Логотип
Сәламәтлек

Климакс иртәләде...

Климакс вакытында организм зур үзгәрешләр кичерә. Иртә килгәндә – бигрәк тә... Чарасын күрмәсәң, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин.
 
Баштан ук кисәтеп куйыйк: Климакс яки күрем килү чорының тәмамлануы – ул хатын-кыз өчен табигый хәл. Әйе, ул организмны зур тетрәнүләр кичерергә мәҗбүр итә. Әмма аннан әле берәүнең дә котылып калганы юк. Без табигатебез белән шундый. Күпчелек хатыннарда ул 46–52 яшьтә башлана. Инде син бала табу бәхетеннән дә мәхрүм. Синдә моңарчы булмаган чирләр баш калкыта. Һәм бу гаҗәп түгел. Без, шул рәвешле, әкренләп кенә гомер офыкларына юл алабыз. 
Ләкин биредә сүз иртә килгән климакс турында барыр. Монысы исә бөтенләй башка күренеш. Әйтик, әле сиңа 37 яшь тулып кына килә. Ә ул, каһәр, инде синең бусагаңда, әнә ишек шакый. Һәм ул: «Хатын-кызга сәламәтлеге белән бәйле исәпсез-хисапсыз проблемалар тудыра». Казанда яшәүче Алия Галиеваның редакциягә җибәргән хаты шулай башланып китә. Хаттагы сорауларны, җөмләсен – җөмләгә, «АВА-Казан» клиникасының генераль директоры, Татарстанның атказанган табибы Фирая Марат кызы Сабировага юллыйбыз.

«Күремем 37 яшьтә туктады. Балаларым булгач, башта моңа игътибар да итмәдем. Берникадәр вакыттан соң үтереп баш авырта, кул-аяклар сызлый башлады. Шунда гына аңлап алдым, климакс иртә килгәнгә... Нигә шулай булды, үзем дә аңламыйм. Югыйсә әнигә дә сылтап булмый, аның 57 яшендә туктаган...»
  –  Кырык яшьтән соң хатын-кызның күбесендә климакс билгеләре башлана. Моңа эстроген дип аталган җенес гормоннарының кими-түбәнәя башлавы сәбәпче. Әлбәттә, климакс өчен 37 яшь бик иртә әле. Әмма, әйткәнемчә, мондый күренешләр еш очрый. Климаксның башлангыч чоры ике ел дәвам итә: күпләп күрем килә, йә ул ике-өч ай бөтенләй килми тора. Организм эстроген кытлыгы кичерә. Уникешәр ай күрем килми торган чаклар да була. Инде хәзер аналык күзәнәкләренә җенес гормоннары җитми башлый. Без аны менопауза дибез.  Һәм көннәрдән бер көнне аналык бизләре эшләүдән туктый.

«Эштә үземне уңайсыз тоям. Кинәт кенә битемә кан йөгерә, кызарып китәм, тирләп чыгам...»
Кызганычка каршы, иртә килгән климаксның галәмәтләре шундый. Кинәт кенә тәнгә кайнар су койгандай була. Бит, муен тирәләре кызарып чыга. 5-6 минут шулай дәвам итә. Соңыннан калтырата башлый. Һәм тән шабыр тиргә бата. Кәеф тә гел уйнаклап тора: әле тегеләй, әле болай. Елыйсы килә, юктан гына ачу чыга. Кинәт кенә симереп китүең дә ихтимал. Эстроген аз күләмдә генә булса да май тукымасы белән эшкәртелә.  Шуңа кирәкле гормоннарны тотып калу өчен организм аны җыя башлый. Тире начараю, чәч коелу күзәтелә. Җенес гормоннарының түбән булуы тәндә һәм биттә төкләр үсүгә китерергә дә мөмкин. Кан басымы күтәрелү, инфаркт-инсульт, сөяктәге үзгәрешләр... болар барысы да әнә шул күренеш нәтиҗәсе. Якынлык вакытында хатын-кыз авырту сизә. Өстәвенә, организмга эстрогенның җитмәве шикәр диабеты китереп чыгарырга да мөмкин. Кальций үзләштерүдә дә катнаша бит әле ул. Кул, оча сөяге сызлаулар шуның белән дә бәйле. Җыеп әйткәндә, яшәү рәвешенә, сәламәтлегебезгә ул җитди үзгәрешләр кертә. Һәм алар һич тә безнең файдага түгел.

«Белгечләр күремнең иртә тукталуын «чир түгел», диләр. Нишләп чир булмасын? Нишләргә соң? Нинди дару эчәргә? Кемгә күренергә?»
Иртәләгән климаксны чир дип атамасак та, пациент вакытында табибка күренмәсә, аның, чыннан да, башы чирдән чыкмаячак. Нишләргәме? Иң элек, гинекологка күренергә... Аның да әле «иртә климакс» белән шөгыльләнүче махсус белгеченә. Моны кичекмәстән эшләргә кирәк: еллар үткәнне, күрем килгәнне көтеп ятасы түгел. Табиб сезгә, һичшиксез, эстрогенны алмаштырырдай гормон терапиясе билгеләр. Тагын бер мөһим нәрсә: туклануга игътибар итегез! Рационыгызда яшелчә, кыяклы, кузаклы, соялы үсемлекләр булырга тиеш! Ногыт борчагын да онытмагыз... Брокколи, яшел чәй турында әйтеп тә тормыйм. Ә менә ит, балык, йомырка ише ризыклар, камыр ашлары, сөт продуктлары мөмкин кадәр азрак булсын. Чиргә дәваны ашаган ризыктан эзләгез. Тозлы әйберләр дә зарарлы. Әйтелгәннәрне игътибарга алсагыз, баш авыртулар да, кул сызлаулар да кимрәк булыр, бавыр-бөер проблемасы да килеп чыкмас. Ә инде нинди дару дигәннән... Монысын бары табиб хәл итә. Шулай да иң нәтиҗәлесе – алмаштыргыч гормонотерапия (ЗГТ) препаратлары. Алар – организмга җитмәгән синтетик эстроген биреп торучылар. Әгәр дә бу препарат кемгәдер ярамый икән, ул чагында фитоэстроген кулланырга да була. Ләкин аның тәэсире күпкә кимрәк. 

«Күремнең иртә бетү сәбәбе нидә? Бәлкем, мин үзем гаепледер?»
Хатын-кыз организмында бара торган кайбер үзгәрешләрне тизләтә торган нәрсәләр була. Моны тәгаен белү өчен янә эстрогенга һәм гормонга кан анализы тапшырырга кирәк. Әгәр дә беренчесе (ЛГ) түбән, икенчесе (ФСГ) югары икән, климакс вакытыннан алда башланган дигән сүз. Ә сәбәбе?! Беренчедән: нәселдән килә, әнисенә карап, дип әйтик. Икенчедән: генетик тайпылышлар гаепле. Өченчедән: аутоимммун чирләр – әгәр дә хатын-кызның калкансыман бизләре, бөер өсте бизләре авырта икән, гормональ проблема килеп туарга мөмкин. Инде килеп, стресслар, арулар, тәмәке тарту, ябыгам дип ач тору да файдага түгел. «Иртә климакс»ка юлыгучыларның 15 проценты – тәмәке тартучылар. Шунысын да әйтмичә кала алмыйм: элегрәк баланы ярып алганнан соң аналык бизләрен алалар иде. Баласы бар, башка проблема булмасын, янәсе. Ә бу исә күрем килүне туктатуга сәбәпче. Инде бүтән чара калмаганда гына аналык бизләренә кагылырга ярый.    
 
Сүз биредә күремнең иртә бетүе турында гына бармый. Әйе, бу күренешне без чир дип атамыйбыз. Ләкин организмның үзен башкача, үзгә тотуы әллә каян күренеп тора. Бу чорда репродуктив цикл туктала һәм гормональ үзгәрешләр башлана. Шулай да без аны физиологик үзгәреш, дип атыйбыз. Бу вакытта әле бернинди дару да, дәвалану да кирәкми. Ә инде климакс үзен нык сиздерә, төрле җитди авыруларга этәрә торган билгеләр сала башлый икән, ул чагында гормональ препаратларның кирәклеге бәхәссез. Аның башлангыч чорында ук чарасын күрә башлыйсың икән, постменапаузаның нәтиҗәсе ул кадәр үк куркыныч булмый. 

Климакс өч этапка: пременапауза, менапауза һәм, әйткәнебезчә, постменапаузага бүленә. Әгәр дә күрем туктар алдыннан башланган билгеләрне күзәтеп барсагыз, контрольдә тотсагыз, барысы да әйбәт булыр.

Хатын-кыз организмында була торган шушы өч чорның билгеләре түбәндәгечә: 
Пременапауза хатын-кызда 40 яшьтән соң башлана. Ул уртача 15-18 айга кадәр сузылырга мөмкин. Мондый вакытта күкәй күзәнәкләренең эшчәнлеге кими, овуляция тәмамлана, күрем килү вакыты бозыла. Ул айдан-айга сузыла килә. Автор әйткәнчә, баш авырту башлана, биткә, муенга кан йөгерә, кәеф «уйнаклап» тора, йөрәк тибешенең ешаюы, аналык җиңсәсендә корылык күзәтелә.

Ә менә менапауза вакытында эстрогеннар эшләүдән туктый. Ул 50-53 яшьләр тирәсендә башланырга мөмкин. Шушы ук чорда остеопороз һәм йөрәк, кан тамырлары проблемасы башлана.

Постменапауза инде картаю галәмәте. Бу чорда күремнең бөтен билгеләре юкка чыга. Әйе, климакс һәркемдә үзенчә бара. Аның беренче билгеләре күренүгә үк гинекологока мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә күремегез бик иртә туктаган очракта, гинеколог-эндокринологка... Иртә климакс белән шөгыльләнүче махсус белгечкә, дип әйтер идем. Аннары алты саен тикшеренеп торыргы... Дөресе шулай. Кызганыч, хатын-кызның күбесе моңа җитди игътибар бирми. Элеккечә яшәвен дәвам итә. Ул бу үзгәрешләрне «арыдым»га сылтый. Тагын бер кабатлап әйтәбез, эстрогенны алмаштыра торган гормональ (ЗГТ) терапия хәлне күпкә яхшырта. Өлкән яшьтә әлеге гормоннар күләме кимеп кенә калмый, ә бәлки, бөер өсте кабыгы да юкара башлый. Хатын-кызларның күбесе гормональ терапияне зыянны саный.  Шуңа еш кына аны кулланудан баш тарта.
ЗГТның файдасы турында да берничә сүз әйтеп китүне кирәк саныйм. Белгәнебезчә, табигый булмаган химик матдәләрнең барысы да организмга зыян сала. Әмма гормоннар – табигый матдә. Алар гормоннар алмашынуны һәм гамостазны көйли. Аннан файдаланган хатын-кыз күрем бетүне җиңелрәк кичерә.

Күп кеше ЗГТ шеш үстреүгә, кан тамырларында варикозны көчәүтүгә китерә, аны иртә климакс вкытында, гомумән дә, кулланеырга ярамый, дигән фикердә тора. Исегезгә төшерәбез: бу ялгыш фикер.     
 
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар