Логотип
Сәламәтлек

Хатын-кызлар боткасы

 

Боткалар – элек-электән безнең як халкының төп ризыгы саналган. Дөрес, хәзер дә пешерәбез без аларны. Дөге, карабодай, солы, манный боткалары күпләребезнең көндәлек рационында. Ләкин хатын-кызлар өчен иң-иң файдалы булганнары болар түгел.

 

Иң-иң хатын-кыз боткасы – ҖИТЕННЕКЕ. Чөнки җитен составындагы лигнан дигән матдә хатын-кызларның җенес гормоннарына тиңдәш. Ул җенеc әгъзаларын яман чирләрдән саклый. Мастопатия, эндометриоз, климакс – җитен боткасы болардан бик яхшы булыша ала. Кырыктан узган хатын-кызларның рационында җитен булырга тиеш.

Лигнан көнҗет орлыгы белән сояда да бар, тик җитенгә караганда күпкә кимрәк. Сояда ул 1 мең тапкырга ким.

Җитен мае – иң шәп ябыктыру чарасы. Ул 43 процетка туендырылмаган май кислотасыннан тора. Мондый май матдәләр алмашын күпкә тизләтә, организмны бөтен артык-портыктан арындыра.

Эчәклекне чистартканда да җитен орлыгына тиңнәр юк. Ул, эчкә кергәч бүртеп, щетка ролен башкара, барлык токсиннарны үзенә сеңдерә.

Җитен орлыгын менә болай кулланып карагыз әле: аны кофемолкадан чыгарып, өстенә салкын су салыгыз да, бүрткәч, кефирга яки йогыртка кушып ашагыз.

Шунысын гына онытмагыз, клетчатканы күбрәк кулланган саен, суны да күбрәк эчәргә кирәк. Җитен кулланган көнне су эчүне арттырыгыз.

 

АРПА боткасы да хатын-кызларныкы дип саналырга хокуклы. Никме? Чөнки ул бик аз калорияле. Хәтта солы боткасында да калорияләр күбрәк. Ябыгырга теләүчеләр өчен арпадан да кулае юк.

Икенчедән, арпада калий һәм натрий күләме нәкъ безгә кирәгенчә генә. Шуның аркасында арпа организмнан артык суны куа, отекларны бетерә. Арпаның тагын бер үзенчәлеге – ул бик озак тамакны тук тота. Бу аның тупас клетчаткага бай булуы белән аңлатыла.

Арпа озак пешә, шуңа күрә аны төнгә салкын суга салып калдырсаң яхшырак. Мультиваркада пешереп карагыз әле, анда пешкәне аеруча тәмле килеп чыга.

 

БОДАЙ боткасы. Кайчандыр бик популяр булган бодайга, симертә, дип яла яктылар. Бу абсурд. Майлы сөттә пешереп, мул итеп май салмасаң, бодай боткасы фигураны бозмый. Майлар булмаса, углеводлар энергия бирә, янбашларына ягылып калмый.

Бодай ярмасы В2 витаминына бай. Ә бу ябыгучылар өчен бик мөһим, чөнки әлеге витамин матдәләр алмашын тизләтә, нерв системасын тынычландыра. Үзегез беләсез, диета тотучылар кайчак бигрәк кызып китүчән була. В2 витаминын әле матурлык витамины дип тә атыйлар. Ул тырнакларны ныгыта, чәчләрнең куе булып үсүендә дә аның роле зур, тирене шомарта...

Бодай боткасын пешергәндә дөбер-шатыр кайнатмаска, утта озак тотмаска гына кирәк, югыйсә витаминнар таркала башлый. 7 минут пешергәч, калын тастымал белән төреп тотыгыз, парланып, үзе пешеп җитәр.

Бодайның тагын бер мөһим үзенчәлеге – аны элек-электән ата-бабаларыбыз кулланган. Безнең генетика инде аңа шулкадәр күнегеп беткән, организмыбызда бодайдагы һәр файдалы элементны үзләштерер өчен җитәрлек ферментлар бар. Шуңа да, файдалы элементларга бик бай, ләкин безнең өчен ят ризыкка караганда, үзебезнең бодаебыз үзебезгә файдалырак.

 

БОРАЙ ярмасы. Аны инде тәмам онытканнар иде, соңгы вакытларда кибет киштәләрендә пәйда булды әле. Онытылуының сәбәбе – борайны көрпәсеннән аралавы кыен. Бүген аның бу кимчелеге, киресенчә, безнең файдага гына. Борай ярмасының тышчасында нуклеин кислотасы бар. Нуклеин кислотасы организмның яңаруы өчен кирәк. Купшы ишетелсә дә, шушы кислота безне картаюдан саклый, гомерне озынайта. Нуклеин кислотасы башка төр үсемлекләрдә дә була: чикләвектә, көнбагышта, чистартылмаган ярмаларда. Ләкин борайда күбрәк ул.

Борай иртәнге ашка бик яхшы, чөнки матдәләр алмашы нәкъ менә иртәнге якта көчлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Житен белэн борайнын русчасы ничек ул, язмассыз микэн, кибетлэрдэ татарча язылмый бит алар.

    • аватар Без имени

      0

      1

      Борай полба бугай

      • аватар Без имени

        0

        0

        Борай- полба. Э житен- лён.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рамилә дөрес әйтә, борай – полба, җитен – лен, ә арпа – перовка һәм ячневая (анысы вакланган арпа). Бодай – пшеничная.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Арпа - ячмень була, словарьдан карадым

            Хәзер укыйлар