Логотип
Сәламәтлек

Столбняк. Кечкенә яраның зур нәтиҗәсе

Безнең күбебез аяк-куллардагы тырналган-киселгән яраларга хәвеф чыганагы итеп карамый. Ә бит менә шул бәләкәй генә яра аркасында балада үтә куркыныч чир –  столбняк башланырга мөмкин. Әлеге чир хакында Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Илсөя ФАЗЫЛҖАНОВА белән сөйләшәбез.

Җәйне кайсыбыз гына яратмый икән?! Бигрәк тә балалар куана. Аларны табигать, саф һава, елга-күлләр,  җиләкле болыннар көтә. Балаларыбызның табигатьтә кичергән рәхәт мизгелләре күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен, әти-әниләрдән икеләтә игътибарлылык сорала. Безнең күбебез аяк-куллардагы тырналган-киселгән яраларга хәвеф чыганагы итеп карамый. Ә бит менә шул бәләкәй генә яра аркасында балада үтә куркыныч чир –  столбняк башланырга мөмкин.

Әлеге чир хакында Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Илсөя ФАЗЫЛҖАНОВА белән сөйләшәбез.

 

Столбняк – үтә куркыныч инфекцион чирләрнең берсе. Организмга килеп эләккән столбняк таякчыгының агуы үзәк нерв системасын зарарлый,  бик каты көзән җыеруларга китерә.
Столбняк таякчыгы табигатьтә киң таралган, һәм безнең организмыбыз аңа үтә дә сизгер. Тузанда, туфракта, кипкән үләннәрдә, яфракларда, төче һәм тозлы сулыкларда, күп кенә кыргый һәм йорт хайваннарының, хәтта кешеләрнең дә эчәклегендә яши. Эчәклек стенкалары аша үтеп чыга алмаганлыктан, әлеге очракта бу токсин сәламәтлеккә зыян китерми. Столбняк кешедән кешегә дә йокмый.
Инфекция тиредәге яра аша кергән очракта куркыныч тудыра. Токсин барлыкка килсен өчен билгеле бер шартлар кирәк: дымлылык, 37 градуска кадәр җылылык һәм кислород булмау.
Хәзер столбняк белән, нигездә, аякларны җәрәхәтләү аркасында авырыйлар. Аны йоктыру өчен зур яра да кирәкми, урамда күгәргән кадакка гына басу да җитә. Тән тиресендә пешкән, тырналган урыннар булса, инфекция шуннан да керә ала.
Бик сирәк очракларда, баланы тудырганда гигиена шартлары үтәлмәгәндә столбняк кендек ярасы аша да керергә мөмкин. Монысы иң авыр форма булып санала.
Столбняк белән төрле яшьтә дә авырыйлар. Балалар исә үзләренең табигатьләренә хас тиктормаслыклары, кызыксынучанлыклары, игътибарсызлыклары һәм хәвеф янавын аңлап бетермәүләре аркасында күңелсез маҗараларга күбрәк таручан. Балаларның организмы әлеге инфекцияне олыларга караганда авыррак кичерә.
Столбнякның инкубация чоры 10 көннән алып 45 көнгә кадәр. Җәрәхәт аша кергән очракта гадәттә беренче билгеләр 6–14 көннән күренә башлый.
Тиз арада тиешле дәва чаралары билгеләнмәсә, столбняк чиренең бик зур күңелсезлекләргә, хәтта үлемгә дә (тын ала алмау аркасында) китерүе ихтимал.

Төп билгеләре
Көчлерәк тавыш, яктылык, хәтта кагылып кына киткәннән дә тәнне көзән җыеру;
тәннең температурасы 40–42 градуска кадәр күтәрелү;
бик нык тирләү;
ашказаны-эчәклекләрдә спазмнар.
 
Әти-әниләрне нәрсә сагайтырга тиеш
Баланың авыз мускулларында киеренкелек күзәтелә. Ул авызын бик авырлык белән генә  ача яки бөтенләй дә ача алмый;
биттәге мимика мускуллары кыскару аркасында баланың йөзенә «газаплы елмаю» чыга;
муен мускулларының кыскаруы сәбәпле, бала башын артка ташлый. Әлеге процесс алга таба да дәвам итсә, көзән җыеру бөтен тәнгә тарала һәм бала үзенең гәүдәсен төрле рәвешләргә кертергә мәҗбүр була. Әле алга бөгелә, әле аркасын артка ташлый, әле үрә ката.

Ничек сакланырга
Бүгенге көнгәчә иң үтемле саклану чарасы булып столбнякка каршы ясалган прививка санала. Болар: АКДС, Инфанрикс, Пентаксим. Профилактик прививкаларның Россия Федерациясендә кабул ителгән гомумхалык календаре буенча әлеге процедура балага 3, 4, 5; 6 айларда ясала, яшь ярым, 7, 14 яшьләрендә һәм һәр 10 ел саен кабатлана. Прививкадан соң барлыкка килгән иммунитет ун елга җитүчән.

Ничек дәваларга
Соңгы прививкадан соң биш кенә ел үткән булса, баланың иммунитеты әле нык, авыру аңа янамый. Биш елдан күбрәк вакыт узса, җәрәхәтләнгән баланы тиз арада травмпунктка яки яшәү урыны буенча поликлиникага, балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә алып килеп, ашыгыч рәвештә столбнякка каршы прививка ясатырга кирәк.
Яраны хирургик эшкәртү – ашыгыч профилактика чарасы. Өй шартларында яраны йод, зеленка, водород перекисе белән юдыру гына столбняк таякчыкларын зарарсызландыра алмый.
Җәрәхәт алган балага столбнякның анатоксины, столбнякка каршы сыворотка яисә иммуноглобулин ярдәмендә иммунопрофилактика ясала.
 

Теги: бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар