Йөрәк өянәге якынлашуның 8 билгесе

Куллар ою
Ул берничә минут була да уза. Шуңа күрә аңа артык игътибар бирмибез. Еш кына дөрес ятмаганмын яки артык нык эшләгәнмен дип кенә уйлап куябыз. Куллар ою, хәлсезләнү, чәнчешү (бигрәк тә сул кул) – йөрәк өянәге башлануның беренче билгеләре. Үзегездә яки якыннарыгызда игътибар итәсез икән, кичекмәстән табибка электрокардиограмма ясатырга мөрәҗәгать итегез.
Теш авыртуы
Авырту бер урында гына түгел, бөтен казна буйлап йөгерә. Кардиологлар билгеләп үткәнчә, бу йөрәк өянәгенең «чагылышы». Теш авыртып та, стамотолог сәбәбен таба алмый икән, кардиологка барыгыз.
Күңел болгану һәм косу
Йөрәк өянәге уздырган һәр хатын-кыз эч авыртуы, күңел болганганлыгын, хәтта өянәк булырга берничә көн кала косканнарын әйткәннәр. Шул ук вакытта бу билге инфаркт булган ир-атларның һәр икенчесендә генә.
Тын алу авырлашу
Артерияләр блокадаланган, йөрәк һәм башка мөһим органнар кислородны кирәкле күләмдә ала алмый. Нәтиҗәдә һава җитми кебек. Моннан кала инфаркт йөрәккә канны куарга ирек бирми, шуңа күрә үпкәдә сыекча җыела башларга мөмкин. Теләсә кайсы очракта, һава җитми башлый, сулыш алу авырлаша икән, әлеге өянәкләр бик тиз узып китүгә карамастан, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу бик җитди билге, аны игътибарсыз калдырмагыз.
Хәлсезлек
Без барыбыз да алҗыйбыз. Ләкин гадәтләнгән көнкүреш эшләрне башкарганда да арый башлыйсыз икән, сак булыгыз. Аның йөрәк өянәге билгесе булырга мөмкинлеген онытмагыз. Инфаркт кичергән хатын-кызлар хәтта урын җыйганда арыганлыкларын әйткәннәр. Бу – йөрәгегезнең сездән ярдәм соравы.
Арка авырту
Кайчакта бу якынлашып килүче инфаркт турындагы бердән-бер билге булырга мөмкин. Бигрәктә ике калак сөяге арасындагы нык авыртуга игътибарлы булу зарур.
Күкрәктә сәер авырту
«Күкрәк кысыла, анда бер җәнлек менеп утырганда һич төшәргә теләмәгән кебек», – дип тасвирлыйлар йөрәк өянәге кичергәннәр. Әлеге тойгы барлыкка килгәнче башка билгеләрне дә сизәсез икән (кул ою, күңел болгану, йә арка авырту), кичекмәстән, табиб чакыртыгыз.
Грипп билгеләре
Тән авырту, күңел болгану, хәлсезлек – болар барысы да грипп билгеләренә охшаган. Тик сез 55 яшьтән өлкәнрәк һәм моңа кадәр йөрәк белән проблемагыз булган икән, кардиологка мөрәҗәгать итегез. Хатын-кыз инфаркты мәкерле һәм кайчак грипп битлеге кия!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.