыз мәллә» җыры Зәйнәбнең күңеленә хуш килә. Әнә шулай Вилнең йөрәк җырын Зәйнәб Фәрхетдинова зур сәхнәгә алып чыга. Җыр  шундук халык күңеленә үтеп керә. Соңрак Вил Усманов Россия буйлап гастрольләрдә үзе йөргәндә «Син яшерен йолдыз мәллә» җырының никадәр халыкчан булуын күреп, үзе дә гаҗәпләнә. Кая гына башкарса да, бөтен зал кушылып җырлап утыра! Композитор өчен бу иң зур куаныч. Халык кабул иткән, димәк.  

«Син яшерен йолдыз мәллә» җырыннан башка концертлары гына түгел, бер генә Сабан туе да узмый Вилнең. Көрәшергә дип килсә, җырлаталар, җырларга дип килсә, көрәштерә торган булалар аны. 

– «Син яшерен йолдыз мәллә» җырын хәзер Марат һәм Линара Галимовлар башкара.  Яшь башкаручылар җырга яңа аранжировка ясап, яңа сулыш бирделәр, җырның гомерен тагын да озайттылар. Аны тыңлап, яшьләр миңа рәхмәт әйтеп язалар хәзер: «Вил абый, шундый матур җыр иҗат иткәнсең», – диләр. Әйе, 33 ел элек инде, дим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар