Логотип
Сәламәтлек

​Онкология турында мифлар һәм чынбарлык

Онкологик авырулар барыбер мифлар белән уратып алынган. Шуларның берничәсен сүтеп җыйыйк әле.  


Бу турыда күп сөйләсәләр дә, «рак» – табу сүз әле ул. Бу яман чирнең күп төрләре күптән инде үлемгә хөкем карары булудан туктады. Бигрәк тә диагноз үз вакытында куелса, тулысынча дәваланырга була. Әмма онкологик авырулар барыбер мифлар белән уратып алынган. Шуларның берничәсен сүтеп җыйыйк әле.  


 

1. Бездә хәзер рак эпидемиясе, имеш... 

          Чыннан да, алга киткән илләрдә онкологик авырулар халыкның үлемгә китерү сәбәпләре исемлегендә йөрәк авырулары белән янәшә позицияләрне били. Шул ук вакытта рак шактый сирәк очрый торган авыру, аның төрле тибы бер елга 100 мең кешегә берничә дистә кешедә табыла. Хикмәт шунда: яман шеш бердәнбер күзәнәктә бер-бер артлы барган генетик мутацияләр аркасында барлыкка килә. Әлеге мутацияләр организмның стоп-сигналын «тыңламый». Күзәнәкләр апоптозга (күзәнәкләрнең «программалаштырылган» үлеме) бирешми. Өстәвенә, яман шешле күзәнәккә башка кан тамырларын да җәлеп итә, башка органнар һәм тукымаларга үтеп керә башлый. Метастаза дип атала бу. Бу процесс дистә еллар дәвам итәргә мөмкин.  

           Статистика буенча, 77 процент кешедә яман шешләр 55 яшьтән соң барлыкка килә. Алга киткән илләрдә гомер озынлыгы 55 яшьтән югары булу сәбәпле, аларда онкология киң таралуы гаҗәп түгел.  

 

2. Элек кешеләр рак белән авырмый иде... 

           «Рак» төшенчәсе безнең эрага кадәр бишенче гасырда ук барлыкка килгән. Аны Гиппократ кертеп җибәргән. Яман шеш авыруларының эзләре Борынгы Мисыр, Перу, Чилида табылган мумияләрдә күренә, борынгы римлыларның сөякләрендә, Англия, Португалиянең борынгы зиратларында табылган кеше җәсәдләрендә бар.  

 

3. Элегрәк рак белән сирәк авырганнар... 

           Бу мифны раслау да, кире кагу да мөмкин түгел. Медицина ирешкән казанышлар аркасында, кешеләр ракка кадәр яши башлады. Ягъни элегрәк заманнарда, кешеләр рак белән авырганчы, тиф, ваба кебек үләт чирләреннән күпләп үлә торган булганнар. Мюнхен галимнәре Мисыр некрополисларын тикшергәннән соң, мондый нәтиҗә ясаганнар: 905 скелетның 5сендә рак  булуы ачыкланган. Гурманиянең урта гасырларга караган бер зиратында 2547 җәсәднең 13 ендә яман шеш табылган. Моннан кызыклы нәтиҗә ясарга була: Борынгы Мисыр белән урта гасырлар Европасында яшәү рәвеше төрле булса да, кешеләр рак белән бертөрле дәрәҗәдә авырганнар.  

 

4. Рак яшәрде... 

           Статистика күзлегеннән дөрес: соңгы 20 елда балалар арасында яман шеш авыруы 13 процентка арткан. Елына 100 мең балага 14 очрак теркәлә.  

Галимнәр моны башкача аңлата: бу диагностиканың төгәл булуы һәм мәгълүматлаштырылу дәрәҗәсе белән бәйле. Киләчәктә бу саннар тагын да зуррак булуы ихтимал. Бүгенге мәгълүматлар Төньяк Америка белән Европадагы балаларның 100 процентын гына каплый, Африка белән Азиянең 5 процентын гына үз эченә ала. Ярлырак илләрдә балалар рагы күп вакыт диагнозсыз да кала... 

 

5. Кыргый хайваннар рак белән авырмый... 

           Рак белән бөтен хайваннар да авырый. Өйдәгеләр дә, кыргыйлары да, лабораториядәгеләр бигрәк тә. Австралиядә яшәүче Тасмания шайтаннары – сумкалы имезүче хайваннар бүген бетү чигендә тора, чөнки аларда була торган рак, эволюция кичереп, тешләгәндә дә йогышлыга әйләнгән.  

 

6. Рак йогышлы була икән... 

           Рак – йогышлы авыру дигән теория узган гасырның алтмышынчы елларында АКШның Милли онкология институтына миллионнарча долларга төшкән. Бүгенге көнгә мәгълүм булганча, ракның кайбер төрләрен кузгатып җибәрүче вируслар барлыгы ачыкланган: папиллома вирусы аналык муенсасы, анус, җенес әгъзасы һәм йоткылык рагына сәбәп була ала, С гепатиты вирусы – бавыр рагын, Эпштейн вирусы Беркитт лимфомасын китереп чыгарырга мөмкин.  

 

7. Ракның төп сәбәбе – химик канцерогеннар... 

           Бик күп тикшеренүләр моның алай түгеллеген исбатлый. Чернобыльдә яшәүчеләр һәм һәлакәтне бетерү эшендә катнашучылар арасында, мәсәлән, онкологик авыруларның кинәт көчәеп китүе күзәтелмәгән. Бары тик һәлакәттән соңгы беренче айларда радиоактив йод белән зарарланган ризык ашаганнан соң, балалар һәм үсмерләрдә калкансыман биз рагы ешрак күзәтелгән.  

           Чынлыкта төп канцерогеннар күптән билгеле: ультрашәмәхә нурлар, тәмәке һәм алкоголь компонентлары. Рак куркынычы артык симерү һәм кайбер инфекцияләрдән килеп чыга.  

 

8. Фармакология компанияләренә рактан дәвалаучы дарулар уйлап чыгару табышлы түгел... 

           Ракны дәвалый торган бердәнбер дару уйлап табу мөмкин түгел, чөнки рак бик күп авыруларны берләштерә. Дәвалау организмның үзенчәлекләреннән тора. Бүген онкологик авыруларны дәвалау буенча прецизион медицина – һәркемгә үзенең биомаркерларына ярашлы дәвалау куллану трендта.  

            Рак даруы уйлап чыгару өчен миллиард долларлар түгелә, фармакология компанияләренә ул шулай да табышлы: финанс ягынан да, репутация ягыннан да. Күп кенә яман шешләрне дәвалау ысуллары билгеле инде, әмма ул, югарыда әйтелгәнчә, һәркемгә үзенчә булыша.  

   

 9. Ракны дәвалау буенча алга киткән юк... 

           Соңгы 10–20 елда онкологик авырулардан үлүчеләр саны яшь буенча төрле төркемнәрдә ел саен 1 процентка кимеп бара. Бу бөтен дөньяда билгеләнә торган тенденция.  

10. Ракны җиңү мөмкин түгел...  

            Җиңүгә кадәр, аны кисәтү яхшырак, әлбәттә. Онкологик авырулар профилактикасы гап-гади таләпләрне үз эченә ала: тәмәке тартмаска, алкоголь һәм кызыл ит куллануны киметергә, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, физик активлык, тән тиресен кояштан сакларга.  

            Диагноз иртә куелганда, ракны җиңеп була. Шул ук вакытта диагноз кую да җиңел түгел, ул бит үзен белдерми. Соңгы стадиядәге ракны дәвалау мөмкин түгел, әмма дәвалау аның таралуын тоткарлый ала. Онкологик авырулар хроникка әйләнә, кайбер кешеләр аның белән дистәләрчә еллар яши ала. Димәк, күпмедер дәрәҗәдә, ракны җиңеп була, дип әйтә алабыз.  

             

           Сездә рак белән авыру куркынычы бармы? Моны белү өчен тест узарга тәкъдим итәбез: https://nenaprasno.ru/screen/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар