Логотип
Сәламәтлек

Яшь калыйм дисәң...

Теләсә нинди терек җисем таркалуны яңару җиңеп барган чакта гына яши ала. Шушы тигезлек бетеп китсә, җисем әкренләп «сүнә» башлый. Чынында, бөтен тигезлек әчетү-тергезү реакцияләренең балансына бәйле. Әмма әчетү реакциясе тизрәк үтә, чөнки ул энергия бүлеп чыгару белән бара. Ә тергезү реакциясе үзе энергия таләп итә. Җимерү һәрчак җиңелрәк бит ул. Димәк, авыруны җиңү, шул рәвешле гомерне озынайту өчен җисемнең энергиясен арттырырга кирәк. Моның өчен антиоксидантлар бар. Әчетүне һәм таркалу, картаю процессын көчәйтә торган ирекле радикалларга каршы шулар көрәшә дә инде. Безнең сәламәтлек сагында тора торган яшерен «көчләр» турында сөйләшеп алырбыз.

Инсулинны тәртиптә тоту


Альфа-липой кислотасы (АПК), суда яки майлы мохиттә эри торган башка кислоталардан аермалы буларак, бик универсаль яки тиз эрүчән. Ул ирекле радикалларны орга­низм­ның теләсә кайсы җирендә юк итә ала. АПК теләсә кайсы күзәнәккә, хәтта баш миендәге күзәнәкләргә дә үтеп керә ала. Ә аның төп тәэсир итү кыры исә – нерв чир­ләре, бигрәк тә диабетка бәйле нейропатия. Бу хасталык аяк авыртулар һәм аларның сизгерлеге кимү рәве­шендә чагыла. Канда глюкоза күбәйгәндә нерв күзәнәкләрен ирекле радикаллар зарарлау сәбәпле килеп чыккан бу хасталыкны дәвала­ганда да липой кислотасының антиоксидант үзлекләре диабетлы кешеләрнең беренче ярдәмчесе.

Гәрчә липой кислотасын кешенең үз күзәнәкләре җитештерә алса да, без аны ризыктан — шпинаттан, иттән, бавырдан, чүпрәдән алабыз. 


Күзәнәкләрдәге яшьлек

Коэнзим Q10 матдәсе бавырда ясала. Тик менә утыз яшьтән соң аның микъдары кими башлый. Һәм 70-80 яшь­ләргә сабый баланыкы кадәр генә кала. Ә бит ул өлкән яшьтә дә бик кирәк. Чөнки ул җитәрлек микъдарда булган чагында атеросклероз, йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония баш калкытмый тора. Безнең организмда коэнзим микъдары нормадагының 75 проценты кадәр генә калса, без авырый башлыйбыз икән. Ул бигрәк тә симез кешеләргә файдалы, чөнки артык майны энергиягә әйләндерә. Шулай ук битне шомарта, тирене яхшырта.
Иттә, сөттә, сояда, күкәйдә, балыкта, шпинатта, арахиста, җиләк-җимештә бар. Тик ризык аша кеше норманың бик азын гына ала. Нибары — 5-15 миллиграмм, ә кимендә 30 миллиграмм кирәк.


Баш мие өчен азык

Дозагексин кислотасы озак яшәү өчен гаять тә кирәкле майлардан санала. Ул нерв күзәнәкләренең яңарышын тәэмин итә, хәтерне яхшырта, зиһенне көчәйтә. Баш миенә җиңел үтеп керә торган дозагексин кислотасы Паркинсон авыруын кисәтү, инсультны булдырмау өчен кирәкле күзәнәкләрнең үсешен тоткарлый. Ул шулай ук баш мие формалашу һәм акыл үсеше өчен кирәкле, балаларның зиһен үсешен яхшырту өчен зарур матдә булып тора.


Организм дозагексин кислотасын башка майлы кислоталардан тартып алырга сәләтле. Ләкин бу гына әз. Шуңа күрә сельдь, скумбрия, форель кебек балыкларны яратыгыз.

 

Вируслардан саклану


Яшьлекне озынайту өчен селен матдәсе бик кирәк. Чөнки ул һәртөрле яман шешләрнең үсешен тоткарлый, хәтта СПИДка каршы тору сәләтен арттыра. Ул шулай ук зарарланган күзәнәкләрне яңарта, иммунитетны ныгыта, вирусларга, зарарлы бактерияләргә каршы торучанлыкны көчәйтә. Тән тиресе, тырнаклар, чәчләр тәртиптә булсын өчен дә селен кирәк. Бигрәк тә ул нервларны ныгыту хасиятенә ия: гасабилыкны киметә, кәефне яхшырта.


Яши-яши организмда селен микъдары кими. Шуңа күрә аны аптекадан алып эчәргә яки селенга бай ризык ашарга киңәш итәбез. Көнбагышта, иттә, тунец балыгында, кылыч балыкта, сарымсакта селен күп. Бигрәк тә бразилия чикләвеге селенга бай. Бер данә чикләвектә селенның бер көнлек дозасы бар.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар