Логотип
Сәламәтлек

Холестеринны ничек төшерергә?

Инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Холестеринны киметү өчен махсус туклану диетасы билгеләнгән.

Инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Холестеринны киметү өчен махсус туклану диетасы билгеләнгән. Аның максаты – липид алмашын яхшырту һәм авырлыкны киметү. Мондый туклануның төп принцибы – терлек маен, ит, сөт продуктларын, углеводларны киметү. Шулардан чыгып, туклану режимы төзегез. 

  • Ипине көнгә 200 граммнан арттырмагыз. 
  • Тозны, кулланыла торган сыеклыкны 1,2 литрга кадәр киметергә туры киләчәк.
  •  Ризыкны тозсыз пешереп, аны өстәлгә куйгач кына тоз сибәргә гадәтләнегез.
  • Яшелчәне чи килеш ашарга яки томалап пешерергә тырышыгыз.
  •  Канда холестерин югары булганда, балык, тавык һәм күркә ите файдалы икәнен истә тотыгыз. 
  • Белеп торыгыз: шәмәхә һәм кызыл төстәге җимеш, яшелчәләрдәге полифеноллар – яхшы холестерин чыганагы. Кара җиләк (черника), бакча җиләге, кура җиләге, мүк җиләге, кара миләш, анар (гранат), нарат җиләге (брусника), шәмәхә һәм кызыл виноград, слива, баклажан әнә шул төркемгә карый. 
  • Яшел яфраклы салатлар һәм яшелчәләр шулай ук файдалы: кәбестә, салат, шпинат, кузгалак, петрушка, укроп, кыяклы суганны рәхәтләнеп кулланыгыз. 
  • Рационга кузаклылар кертү дә файдалы: алардагы клетчатка эчәклекләрдәге зарарлы холестеринны чыгара, аксым составы белән итне дә алыштыра ала.  
  • Шоколад, конфет, вафли ише татлы ризыклардан, шикәрдән тыелып торырга туры киләчәк. 
  • Майлы симез ит тә рационда булмаска тиеш. Колбаса, сосискадан баш тартыгыз.
  • Вегетариан ашларга күчегез. Бәрәңгене мөмкин кадәр азрак кулланыгыз.
  • Майсыз диңгез балыклары (хек, пикша, путассу, минтай, сайда) холестеринны киметүгә булыша. 
  • Яшел чәй, куе булмаган шикәрсез кофе, яшелчә, җимеш соклары эчегез.

Холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була.
1. Карлыган. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көнгә ике-өч тапкыр 0,5–1 стакан эчегез. 2 стакан суга ике-өч аш кашыгы карлыган яфрагын төнәтеп, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.
2. Камырлык чәчәкләрен һәм җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы камырлык чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешен 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерләгез. Көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала, өч тапкыр эчегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Камырлык- бояршникмы ?

    Хәзер укыйлар