Буе 2 метрга кадәр җитә торган бу матур экзотик куакны бакчаларда сирәк очратасың. Биологик атамасы – арония. Туган җире – Төньяк Америка. Россиядә аны XIX гасырдан гына үстерә башлыйлар.
Атаклы биолог, селекционер Иван Мичурин аның перспективалы сортларын булдыра.
Бүген кара миләшнең файдалы үзлекләрен рәсми медицина да таный. Даруханәләрдә аның кипкән җимешләре һәм кара миләштән ясалган Р витамины сатыла.
Кара миләшнең составында шикәр, глюкоза, фруктоза, сахароза, бөрештергеч матдәләр, флавоноидлар, кверцитин, В1, В2, С, Е, РР витаминнары, каротин, калий, кальций, магний, тимер, марганец, бакыр, цинк бар. Үзендә селен туплый.
Кара миләшнең төп дәвалау үзлеге аның югары кан басымын киметә алуы белән бәйле. Кара миләш препаратлары гипертонияне башлангыч стадиядә кисәтергә ярдәм итә.
Кара миләшнең атеросклерозны дәвалау үзлеге дә билгеле. Бу аның составындагы С һәм Р витамины күплеге белән аңлатыла.
Ул анацидлы гастритны (ашказаны әчелеге түбән булган гастрит) дәвалаганда кулланыла.
Капиллярларны ныгыта.
Геморрагик диатезны дәваларга булыша.
Кара миләштә пектин күп, ә бу исә бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, организмнан авыр металларны чыгарырга ярдәм итә.
Кара миләшнең вирусларны, бактерияләрне юк итә алуы билгеле.
Организмның герпес вирусына каршы торуын арттыра.
Кан басымын төшерүе аркасында, кан басымы түбән булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый.
Шулай ук ашказаны җәрәхәте (язва) булганда да кара миләшне күп итеп куллану тыела.
Каны куе булганнарга да кара миләшне күп ашамаска кирәк.
Варикоз белән авыручыларга да кара миләш зыянлы.
Үт куыгында һәм бөерләрдә таш булганда, кара миләшне күпләп ашау ташларны кузгатырга мөмкин.
3 яшькә кадәрге балаларга да кара миләш бирмәскә кирәк.
Югары кан басымын кисәтү өчен, сезон вакытында кара миләшне яңа өзгән килеш күбрәк ашап калырга тырышыгыз. Кышка исә аны киптереп саклыйлар.
Кара миләшнең согын да сыгарга була. Ләкин аны бергә-бер күләмдә су белән сыеклап кына эчәргә киңәш ителә.
Кара миләшнең яфракларын да дару буларак кулланырга мөмкин. Ләкин җимешләренә караганда, аларның файдалы үзлекләре кимрәк. Кара миләш яфраклары төнәтмәсе бәвелне һәм үтне арттыра, эчне сыеклый, организмдагы ялкынсыну процессларын баса, бавыр эшчәнлеген яхшырта.
Кара миләш яфрагыннан файдалы төнәтмә ясар өчен: 3 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфракны 500 мл кайнар суга салып, талгын утта 3 минут кайнаталар һәм сүндереп, 1 сәгать томалап торып төнәтәләр. Аннары сөзеп, ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.
Кара миләшне куллана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк