Сөялдән котылып буламы?

Үкчәдә, аяк табанында, терсәктә һәм уч төбендә тиренең Мөгезсыман булып калынаюын, ягъни сөял чыгуны — косметик җитешсезлек дип атыйлар. Сөялдән дәвалау өчен дарулар юк дәрәҗәсендә, шунлыктан халык арасында дару үләннәре киң кулланыла. Тиренең зарарланган өлешен 20 минут чамасы кайнар сабын күбегендә тотарга киңәш итәбез. Йомшарган мөгезсыман катлам сак кына кубарыла, тирегә, кибә төшкәч, атланмай яки крем сөртелә. Бу ысул ярдәм итмәгән очракта, түбәндәге үләннәрнең берәрсе белән дәвалану дәвам ителә.
ЧОРМАВЫК (ПЛЮЩ). 1-2 аш кашыгы өзеп кенә алынган яки 7-10 аш кашыгы киптерелгән үлән ярты литр суда 10 минут кайнатыла. Суын сөзгәннән соң, кайнар яфраклар кытыршы урынга ягыла, 20-30 минут үткәч юып алына, тиренең йомшарган өлешеп кисеп алырга кирәк һәм ул урынга зәйтүн, көнбагыш майлары яки атланмай сөртәләр.
ТУЗГАНАК, һәр көн саен бу үләннән сыгып алынган су белән ышкыган очракта сөял бетәргә мөмкин.
КАНЛЫ ҮЛӘН (ЧИСТОТЕЛ). Бу үлән халык медицинасында сөялне, бетчәне һәм төрле тапларны бетерүче буларак кулланыла.
БАШЛЫ СУГАН. Пешкән кайнар суган яки яшел кыяктан төеп ясалган боткасыман измә сөялгә ягыла һәм сәламәт тире зарарланмасын өчен бәйләп куела. Берничә сәгатьтән соң аякны кайнар суга тыгып, мөгезсыман тире катламын сак кына кискәләп алырга киңәш ителә. Бу процедура савыгып беткәнче көнгә икешәр мәртәбә ясала.
САРЫМСАК. Сарымсак вакланып, бергә-бер исәбеннән дуңгызның эч мае белән яхшылап болгатыла. Сөялгә көн дә шул измә сөртелә.
ПОМИДОР. Сөялле урынга помидор яисә томат-пюре сөртәләр. Помидор шулай ук аяк бармаклары арасындагы гөмбә авыруын да дәвалый.
ГРЕЙПФРУТ. Терсәк, тез һәм уч төбендәге сөялләрне грейпфрут кабыгы белән ышкырга һәм кабыкны лейкопластырь белән ябыштырып куярга. мөмкин. Егерме минуттан йомшарган тире күбек таш (пемза) белән алына. Җылы еу белән югач, зәйтүн, көнбагыш майлары яки атланмай сөртегез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.