Логотип
Сәламәтлек

​Төнге йокы хакында 5 популяр миф



 Төнге йокының тормышның бар өлкәсенә тәэсирен галимнәр күптән раслады инде. Һәрберебез сыйфатлы йокының мөһимлеген аңлый. Ләкин аның тирәсендә бик күп мифлар йөри. Ачыклык кертик.  

 

1. Кеше кимендә сигез сәгать йокларга тиеш 

Бу стандарт киңәш, ләкин билгеле бер кешенең үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Йокыга ихтыяҗ генетика белән билгеләнә, шуңа күрә ул шәхси хәл ителә. Йокы ике төрле система белән идарә ителә. Беренчесе – циркадлы, ягъни шартлы рәвештә көн белән төн алышыну белән билгеләнгән 24 сәгатьле биологик ритм. Ләкин кайберәүләрнең «сәгатьләре» башкачарак эшли. Икенче система – йокыга гомеостатик ихтыяҗ. Ул кеше озак йокламаганда арта. Шул рәвешл, гомум киңәшне тоту бик авыр.  

2. Алты сәгать йоклау да җитә 

 Кеше аз йоклап та канәгатьлек алу турында тагын бер  миф. Андый кешеләр бөтен халыкның 5 процентын гына тәшкил итә. Проблема шунда, кайберәүләр миңа аз йокы да җитә, дип, үзләрен алдый. Ә кирәгенчә йокламау  нәтиҗәлелекне күпкә киметә. 

3. Өлкәнәйгән саен, кеше азрак йоклый 

Бу дөрес фикер түгел. Йокыга ихтыяҗ яшүсмерлек чорында билгеләнә һәм гомер буена бер тапкыр да үзгәрми диярлек. Дөрес, йокысызлык барлыкка килергә мөмкин. Моннан кала, яшь барган саен, көн уртасында ял итеп алу кирәк була башлый, чөнки биологик ритм тәэсире кими.  

4. Аз йокларга өйрәнеп була 

Һәр кешенең үз тормыш ритмы, ләкин йокыга ихтыяҗны «күнектереп» булмый. Организм 8 сәгать йокы таләп итә икән, бернинди күнегүләр белән дә аны азайтырга мөмкин түгел. Йокы сәламәтлек, эмоциональ баланс һәм танып белү сәләте өчен бик мөһим. Шуңа күрә организмыгыз күпме тели, шуның кадәр йокларга тырышыгыз.  

5. Ялларда йокыны туйдырып була 

Беркем бәхәсләшми, ял итеп була. Тик ялларда озак йоклау тормыш режимын боза, ә эшчәнлек ахырга кадәр тернәкләнеп бетми. Һәм иң авыры: дүшәмбегә каршы төндә озак йоклый алмый яту, алдагы бер атнаны, гомумән, бозарга мөмкин. Шуңа күрә ялларда озак йокламау хәерле. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чтобы деревня кормила и процветала надо строить дорогу до каждой деревни,это самое главное,многие бы оставались в своей родной деревне,если бы можно было легко добираться до "цивилизации"!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юлларда гына булса иде хикмэт... Авылда яшьлэргэ эш юк. Уз эшен башларга телэучегэ дэулэт бик саранлашып бирэ кредитын. документы артыннан тагы купме чабасы, кредит алсан, отчетын атлаган саен сорыйлар. Кыскасы , экияттэге кебек: томшыгын алса койрыгы ябыша, койрыгын алса томшыгы ябыша... и т.д.

      Хәзер укыйлар