Картаерга ашыкмыйк

Кадерле ханым-туташлар, бүгенге ир-атларыбызның хәтта бар яктан килгән — акыллы, чибәр, уңган-булган хатын-кызларга өйләнүдән дә баш тартуының сәбәбен беләсезме? Барысы да бик гади: бүгенге ир-атлар ялтыравык журналлар укырга ярата. Алар исә мондый киңәш бирә: «Әнисенә карап кызын коч». Ни әйтергә теләвемне аңлыйсызмы? Безнең дөньяда иң шәп саналган әниләребезне күз алдына китерик, һәм, әгәр профессиональ косметология казанышларын санга сукмасак, үзебезнең дә потенциаль кияүләребез каршында нинди кыяфәттә буласыбызны күзаллап карыйк, диюем.
Минем әнигә 62 яшь – үткәнендә инженер булып, ялгызы гына ике бала үстергән, илебездәге меңнәрчә хатын-кызлар кебек үк, пенсиягә чыккач та эшләп йөрүче, җәй буена баш күтәрми алты сутый бакчасында тир түгүче, көзләрен исәпсез-хисапсыз банкалар ябу белән мәш килүче гап-гади шәһәр хатыны ул. Шушыларга әнинең Россиядәге озакка сузылган бәйрәм көннәрендә чәчләре пеләшләнгән-чаларган классташларын ерак-ерак аралардан очрашу-күрешүләргә кайтырга рухландырып ятуын да өстәсәк... Кайталар, әлбәттә, кайтмый ни – яшь чагында татарның Софи Лоренына тиң булган үз Мәрьямнәре ләбаса! Игътибар итегез: яшь чагында!..
Әнигә соң акылы да, белеме дә җитәрлек булган, алга карап яшәгән, тормышының иң авыр вакытларында да мая туплап, мөлкәтен арттыра алган әни чибәрлеген, яшьлеген, саулыгын саклау хәстәрен алдан күрә алмаган. Ә бит әлеге – күз кабагы салыну, биттәге кан тамырлары киңәю, биткә пигмент таплар чыгу, чәч коелу кебек ямьсез күренешләрне, туктатып ук булмаса да, күпмедер вакытка кичектереп торырга мөмкин иде!
Кызганыч, яшь, чибәр Мәрьямгә үз вакытында эссе кояш астында кирәгеннән артык булу, туйганчы йокламау, һава температурасы кискен үзгәреш кичергән климатик зонада яшәүнең хатын-кыз организмында төзәтеп булмаслык химик үзгәрешләр китереп чыгаруын аңлатып бирүче табылмаган.
Кызганыч, 45-50 яшьләрендә әни янәшәсендә аңа организмның гормональ сүнү һәм үзгәртеп корылу чорын ничек каршы алырга, кичерергә, гомернең җитлеккән чорына ничек итеп көр рухыңны, таушалмаган кыяфәтеңне саклаган хәлдә килеп керергә икәнен төшендереп бирүче белгеч булмаган.
Ул яктан мин бәхетле – юлымда андый белгеч очрады. Ходайга рәхмәт, климакс чоры башланганчы очрады. Әлеге белгечнең карамагында – «Медси» клиникасының дермато-косметологы Алсу Зәйнуллина ул – мине кызыксындыручы превентив чараларны үткәрү өчен тулы бер арсенал бар. Иң мөһиме исә – Алсу сайлаган методикаларның дөреслеген һәм аның фәнни фикер казанышларын оста куллана белүен үзенең йөзе, куллары, муены белән раслап-дәлилләп торучы әнисе бар.
Гаепкә алмассыз дип беләм: коточкыч саран һәм бәйләнчек кешеләр сыман, табибә-кыз белән пациент-әнинең һәрберсеннән аппаратлар, препаратлар, косметологик манипуляцияләрнең нәтиҗәләре хакында кат-кат төпченеп сорашканым булды.
Яшерен-батырын түгел, сүзләрендә чагышмаулар килеп чыкмасмы дип, үземчә «тозак»лар куеп, әңгәмәне әле тегеләй, әле болай борып сөйләштерә идем. Үземә калганда, кыйммәтле кремнар, эмульсияләр, инъекцияләр кайтару, шулай ук катлаулы агрегатлар һәм инструментлар җитештерү белән шөгыльләнүчеләрнең чын йөзен ачасым килә иде. Тырышлыкларым барып чыкмады. Беркемне дә бернидә дә фаш итә алмадым. Аның каравы, әллә никадәр кыйммәтле белем-нәтиҗәләр тупладым. Аларны сезнең белән дә уртаклашасым килә.
* Тирене яшь килеш саклау комплекслы рәвештә башкарылырга тиеш: бер үк вакытта өске һәм аскы катламнар, шулай ук әлеге катламнар арасындагы «йөк лифтлары» белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шөкер, хәзер инде бер үк вакытта берничә төрле процедура башкара торган аппаратлар уйлап табылган: мәсәлән, корсакка липолиз ясау (тире астындагы май клетчаткаларын таркату), ботка дренаж ясау (артык сыек-лыкны чыгару), биткә микротоклы массаж ясау. 20 минут дигәндә үзегездә барлык юнәлешләр буенча да уңай якка үзгәрешләр сизәчәксез!
* Эндокринолог һәм гинеколог — тире косметологының төп ярдәмчеләре. Мәсьәләне төгәл бәяләү һәм проблеманы чишү юлларын табу өчен табиб сез кичергән авырулар, имгәнүләр, операцияләр турында сорашыр. Шулай ук косметологка кайбер анализларның, мәсәлән, мелатонин һәм эстроген гормоннарының нәтиҗәләрен күрсәтү дә урынлы булыр.
* Тиренең сулуына каршы көрәшне, әгәр дә табиблар тарафыннан чикләүләр булмаса (моңа онкологик авырулар, авыр формадагы йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан ою белән бәйле проблемалар, авыр формадагы шикәр диабеты, тире ялкынсыну керә), инъекцияләрдән башларга кирәк. Тик шуны исегездә тотыгыз, ботулотоксиннар кертү кебек мондый гаять югары эффектлы процедураның нәтиҗәсе вакытлыча гына, формалашкан тирән җыерчыкларны инде операция ысулы белән тарттырудан тыш, берни белән дә язып булмый.
* Биттә барлыкка килгән бушлыкларны, мәсәлән, борын-авыз тирәсендәге җыерчыкларны һәм ирен өстендәге «каз тәпиләрен» махсус гель тутырып тигезләү контурлы пластика дип атала. Бик тиз генә эффект кирәк булганда, нәкъ менә шушы ысул кулланыла. Тормыш йөген тартып арыган хатын-кызның сөмсез йөзен көзгедән алып ташлар өчен нибары бер процедура җитә. Белеп торыгыз: гель җыерчык сызыгы буйлап кына түгел, аркылыга да кертелә, юкса, сызык үзенә яңа юл табарга мөмкин. Препарат ярты ел-бер ел эчендә таралып беткәннән соң да аның урынында мускулларны ныгыта торган коллаген җепселләре барлыкка килә. Шуңа күрә, процедураны кабатлаганда гельне шактый кимрәк кертергә кирәк була.
* Тиренең өске катламына, дымландыру һәм яшәртү максатыннан, витаминлы коктейльләр кертү мезотерапия дип атала. Әлеге процедура битнең бөтен өслегенә (керфек сызыгына кадәр күз тиресен дә кертеп), колак куышлыгы, башның чәч белән капланган өлеше, муен, декольте өлеше, кул аркасы, хәтта бүсер капчыклары зонасына да (аларның җилсенүен ала торган махсус препаратлар бар) ясала.
* Мезотерапиянең бер төре — биоревитализация вакытында исә сулы препарат урынына, гиалуронлы кислота нигезендәге гельле препарат кулланыла. Мондый препаратның молекулалары тән тукымасындагы дымны бик озак саклый. Табиблар елга бер тапкыр көчле мезокурс алырга (атнага бер тапкыр, алты атна), ә аннан соң нәтиҗәне сакларга булышучы режимга (айга бер) күчәргә киңәш итәләр. Бу процедураны нинди дә булса мөһим очрашуга барыр алдыннан бер-ике көн элек үткәрергә була. Пластик операциядән соң да әлеге процедураны билгелиләр.
* Яшәрү юлындагы мәҗбүри этап – пилинглар. Җиләк-җимеш кислотасы нигезендәге җиңелчә пилингны теләсә кайсы вакытта ясарга мөмкин. Тупасланган катламын алганнан соң, тире яшьрәк тә, сафрак та күренә, файдалы матдәләрне җиңелрәк үзләштерә һәм башка процедураларны яхшырак кабул итә. Уртача (химик) пилинглар бары тик яз һәм көз айларында гына ясала. Аның нәтиҗәсендә тире нәфисләнә, таплар бетә, җыерчыклар языла, кан йөреше нормальләшә. Процедурадан соң берәр атна өйдә утыру зарур, чөнки бу вакытта тире аерым игътибар сорый, аны даими дымландырып торырга кирәк.
* Массаж, лимфодренаж, радиоешлыклы лифтинг кебек аппаратлы процедуралар фибробластларның (коллаген һәм эластин эшләп чыгаручы, әмма җиңелчә генә ялкауланып яки талчыгып киткән күзәнәкләр) эшен стимуллаштыра. Күңелле яңалык: стимуллаштыручы заманча аппаратлар төрле көчәнештәге импульслар бирә белә, бу исә мускулларның күнегү эффектыннан качарга ярдәм итә.
* Тирән җыерчыкларның контурлы пластикасын, төрле төрдәге пилингларны һәм инъекция методикаларын бергә куллану пластик операциядән башка гына да сизелерлек яшәрүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме: даими рәвештә үз-үзеңне карау, режим, актив яшәү рәвеше һәм нормаль йокы. Һәм эш, эш, эш... Бернинди тылсым да кирәкми.
Шушы урында Коко Шанель сүзләре үтә дә урынлы дип саныйм: «Хөрмәтле ханым-туташлар! Барысы да үзебезнең кулларда, өметсезлеккә генә бирелмик!»
«Сөембикә», № 3, 2010.
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.