Логотип
Сәламәтлек

Витамин модасы

Яшь, чибәр, энергияле, көчле булырга теләүчеләр саны арта бара. Табибларның эштән бушап торганы булмаса да, бүген модада – сәламәт яшәү рәвеше. Күпләр моңа ирешүнең иң җиңел юлы – витаминнар куллану дип саный. 

 

 

 

Яшь, чибәр, энергияле, көчле булырга теләүчеләр саны арта бара. Табибларның эштән бушап торганы булмаса да, бүген модада – сәламәт яшәү рәвеше. Күпләр моңа ирешүнең иң җиңел юлы – витаминнар куллану дип саный. 

 

А, В, С, D... 

Башаяк белән витаминнар дөньясына кереп чумдым. Халәтем шундый иде... Ә интернет киңлекләрендә тиз арада сәламәтләнергә булышучы, стресс, депрессияләрдән тартып чыгаручы нинди генә витамин комплекслары, БАДлар хакында язмыйлар! Кая караган мин моңарчы?! Проблемаларны шулай чит илдән кайтарылган микроэлементлар кулланып җиңел генә хәл итеп булганда, бер ай алдан язылып, аннан су буе чиратта утырып нишләп табибларга йөрелгәндер?! Аш бүлмәсендәге шкафның киштәсендә витамин савытлары күзгә күренеп арта башлаган иде, танышымнан хәбәр килеп төште: «Витаминнар эчәр алдыннан кайсы табиб белән киңәшергә кирәк икән ул?» Киңәшергә? Белмим... Витамин дару түгел лә... Мин күпләр кебек үк барысын да башкаларның тәҗрибәсенә таянып хәл иттем... 

Ул кичне уйлана, фикерли торгач, үзем дә сизмәстән А, В, С, D дөньясы белән артык мавыгып китүемне аңладым. Әле ярый артык дозаларда кулланып, сәламәтлеккә зыян салырга өлгермәгәнен... 

Витаминнар хикмәте 

«Вита» сүзенең латинчадан «тормыш» дип тәрҗемә ителүе юкка гына түгелдер. Безнең организм витаминнардан башка яши алмый. Кайбер витаминнарны организм үзе синтезлый, ә кайберләре ризык белән керә. Тарихтан билгеле, күп еллар элек С, В1, В3, D, фосфор, кальций җитмәгәнлектән килеп чыккан цинга, пеллагра, рахит авыруларыннан кырылган халык. Акрынлап витаминнарның мөһимлеген аңлый, өйрәнә һәм җитештерә дә башлаганнар. Ә хәзер табиблар кирәкме-юкмы икәнлеген ачыкламыйча, тикшеренмичә учлап витамин ашаучылар белән көрәшә. 

Витамин эчү модасы XX гасырның җитмешенче елларында башлана. Биохимия атасы, Нобель премиясе иясе Лайнус Полинг «С витамины һәм салкын тию» дигән китап чыгара. Ул анда тәүлеккә 3000 мг С витамины кулланырга кирәклеге турында яза. (Тәүлеклек норма 30 тапкырга кимрәк.) Бу галим витаминның дәвалау көченә шундый ышана, ул аны хәтта СПИД, яман шеш белән авыручыларга да тәкъдим итә. Ә үзе көнгә 18000 мг С витамины куллана һәм 93 яшенә кадәр яши. Яман шеш авыруыннан вафат була. Соңрак башка галимнәр салкын тигәндә дә, яман шеш авыруларына каршы да С витаминын артык кулланудан әллә ни файда булмаганын исбатлый. 

Америкада әле һаман да витаминнарны гипердозада эчәргә яраталар. Күбрәк булган саен, әйбәтрәк, имеш. Әйе, көчле витаминнарның файдасы юк түгелдер. Әмма моның сәламәт күренеш түгел икәнлеген дә белеп тору кирәк. Язмамның башында витаминнарны табиб белән киңәшеп кенә кулланырга кирәк дигән фикер узган иде. Игътибар итәсездер, бүген социаль челтәрләрдә үзләрен диетолог, нутрициолог дип атап, актив рәвештә туклану, витаминнар эчү буенча төрле курслар, марафоннар оештыручылар күбәйде. Коллаген тәкъдим итүчеләрнең генә дә исәп-хисабы юк! Барысы да аның файдасы турында гына сөйли. Сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин булган яклары турында язарга әллә иренәләр, әллә... Сәламәтлекне кайгырту кебек бик җаваплы эшкә алынасыз икән, табибның да сыналганына, тәҗрибәлесенә тукталырга тырышырга кирәк. Бу уңайдан журналыбыз сайтында эксперт буларак киңәшләр бирүче табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһанова фикере: 

– Медицина белемен раслаучы дипломы булмаган нутрициологларның кешегә ниндидер препаратлар билгеләргә хакы юк. Нутрициолог ул – дөрес итеп тукланырга өйрәтүче белгеч. Табиб-нутрициологлар гына кешенең физиологиясен белеп, организмдагы үзенчәлекләргә карап, кирәкле витаминнарны билгели ала. Витаминнарны кулланыр алдыннан һәрвакыт кан анализы аша үзеңә кайсысы җитешмәгәнне ачыкларга киңәш итәр идем. Беренче эш итеп, ферритин, аксымның үзләштерелүен, кандагы шикәрне, калкансыман биз эшчәнлеген, В12, цинк, селен, бакыр, кальцийны тикшертеп карарга була. Безнең сәламәтлек нинди ризыклар кабул итүебезгә дә бәйле. Шуңа күрә беренче чиратта туклануны җайга салырга, зыян китерүче продуктлардан арынырга кирәк. Организмга һәрвакыт витаминнар кирәк булуы бәхәссез. Миннән кайвакыт витамин кулланып кына авырулардан дәваланып буламы, дип сорыйлар. Барысы да авыруның нинди булуына, организм үзенчәлекләренә карап хәл ителә. Күптән түгел генә гипотиреоз диагнозы куелган бер кыз мөрәҗәгать итте. Анализлар биргәннән соң, организмына селен һәм йод җитмәгәнен ачыкладык. Кирәкле витаминнарны билгеләдек, ашауны җайладык, һәм берникадәр вакыттан соң барысы да үз урынына кайтты, гормоннар кулланып торырга туры килмәде. Берәүнең бите бетчәләгән иде. Күпме генә тырышсам да, котыла алмыйм, дип килде ул. Бу очракта организмга цинк витамины җитешмәгәнлеге ачыкланды. Цинк кабул итә башлагач, бит тиресе чистарып, матураеп китте. Әмма, минемчә, бөтен эш витаминнарда гына түгел. Куанычлы нәтиҗәгә ирешер өчен һәрвакыт комплекслы эш алып барырга кирәк. Табиб билгеләгән витаминнарны да эчегез, физик күнегүләр турында да онытмагыз. 

Яшьлектә калучылар 

Алсу исемле бер танышымның һәр иртәсе хлорофил яки лимонлы су эчүдән башлана. Аннан – сулыш гимнастикасы, 20 минут – медитация. Иртәнге ашы – йомырка тәбәсе белән ярты авокадо яки кокос сөте һәм суперфудлар кушылган җиләкле смузи. Һәм, әлбәттә, бер порция витаминнар! Алар төгәл бүленеп куелган: баш мие эшчәнлеге өчен микроэлементлар, спирулин, бакопа, магний, куркума, бетулин... Алсу кебекләрне биохакерлар дип атыйлар. Максатлары – табигать законнарын урап узу, картаймаска тырышу. Мондый принцип белән яшәүчеләргә төрле витаминнарга, дөрес туклану өчен кулланыла торган ризыкларга, тренировкаларга бик күп акча тотарга туры килә. Әмма алар арасында да берникадәр вакыттан соң гадәти тормышка әйләнеп кайтучылар еш очрый икән. Табигать үзен алдарга ирек бирми ул... 

Безнең организм үзенә кирәкле витаминнарны табигый юл белән – ризыктан алырга җайлашкан, әлбәттә. Бүгенге шартларда химия кушып үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ашаудан нинди файда булсын, дип бәхәскә дә керер кайберәүләр. Җиләк-җимешләрдә витамин составының шактый кимүе турында сөйли белгечләр. Авыл хуҗалыгы өчен сыйфат түгел, күләм мөһим шул. Кырлар ашлама белән туклана, без – шул кырларда үскән икмәк белән... Базарларда күзне кызыктырып ялтырап яткан яшелчәләрне безнең өстәлләргә бозмыйча алып кайтып җиткерү өчен җитештерүчеләргә аларны өлгермәгән килеш өзеп алырга, махсус препаратлар ярдәмендә «үстереп» бетерергә туры килә... Бар өмет дәү әниләребез бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчәдә буламы инде?! 

Витаминлы балачак 

Ватсабымда чит илдән витаминнар заказ бирүче кызлар теркәлгән төркем бар. Андагы әниләрнең активлыгын белсәгез! Кайдан шулкадәр мәгълүматны туплап, укып, истә калдырып бетерәләр диген. Чып-чын консилиум анда! Табибларның балаларга һәрвакыт игътибары җитеп бетмәү сәбәплеме икән, бу заманда һәр әнигә күп укырга, белешергә, бераз гына педиатр да булырга туры килә, нишләтәсең! Менә шул төркемдә әниләр еш кына балаларына D һәм омега, төрле мультивитаминнарга заказ бирә. Моны табиб кушканга карап түгел, «без кулландык, файдасы бар» дигән чит киңәшләрне тыңлап сайлауларына игътибар итәм. Үземнән беләм, балалар табибына баргач, витаминнар темасына сөйләшү бик кыска була, гадәттә. 

– D витамины эчәсезме? 

– Эчәбез! 

Күпме микъдарда, ничек кирәк, кызыксынып торыш юк, барысы да – дару кабына язылганча. Нелли Сеидова ике дистә елга якын балалар табибы булып эшли. Һәр көне балалар һәм әниләр белән аралашып уза. Балаларга кагылышлы витаминнар турында аның белән дә сөйләшәбез. «Дөрес сайланып кабул иткән витаминнар матдәләр алмашы процессында катнаша, иммунитетны ныгыта. Бездә кояшлы көннәр аз, шуңа күрә табиб билгеләмәсә дә, профилактика өчен Д витаминын һәр балага эчерергә киңәш итәм. Әлбәттә, иң дөресе – кирәкле витаминнарны анализ биреп, табибтан билгеләтү. Кайвакыт бала еш авырый башлый, тырнаклары кителә, хәлсезләнә. Анализлар бала сәламәтлегендә башка тайпылышлар күрсәтмәсә, аларга витаминнар комплексы бирергә кирәк. Бала да, әни кеше үзе дә ризыктан гына кирәкле дәрәҗәдә файдалы элементлар алып бетерә алмый. Язгы, көзге һәм кышкы чорда балага витаминнар бирү комачауламый», – дигән фикердә ул. 

Онлайн витаминнар 

Нигә витаминнарны чит илдән заказ биреп кайтартырга тырышабыз? Барлык витамин бергә җыелган комплекслар сайтта арзанрак та чыга, сайлавы да җайлы, кирәк икән өйгә кадәр китереп тә бирәләр. Бездә очрамаганнары да бар. Ә ник аларда витаминнар белән сәүдә итү шулай алга киткән? 

Халкын сыйфатлы ризык белән туендыра алмау сәбәпле, Америка планетада беренче булып витамин җитештерә башлый. Россиядә исә 
витаминнар һәм БАДларның дозасын билгеләү буенча көчле контроль куелган. Югары дозадагы витаминнар дару сыйфатында сертификацияләнгән булырга һәм табиб рецепты белән генә бирелергә тиеш. Ә аларда илдә дару, витаминнар кабул итү буенча җаваплылык сатып алучылар өстендә. Бәлки Америкада ел саен 60 меңләп кешенең артык витамин кулланып, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүе яки кайбер витаминнар аркасында яман шеш авыруларының арту факты да шуның белән бәйледер?! Без дә алар юлыннан китмәсәк иде. 

Витаминнарны кулга төшерү җайлы булса да, аларның барысын бергә эчәргә ярамаганлыгын да белеп торырга кирәк, ди белгечләр. Мисал өчен, А һәм D витамины бер-берсен нейтральләштерә, В2 һәм С витаминнары да бер-берсе белән туры килми, Е витаминын D белән эчмиләр. Тимер кулланганда каһвә һәм кара чәй эчмәскә тырышалар. Авырлы вакытта организмда А витамины артып китсә – балада анемия авыруы килеп чыгу куркынычы бар. С витаминын артык кулланганнан соң, гиповитаминоз килеп чыгарга мөмкин... Сизәсезме, витамин эчүнең аерым бер фән икәнен? 

...Минем киштәдә дә матур савытлы витаминнар кими башлады. Анализлар биргәннән соң, шактыеның бөтенләй кирәк булмаганлыгы ачыкланды. Башка юлдан киттем – «дөрес тәлинкә» кагыйдәсе буенча тукланам хәзер. Тәлинкәнең яртысын яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, бер чиреген озак эшкәртелә торган углеводлар, икенче чиреген аксымга бай ризыклар (балык, ак ит, кузаклылар) белән тутырасың да тыныч күңел белән өстәл артына утырасың. Иң дөрес туклану – ризыкны төрләндереп ашау, ди диетологлар. Парда пешкән яшелчәләр, яшел тәмләткеч үләннәр... Помидор, кыярда – клетчатка, сырда – калий, кальций, ипидә – В1 витамин группасы, иттә – тимер, балыкта омега, D витаминнары елмаеп тора әнә. Барысы да үзебезнең сый! 

 

Ленар КАШАПОВ, табиб-кардиолог, терапевт, «Сөембикә» журналы сайты эксперты: 

 

Чыннан да, витаминнар безнең организм өчен иң кирәкле элементлар. Бүгенге көндә аларның ниндие генә юк: хатын-кызларга, бала көтүче әниләргә, ир-атларга, олы яшьтәге кешеләргә... Эш шунда, тәкъдим ителгән витаминнарның барысы да безгә ярдәм итәме, витамин запасын тутырамы? Иң беренче чиратта, витаминнарның ничек ясалганына игътибар итәргә кирәк. Мисал өчен, организм синтетик витаминнарның 10% гына куллана дип әйтергә була. Табигый чималдан ясалганнарының файдасы күбрәк. Әгәр без дөрес тукланабыз, өстәлебездә һәрвакыт җиләк-җимеш (яңа өлгергәннәре), яшелчә, ит, диңгез ризыклары икән, поливитаминнар комплексының кирәге дә юк, дияр идем. Авыл кешесе табигатькә якын яши, аларга витамин эчәргә кирәкми дигән фикер белән килешмим. Кайбер авыруларны читләтеп үтәр өчен табиб билгеләгән очракта, һәркемгә файдалы ул. Иң мөһиме: табиб белән киңәшергә онытмагыз!    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар