Мезотерапия: зыянмы, файдамы?

Гомер-гомергә хатын-кыз матур күренергә омтылган. Бу бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Хәзер бит тиресен яшәртүнең бик күп заманча ысуллары уйлап табылган. Табиб-дерматокосметолог Лилия ГАВРИЛОВА безгә шушы күптөрле чараларның иң уңышлыларын сайларга ярдәм итәр.
Яшь барган саен, тире сула, нәфислеген югалта, ничек кенә теләсәк тә, ул инде яшь чактагы кебек матур күренми. Тиренең сулуы, җыерчыклар пәйда булу – табигый хәл. Ә бит хәзерге медицинада картаюны кичектерә торган чаралар да бар. Шуларның берсе – мезотерапия.
Мезотерапия – биттәге косметик җитешсезлекләрне дәвалый торган ысул. Хәер, бит тиресе генә түгел, тән тиресе дә картая. Шул чагында да мезотерапия ярдәмгә килә. Аның ярдәмендә тәндәге төрле туткылларны, тимгелләрне бетерәләр, чәч коелуын туктаталар. Артык симерүдән, целлюлиттан да булыша ул. Бу ысул ярдәмендә хәтта яшүсмерләрнең бетчәләрен дә дәвалыйлар. Монысы бигрәк тә мөһим, чөнки косметология өлкәсендә кулланылучы күпчелек чаралар яшь тирене дәва-лау өчен бармый.
Мезотерапия ярдәмендә дәвалаганда тире астына җибәрелүче коктейльнең составы һәр очрак өчен аерым була. Һәр препаратның организмга тәэсирен, аларның күләмен, кая кадарга кирәген фәкать табиб кына билгели. Мезотерапия ысулы белән тән тиресенә кирәк кадәр генә витаминнар, дарулар, эластин, коллаген матдәләре, макро һәм микро элементлар, микропептидлар кертелә.
Тире астына ясала торган инъекцияләр – хирургия ярдәменнән башка гына тирене яшәртү, матурлыкны, яшьлекне шактыйга озайту чарасы ул. Косметология өлкәсендә мезотерапияне, гадәттә, 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кулланалар.
Бу ысулның җитди кимчелекләре дә, зарары да юк.
Мезотерапия белән шөгыльләнүче оешманың медицина хезмәте күрсәтү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгән лицензиясе булырга тиеш. Клиникалар базасында эшләүче мезотерапевтлар ышанычлы.
Күпчелек квалификацияле табиблар санаторийларда, хастаханәләрдә, пластик хирургия үзәкләрендә эшли. Кайчандыр клиникада эшләп, хәзер эстетика өлкәсенә күчкән табиблар, мезотерапиягә өйрәнгәннән соң, искиткеч яхшы нәтиҗәгә ирешәләр.
Кычкырып торган тышкы рекламага ышанмагыз. Әгәр дә сезне инжекторлар (мезотерапия өчен махсус пистолетлар) белән кызыктыралар икән, димәк, бу оешмада мезотерапиянең асылын аңлап бетермиләр. Заманча җиһазлардан битәр, бу өлкәдә табибның тәҗрибәсе мөһимрәк.
Эшкә керешкәнче, табиб башта нинди препарат кадарга җыенуын, ни өчен шушы препаратны сайлавын, аның ни рәвешле тәэсир итүен аңлатырга тиеш. Тәҗрибәле табиб препаратның нинди зарары булу ихтималын да, андый очракта нишләргә кирәген дә аңлатыр. Үз эшен белеп башкарган кеше нинди дарулар белән эшләвен яшерми, һәм кайсы даруны нинди күләмдә кулланганын журналга теркәп куя.
Белгечнең кайда укуы белән кызыксыныгыз. Дипломына күз салыгыз. Ул дөрестән дә табиб булырга тиеш. Табиб никадәр тәҗрибәлерәк, куллары никадәр «йомшаграк» булса, көтелмәгән күңелсезлекләр дә азрак булачак.
Нинди өзлегүләр килеп чыгу ихтималын белешегез. Берни булмаячак, дип ышандыралар икән, мезотерапияне алар бик начар белә дигән сүз. Даруларның кайсысының да берникадәр тискәре сыйфаты була. Кагыйдә буларак, дару никадәр көчле булса, зарары да күбрәк.
Инъекцияләр ясау өчен рәсми теркәлү узган даруларны гына кулланырга ярый. Хәтта законлы дарулар арасында да ясалма булганнары, сыйфатсызлары очрый, законсызлары турында инде әйтеп тә торасы юк.
Инъекция ясарга керешкәнче, әлеге даруга карата сездә аллергия булу-булмавы ачыкланырга тиеш. Аны проба ясап ачыклыйлар. Әгәр дә инде сездән аллергия турында сорап та карамыйлар икән, бу сагайтырга тиеш!
Мезотерапия — матурлык салоннарында һәм клиникаларда иң еш кулланылучы чараларның берсе. Популяр методика турында халыкта әллә никадәр имеш-мимешләр дә йөри. Аларның кайсы чын, кайсы уйдырма-ялган гына соң?
Мезотерапияне кайчан кулланырга ярамый:
* бит тиресендә үлекле ялкынсыну булганда;
* герпес азып киткәндә;
* йөкле ханымнарга;
* бала имезүчеләргә;
* мезококтейль составына кергән берәр препаратка аллергия булганда.
Эстетик медицинага мезотерапия методикасы гериатрлардан күчте (гериатр – «өлкәннәр» табибы. Ул өлкән һәм олы яшьтәге кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнә). Өч тармаклы нерв ялкынсынганда, нерв тирәли прокаин кадап чыксаң (аны блокада ясау дип тә йөртәләр), бит тиресенең сизелерлек шомаруын, җыерчыкларның язылуын күрә алар. Менә шуннан соң инде бу методиканы тирене яшәртү өчен дә куллана башлыйлар.
Беренче миф
Мезотерапия белән карт тирене генә дәвалыйлар.
Бу дөрес түгел. Югарыда әйтелгәнчә, төрле витаминнар белән баетылган инъекцияләрне яшүсмерләргә дә кадыйлар. Тагын бер мөһим әйберне онытмагыз: тиренең картаюы инде 25-30 яшьләрдә үк күренә башлый. Нәкъ менә шушы чорда мезотерапия белән дәвалана башласаң яхшы. Косметология өлкәсендәге иң «миһербанлы» процедуралардан санала ул.
Икенче миф
Препаратларның дозасы артып китү куркынычы бар.
Мезотерпия белән дәвалаганда организмга керткән препаратларның дозасы артып китү куркынычы бөтенләй дә юк. Ник дисәгез, процедуралар атна-ун көнгә бер генә ясала, һәм бер кадаганда препарат бары тик бер генә дозада кулланыла. Гадәти дәва чаралары белән чагыштырганда, бу ысулның бавыр-бөерләргә зыяны бик күпкә азрак.
Өченче миф
Уколлардан соң үз хәленә кайту өчен тирегә берничә көн вакыт кирәк. Процедура үзе дә бик авырттыра торган.
Без бит операциядән соң калган җөйне өзлегү дип атамыйбыз.
Ул җөй ялкынсынса, үлекләп шешсә, канаса – менә ул чакта өзлегү булыр иде. Мезотерапиядән соң тиренең бераз шешенеп китүе – методика үзенчәлеге. Бер-ике көн-нән бетә ул. Әмма бу шешенүне дә булдырмый калырга мөмкин һәм хәтта кирәк тә. Моның өчен авыртуны баса, канны туктата торган дарулар кулланалар.
Дүртенче миф.
Тора-бара мизотерапиягә күнегәләр.
Косметологиядә мин белгән бер генә методика да организмның күнегүенә китерми. Монысы инде – чынлап та миф.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.