Логотип
Сәламәтлек

Мунча - сихәт, мунча - сый

Мунчаны барыбыз да яратабыз. Мунча керсәң, арыганнар бетә, буыннар сызлавы басыла, тән йомшарып китә. Әмма мунчаны керә белеп керергә кирәк. Әйдәгез, үзебезгә мунча сайлап карыйк.

Татар мунчасы

Димәк, парлы мунча була инде бу. Рәхәтләнеп парланып кергән мунчадан җиңеләеп, яшәреп чыгасыңны көт тә тор! Җиңеләймәскә ни, тир белән организмдагы чир-чор чыгып китә ләбаса. Тирләгәндә «эчкә качкан» агулы матдәләр, шлаклар, кургаш, җиз, тутыя кебек металлар­ның авыр тозлары һәм артык сыеклык бүленеп чыга.

Татар мунчасының ләүкәсе үзе бер дәвалау кабинасына тиң. Кызган ташка су сибеп, ягъни эссе салып җибәр­сәң, температура кинәт алышына. Бу исә кан тамырларына бер дигән гимнастика. Чыныккан кан тамырлары салкынны да, эссене дә җиңелрәк кичерә. Димәк, мунча кергәндә берочтан чыныгабыз да икән.

Авыр эштән соң мунча аеруча файдалы – тәндә оешкан кан таралып, мускуллар язылып китә. Хатын-кызлар мунчадан соң чибәрләнеп китүләрен үзләре дә сизә торганнардыр. Парлы мунчада күзәнәкләр ачыла, чистара. Кимендә литр ярым сыеклык тир белән чыкканга күрә, ябыгу кадәресе дә бар бит әле. Каен пиннеге белән чабынып та җибәрсәң, тир бизләре генә түгел, бәлки, май бизләре дә актив эшләп китәр, кан әйләнеше яхшырыр, тәндәге кытыршы урыннар шомарып китәр.

Ләкин мунчаны белеп керергә кирәк. Темпе­ратура күтәрелгән чагында, инфаркт яисә инсульт кичергәннән соң, кан басымы уйнаганда, эпилепсия, азканлылык, гепатит, тире авырулары, күз, колак борчыганда, хатын-кыз авырулары йөдәткәндә, йөккә калганда, күрем вакытында мунчадан тыелып торырга киңәш ителә.

 

Фин мунчасы

Сауна – дөньяда иң киң таралган мунчалардан. Аны Америкада да, Европада да яраталар. Чөнки анда пар коры булганга күрә әзерлексез кешеләр дә саунаны җиңел кичерә. Сауна кергәннең икенче көнендә иртән кеше үзен яхшы хис итсә, димәк, мунча аңа килешкән.

Сауна яхшы изрәтә, киеренкелекне, мускуллар арганлыгын бетерә, чыныктыра. Коры эссе һава тын юлларына яхшы тәэсир итә, сулыш тирәнәя, җиңеләя. Салкын тию чирләре ешайган чорда сауна бигрәк тә файдалы. Температуралы чагында барырга ярамаса да, терелгәч, тын юлларында калган лайла-какрыкны куалап чыгару өчен нәкъ менә сауна кирәк. Әгәренки мунча ташына беркадәр хуш-исле үләннәр – эвкалипт, бөтнек, ылыс төнәтмәләре бөркеп җибәрсәң, менә дигән сихәтләнү чарасы булыр.

Фин мунчасы – радикулит, остеохондроз, полиартрит, мускуллар, буыннар тартылган, җәрәхәтләнгән чагында рөхсәт ителә торган бердәнбер мунча. Чөнки авыру буыннар, мускуллар артык дым яратмый.

Саунаның бөтен хикмәте – эссе белән салкынны дөрес чиратлаштыруда. Саунада кызып чыкканнан соң салкын бассейнга сикерү мәҗбүри түгел, әмма салкын бүлмәдә утырып ял итү кирәкле шәйдер. Йөрәк-кан тамырлары сау булмаган кешеләр температураның кинәт күчеше алар өчен түгел икәнен онытмасын иде.

Белгечләр саунада ун минуттан озаграк утырмаска киңәш итә.

 

Төрек мунчасы

Хаммам дип йөртелә торган төрек мунчаларын яратучылар торган саен күбәя бара. Безнең Шәһри Болгардагы сыман, төрек мунчалары юыну урыны гына түгел, бәлки, ял итеп, аралашып, күңелле сөйләшеп утыру урыннары да булган. Ямьле генә гәпләшеп, чәйләр эчеп, сыланып мунча керә торгач, көн үткәне дә сизелми анда.

Хаммам йөрәк-кан тамырлары сау булмаган кешеләр өчен аеруча әйбәт мунча. Чын төрек мунчасында бер зур юыну бүлмәсе тирәсендә эсселеге акрын гына арта бара торган берничә бүлмә була. Бер бүлмәдән икенчесенә күчә-күчә, кеше аз-азлап эссегә ияләшә бара. Аннары ул үзенең кәефенә яраклы бүлмәдә туктап та кала ала бит.

Хаммам парлырак булса да, безнең мунчаларга караганда, җиңелрәк кичерелә. Биек гөмбәзле, җылытылган идәнле юыну бүлмәсендә өстән койган су бик тиз парга әйләнеп бара. Пар гөмбәзгә күтәрелеп тарала, аннары су тамчылары булып, авыш дивардан ипләп кенә агып төшә, кешеләр өстенә су тамып тормый. Хаммамдагы кайнар пар сулышны кысмый, шуңа күрә анда астманы, бронхитны, салкын тиюләрне дәваларга мөмкин. Мунча идәне 60 градуска кадәр җылытылганга күрә яланаяк басу мөмкин түгел. Агач башмак киясе, диләр.

Хаммам мускулларны язып җибәрә, йокыны рәтли, изрәтә. Төрек мунчасында сыланып яту бик рәхәт. Массаж ясаучылар бик каты кылана кебек күренсә дә, кешенең тәнендә ниндидер күгәргән урыннар калмый, авырту рәхәтсезлеге сизелми.

 

Япон мунчасы

Акрынлап кына кайнарлана бара торган сулы мичкәләрдә юыну, эфир майлары сеңдерелгән пычкы чүбе тутырылган тәпәннәрдә утыру – тулы бер дәвалау процедурасына охшаган япон мунчасы булыр. Мондый мунча изрәтә, ял иттерә, терелтә. «Мунча – иң әйбәт сый да, иң әйбәт дару да», – дип әйтергә ярата японнар үзләре.

Мунча керү башта чайканып алу белән башланып китә. Аннары японнар кайнар сулы мичкәләрдә – тирәнлеге – 81 см, киңлеге – 1 м, озынлыгы 1,4 м булган офуроларда озаклап җебиләр (офурога беренче булып гаилә башлыгы – әти кеше керә, вак бала-чагалар да аның белән бергә юына), шуннан соң камбуро дигән мичкәләрдә хуш ис сеңдерелгән пычкы чүбенә чумып утыралар. Гадәттә, йөрәккә авырлык китермәс өчен, су күкрәккә кадәр генә тутырыла. Суга да, мичкәләргә дә үлән-яфрак төнәт­мәләре, тәмле исле майлар салына. Пычкы чүбе тирне үзенә ала, үлән-яфрак, тәмле майлар сихәтен кеше тәненә күчерә. Мунча керү чәй янында мәгънәле әңгәмәләр рәвешендә дәвам итә. Шулай итеп, тән сихәте җан сихәте белән бәйләп алып барыла.

Чыннан да тән сихәте өчен япон мунчасы бик килешә. Ул киеренкелекне бетерә, бөерләр эшчәнлеген яхшырта, ревматизмны дәвалый (пычкы чүбендә генә утырасы), артык авырлыктан котылырга ярдәм итә, яшәртә. Күп итеп үләннәр, майлар куллану сәбәпле, тән тиресе картаймый.

фото: http://pixabay.com

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар