Логотип
Сәламәтлек

Серле күзләр

Күзне ничек итеп сау-сәламәт сакларга, күз тирәсендәге нәфис, йомшак тирене дөрес тәрбияләргә… Врач-офтальмолог Надежда ЛАХБИНА безгә шуның турында берничә киңәш бирер.

Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза — 1 стакан кишер суы — аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә. ә менә бавырга көч китерә торган әйберләрдән (майлы, шикәрле ризыкларны күп куллану) сак булырга кирәк, чөнки бавыр халәте турыдан-туры күз сәламәтлегенә бәйле.

75 процент информацияне кеше күз аша ала. Дөрес тукланмау, пычрак тирә-юнь, озак итеп телевизор карау күзгә бик начар тәэсир итә. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50-70 сантиметр ераклыкта утырырга һәм һәр сәгать саен күзне 5-10 минут ял иттереп алырга кирәк.
Тәмәке тарту да күзгә зур зыян сала. Никотин күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүенең (сетчатканың) кан йөрешен боза. Күпләр бу турыда белми. Шуңа тәмәке кабына «Тәмәке — сукырлыкка китерә» дип язарга вакыт түгелме икән инде? 
 

Керфекләр 

Күзне тышкы тәэсирләрдән керфекләр саклый. Керфекләр чәч кебек 90 процент кератиннан тора. Алар безгә сиздерми генә коела, коелганнары урынына яңалары үсә. ә кайвакыт керфекләр бөтенләй сирәгәеп калган кебек була. Моңа сыйфатсыз косметика, макияждан дөрес арынмау, стресс, невроз, күз авырулары сәбәпче булырга мөмкин. Салоннарда акча түкмичә, өй шартларында да керфекләрне тәрбияләп була.

Кастор, бадәм (миндаль), әрекмән, зәйтүн мае сөртү файдалы. (Керфеккә май сөртү өчен әйбәтләп юылган иске тушь пумаласын кулланырга була.)

Кара чәйгә манылган тампоннар күзгә дә, керфеккә дә әйбәт тәэсир итә. Сыйфатлы тушь турында да онытмагыз! Тушь сатып алганда махсус тукландыргыч матдәләр булуына (А, С, Е һ. б. витаминнар) да игътибар итегез. Тушь кабында “офтальмолог тикшерүе үткән” дигән язу торырга тиеш. Тушьны кимендә дүрт айга бер алмаштыралар.

Еламагыз! 
Күз яшьләре — тоз һәм антибактериаль матдәләрдән тора, ул күзне инфекциядән саклау чарасы. Күз яшьләре күз тышчасына уңай тәэсир итә, әмма елау күз өчен дә, тышкы кыяфәтебез өчен дә зарарлы. Елау яшь бизләрен эштән чыгара, күзләр шешенә һәм кызара, баш авыртуга китерә. Елаганнан соң күз кызыллыгын бетерер өчен күз кабагына салкын компресс куярга кирәк. Кыяр согы, чи бәрәңге кисәге дә әйбәт булыша.
Күз еш шешенә икән, бөерләрне һәм йөрәкне тикшертеп карарга кирәк дигән сүз.


Кояш һәм күз 

Кояшның якты нурларына озаклап карап тору күз тирәсендә бик күп җыерчыклар барлыкка китерә. Кыш көне кара күзлек кимибез, югыйсә, карга төшкән кояш нурлары чагылышы күзгә начар тәэсир итә.


Арыган-талган күзләр 

Күп укыгач, компьютер артында озак эшләгәч, күз бик арый. Бу күзнең кызаруына, ялкынсынуына китерә. Вакыт-вакыт күзләрне еш-еш ачып йомарга (кан әйләнешен яхшырта) яисә берничә секундка йомып торырга кирәк.

Арыган күз өчен махсус гимнастика

Башны туры тотып, башта уңга, аннары сулга карагыз. Күз белән зур түгәрәк ясап, карашны башта бер якка, аннан икенче якка шуның тирәли хәрәкәт иттерегез.
 Күзне каты итеп йомыгыз һәм аларны мөмкин кадәр зуррак итеп ачыгыз. Күз мускуллары арганны сизсәгез, күзләрне йомып, берничә минут тыныч кына утырып торыгыз.
 Тәрәзә каршына басып, иң ерак ноктага карагыз, аннан карашны борын очына күчерегез. Хәрәкәтләр биш-алты тапкыр кабатлана.
 Күзгә урта бармак белән йомшак итеп баскалап, массаж ясагыз.


Чистарту 

Күздәге косметиканы чистарту өчен махсус чара кулланырга кирәк. Гадәти косметикадан чистарту чараларындагы майлар һәм башка компонентлар күзгә кереп, күзләрне кызартырга,  ялкынсындырырга мөмкин. Әгәр дә сез декоратив косметика кулланмыйсыз икән, күзләрне кайнаган су яки дару үләннәре кайнатмасы белән (бөтнек, ромашка, юкә чәчәге һ. б.) юарга була. Ә менә сабын белән юу бөтенләй ты-е-ла!


Дымландыру

Күз тирәсенә һәрдаим дымландыргыч кремнар, гельләр сөртеп торырга кирәк.

Күз тиресе өчен крем: артык майлы булырга тиеш түгел;
тирене тарттырырлык артык ябышучан булмасын;
РН күрсәткече артык югары булмаска тиеш;

Дымландыргыч процедуралар иртән генә ясала. Кичен тидерелгән дымландыргыч крем иртәнгә күз төбендә шешләр барлыкка китерергә мөмкин!


Саклау

Күбебез арпа чыгудан интегә. Арпа — инфекцион характердагы ялкынсынулы күз авыруы. Арпа чыкканда бернинди дә косметика кулланырга ярамый. Арпа бөтен күзне томалап, бик зур булып чыкканда, табибка барырга киңәш ителә. Шулай ук арпадан саклана торган халык киңәшләре дә бар…
Алоэ гөленең бер яфрагын кисеп алып, әйбәтләп юыгыз, согын сыгып, 1:10 өлештә кайнаган су белән эретегез һәм шуның белән чылатылган мамыкны күзгә куеп торыгыз.

10-15 киптерелгән календула чәчәгенә бер стакан кайнаган су салып төнәтегез, компресс ясау өчен кулланыгыз.

50 г ромашка чәчәге, 50 г ялан җитене (очанка) үләненә бер стакан кайнаган су салып 10 минут тотыгыз. Катнашманы марляга салып, арпага куегыз.

 Арпаның беренче билгеләре күренә башлагач ук, кичекмәстән, ромашка суыннан яисә бор кислотасыннан ясалган кайнар компрессны ике күзгә дә куярга кирәк, чөнки арпаның бер күздән икенчесенә күчүе бар.
Өйдәге тәрәзә парын чиста кул белән сөртеп алып шуның белән күзне сыпырырга да куша халык. 

Күзләр матур һәм сау-сәламәт булсын өчен халык медицинасы тәкъдим итә:

Петрушканы ваклап турап, күзләргә куеп торыгыз.

Бәрәңгене кабыгы белән пешереп, урталай ярып, күз тирәсенә куегыз.

Чәй пакетына кайнар су коегыз да сыгып, суыткычка куеп торганнан соң, күзләргә компресс ясагыз.
Бер тамчы балга аз гына су тамызып, шуны пипетка белән күзләргә салсагыз, күрү сәләтен арттырыр.
«Сәламәт яшәү рәвеше — сәламәт күзләр!» Бу сүзләр бүгеннән сезнең девизга әйләнсен!

Кеше күзе 500000 төс һәм тон аера. һава бик чиста булса, без шәм ялкынын 27 чакрым ерак­лыктан күрер идек. ә су парлары һәм тузан һаваны бик пычрата. Шуңа күрә тормышта шәм ялкынын без чакрым ярым ераклыктан гына күрә алабыз.

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар