Логотип
Сәламәтлек

​Күкрәктәге яман шешнең 7 билгесе

Белгечләр хатын-кызларга 20 яшьтән соң даими рәвештә күкрәкләрен капшап торырга киңәш итә. Моның өчен иң яхшы чор – күрем тәмамланганнан соң, беренче берничә көн.


Белгечләр хатын-кызларга 20 яшьтән соң даими рәвештә күкрәкләрен капшап торырга киңәш итә. Моның өчен иң яхшы чор – күрем тәмамланганнан соң, беренче берничә көн. Борчу тудырган билгеләр барыбызга да таныш. Ул – күкрәкнең авыртып тыгызлануы һәм шешүе. Ләкин онкологик авыру баш калкытуының башка билгеләре дә бар. Белгечләр, рак, шеш үскәнчегә кадәр, башлангыч стадияләрдә дә үзен күрсәтә, бары тик игътибарлы булырга гына кирәк, дип саный. Статистика буенча, авыруларның өчтән бер өлеше күкрәкләренә игътибар итмиләр. 20% ы, кайдан нәрсә эзләргә белмибез, диләр.  

Күкрәк кызару һәм тимгелләр барлыкка килү 

Ими башы тирәсендә тимгелләр барлыкка килү яки кызару яңа сабынга да аллергия, челтәрле эчке кием тиеп, ярсытудан да булырга мөмкин. Башка очракларда бу билге сагайтырга тиеш.  

Имидән бүлендекләр чыгу 

Имидән сыеклык чыга икән, табибка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп бу. 

Култык асты һәм умрау сөяге тирәсе шешенү  

Сөт бизләрендә яман шеш авыруының иң таралган билгесе – шеш. Шул ук вакытта ул күкрәктә үк булмаска да мөмкин. Сөт бизләре тукымасы өлешчә култык астында һәм умрау сөяге тирәсендә дә урнашкан. Шуңа күрә ай саен күкрәкне капшаган вакытта әлеге зоналарга да игътибар итәргә кирәк.  

Тиренең текстурасы үзгәрү 

Тире бер сәбәпсезгә генә батынкыланмый, җыерчыкланмый. Күкрәктәге яман шешнең киң таралган билгеләре бу. Әгәр дә капшаган вакытта күкрәкнең элеккечә шома булмавын тоясыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.  

 Ими башының эчкә тартылып торуы  

Бу – яман шеш авыруының бердәнбер анатомик үзенчәлеге. Ими башы һәрвакыт шундый булмаган яки якын арада гына зурайган, йә булмаса бәләкәйләнгән икән, тиз арада гинекологка, маммологка барыгыз. 

Даими авырту 

Күкрәктә яман шеш булуның тагын бер билгесе – сөт бизләренең, култык асты тирәсенең һәрвакыт авыртып торуы. Дөрес, моңа якынлашкан күрем яки эчке киемнең артык кысуы да сәбәпче булырга мөмкин. Бу очракта тагын бер кат тикшерү комачау итмәс. Әлеге авыру өчен бик мөһим булган билгеле бер вакытны уздырып җибәрмәү зарур.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар