Логотип
Сәламәтлек

«Ишектән энәгә» кадәр

Соңгы биш ел эчендә дөньяда кан тамырлары авыруыннан 6,4 миллион кеше үлгән. Инсульт вакытында минуты да кадерле. Бары да авыруны хастаханәгә ни арада китереп җиткерүгә бәйле... Тромболитик терапия инсульт булуга ук үткәрелгәндә генә нәтиҗәле.

Беренче җөмләсеннән, үз-үзен тотышыннан ук каршыбызда зыялы, мәртәбәле ханым утыруын аңлап алабыз. Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, Бөтенроссия һәм Татарстанның неврологлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Инсультка каршы көрәш милли ассоциациясе идарәсе әгъзасы, баш мие хроник ишемиясенең клиник үзенчәлекләренә багышланган 170 тән артык фәнни хезмәтләр авторы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының ангионеврология буенча баш белгече, Татарстанның атказанган табибы, баш мие тамырындагы үзгәрешләрне дәвалау өлкәсендәге казанышлары өчен профессор П. Гапонюк исемендәге I дәрәҗә премия лауреаты... Эшләре белән илгә генә түгел, бөтен дөньяга танылган республиканың Баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе Динә Рөстәм кызы ХӘСӘНОВА белән әңгәмәбез, әлбәттә инде, һәркайсыбызны уртак борчыган проблемалар хакында.

Соңгы елларда медицинаның алга китүе, безнең илдә дә Европа стандартларына тиң камил җиһазлар, югары дәрәҗәле белгечләр булуы белән горурланып яшәсәк тә, киң таралган һәм дәвалауга бик кыенлык белән бирешә торган чирләрнең берсе саналган инсульттан үлем-китем, инвалид калучылар саны буенча без алда барган илләр арасында мәсхәрәле алдынгы урыннарның берсендә торабыз. Хәлләр шулай ук авырмы?

– Инсультны без бүген үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе дип атыйбыз. Бу чир дә йөрәк өянәге шикелле кинәт, көтмәгәндә һөҗүм итә. Һәм ул шуның белән куркыныч та. Әйткәнемне дәлилләү өчен бер генә сан китерәм: ел саен дөньяда 10 миллион кеше инсульт кичерә. Инсульт буенча VI Бөтендөнья конгрессында билгеләп үтелгәнчә, ул, яман шеш авыруыннан соң, үлем-китем буенча – икенче, инвалидлык буенча беренче урында тора. Һәм, иң аянычы, инсульт кичерүченең нибары 10 проценты гына үз эшенә кире әйләнеп кайта. Чир авыру кешенең генә түгел, туганнарының, якыннарының да тормышын тамырдан үзгәртә. Инсульт илне икътисадый югалтуларга дучар итә. Мисалга, АКШта аннан күрелгән зыян ел саен 65,5 миллиард сумнар белән бәяләнә. Чыны да шулай: авыру хастаханәдә дәвалана, анда медицина җиһазла­рын­нан файдаланалар, табибка һәм медицина персоналына хезмәт хакын да шунда кертеп исәпләсәк... Моннан тыш, тернәкләндерү курслары һәм дәвалауны алга таба өйдә дәвам итү өчен киткән чыгымнарны да онытмыйк.

Соңгы кырык елда Көнбатыш Европа, Төньяк Америка һәм Япония илләрендә кимү күзәтелсә дә, инсультның «яшәрүе» нык борчуга сала. Иң югары күрсәткеч, әйткәнемчә, безнең илдә. Инсультка китерүче сәбәпләрнең берсе – тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр икәне һәркайсыбызга мәгълүм инде. Бездә әлеге ямьсез күренешләр, кызганычка каршы, яшәеше­безгә әверелеп бара. Боларга илдә барган кризисны, эшсез калуны, җитешсезлекне, гаиләдәге проблемалар­ны да өстик. Соңгы ун елда бу чирнең эшкә сәләтле кешеләр арасында 30 процентка үсүе аеруча борчуга сала. Авырый башлауның беренче аенда 34,6 проценты, ел дәвамында – шуларның яртысы үлә. Инсульттан соң аларның өчтән бере ярдәмгә мохтаҗ, 20 проценты кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмый. 

 Сез санап үткән инсульт «уятучы» сәбәпләр – алар бар һәм алга таба да булачак. Ничек, ни рәвешле көрәшергә соң бу афәткә каршы?

– Инсультка, гадәттә, неврологик проблема дип карыйлар. Чынында, неврологлар инсульт кичергән авыруны сихәтләү һәм тернәкләндерү өчен җаваплы. Инде баш мие зарарлангач, эш шуңа кадәр барып җиткәч, дөресен әйткәндә, әллә ни майтарып та булмый. Хәтта ишемик инсультны дәвалауда бердәнбер нәтиҗәле алым дип саналган тромболизиска да ул чагында зур өметләр баглап булмый. Шуның өчен без һәрчак пациентларны кисәтә киләбез: инсультка каршы көрәштә иң үтемле юл – халык арасында аңлату эшләре алып бару, чирне икенчел кисәтү чаралары. Ә бу исә, үзегез аңлыйсыз, зур һәм системалы оештыру эшләре алып баруны таләп итә, күп акчалар сорый. Инсультны кисәтү – ул медицина проблемасы гына түгел, социаль проблема да. Ни өчен без мәсьәләнең бу ягына аеруча игътибар бирергә мәҗбүр? Чөнки 70 проценттан күбрәгебез – инсультны беренче мәртәбә кичерүчеләр.

Кабатлап әйтәм, сәламәт яшәү рәвеше өчен тәмәке тартуга, эчкечелеккә каршы алып барылган дәүләт чараларының әһәмияте искиткеч зур. Әйтик, бүгенге көндә тәмәкедән баш тарту, кан басымын көйләү, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары чирләрен китереп чыгаруны күпкә киметү мөмкинлеге тудыра торган бәхәссез дәлилләр бар. Аңлашыла ки, беренчел кисәтү – чиргә каршы иң нәтиҗәле һәм финанс ягыннан файдалы юл булып тора. Начар гадәтләрдән арыну, дөрес туклану, физик активлыкны күтәрү, кан басымын көйләп тору, тазарып китмәү (тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр турында әйтеп тә тормыйм) – инсультларның 80 процентын кисәтергә булыша.

Шуңа күрә, көн саен ярты гына сәгать булса да урамда йөреп керергә тәкъдим итәм. Өлкән яшьтәге кешеләргә артык күп физик көч түгү дә әйбәт түгел. Инсультны кисәтүдә туклануның да әһәмияте бик зур. Үсемлек мае, диңгез продуктлары белән әзерләнгән яшелчә-җимешле диетадан да әйбәте юк. Шикәр диабеты булган авыруларга исә, иң беренче чиратта, кан басымын көйлисе (130/80 мм һәм аннан да күбрәк). Статин һәм тромбоцитар препаратлар куллану да файдалы гына. Гомумән, статин – ул кан сүлендә холестеринны түбәнәйтүче һәм шуның белән бергә ишемик инсульт тудыру куркынычын киметүче иң яхшы дарулардан санала. Ул әйбәт үзләштерелә, аның организмга өстәмә тәэсире юк диярлек. Аның белән дәвалану өчен нибары канга биохимик анализ ясатырга кирәк. Инсульт куркынычы янаган 90 мең авыру арасында үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, статинны биш ел дәвамында куллану бу чирне күпкә киметә.

Монысы – кисәтү чаралары. Сез бит әле медицина өлкәсендә югары уңышларга ирешкән табиб кына түгел, ә бәлки, республикада беренчеләрдән булып Баш кан тамырлары үзәген оештырган, бу чирне дәвалауга системалы килү проблемасын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән җитәкче дә. Үзәк башкарган эшләр турында сөйләсәгез икән?

– Татарстанда инсультлы авыруларга ярдәм күрсә­түнең халыкара принципларын беренче мәртәбә без 2006 елда, Казан шәһәренең Регионара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге базасында файдалануга керештек. Шул ук елны ишемик инсульт-ны дәва­лау өчен тромболитик терапия – тромболизис алымы да уңышлы кулланыла башлады. Ә инде 2007 елдан республикада тәүге тапкыр Баш кан тамырлары үзәге ачу өчен министрлыкның эшче төр­кеме оештырылды. Үзәк дигәч тә, аның матди-техник базасы, тәҗрибәле белгечләре булырга да тиеш бит әле. Дөресен әйткәндә, бердәм халыкара стандартларга җавап бирердәй итеп дәвалау – ул зур җаваплылык йөкли. Бер үк вакытта Үзәкне тромболитиклар белән тәэмин итү өчен максатчан программа эшләнде. 2008–2011 елларда Татарстанда бердәм принцип буенча әкренләп унбер, ә бүгенге көнгә унөч Үзәк эшли башлады. 2006 елдан бирле 600 дән артык тромболизис (баш миенә кан килүне тәэмин итү өчен махсус препарат салына) үткәрелгән. Баш­карган эшләребез турында республика, Бөтенроссия һәм халыкара конферен­цияләрдә сөйләдек, нәтиҗәләре фәнни журналларда басылып чыкты. Илнең күп кенә регионнарында тромболитик терапия технологиясе буенча мастер-класслар үткәрдек. Хәзер безгә тәҗрибә уртаклашырга кайлардан гына килмиләр!

Тромболитик терапиянең уңышы турында бөтен кагыйдәләр төгәл сакланганда гына сөйләп була: бу, әйтик, инсульт билгеләре (кул-аяклар ойый, авыз чалшая, сөйләм акрыная, баш әйләнә, күңел болгана, гәүдәне тотып булмый һәм башкалар) күренүгә үк авыруны хастаханәгә озату... Биредә сәгатьләр түгел, минутлар хәл итә. Шуңа да «үтәр әле» дип ятарга һич тә ярамый. Табибларның: «Вакыт – баш мие», дигән концепциясе мондый чакта авыруга ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлата. Чөнки инсульт та, йөрәк өянәге шикелле, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ чирләр исәбенә керә. Бөтен диагностик ысулларны куллану – терапия һәм мониторинг үткәрү, кирәк икән, югары технологик ысулларны эшкә җигү, шундук тернәкләндерү чараларына керешү... баш миенең тукымасын саклап калуга көйләнгән системада бер генә чылбырны да төшереп калдырырга ярамый. Мондый вакытта авыруны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, баш миенә һәм йөрәгенә ультратавыш диагностикасы, компьютер томографиясе, йөрәк-кан тамырларына лаборатория мониторингы уздыралар. Иң мөһиме: янәшәдә бөтен кирәкле белгечләр – нейрохирург, кардиолог, кан тамырларын дәвалаучы хирург һәм башка белгечләр булырга тиеш. Инсульт билгеләре күренүгә, авыруны ишек төбеннән хастаханәгә («Ишектән – энәгә») иң кыска юл белән алып барып җиткерү өчен һәр үзәк үзенең маршрутын булдырды.

Ишемик инсультка аерым тукталасы килә. Ул, гадәттә, берничә секунд, минут дәвамында «уяна» һәм төрле неврологик үзгәрешләр аша чагыла. Мондый хәлдә ашыгыч рәвештә, әйтик, ярты сәгать эчендә, пациентка компьютер томографиясе яки магнитлы резонанс томографиясе үткәрелергә тиеш. Бигрәк тә әле тромболизис ясау мөмкинлеге бар чагында. Баш миендәге үзгәрешләрне компьютер томографиясе күрсәтә. Биредә кеше гомере минутлар-сәгатьләр белән исәпләнә! Ишемик инсультлы барлык пациентларга беренче тәүлектә үк аспирин билгелиләр. Бер атнадан ул башка препарат белән алыштырылырга мөмкин. Әлбәттә, ишемик инсультны ничек дәваларга кирәклеген бер сүз белән генә әйтеп булмый. Аның нечкәлекләрен бары медиклар белә. Шунысын әйтә алам: хәзер инсультны кисәтү һәм дәвалау, пациентны тернәкләндерү бөтен җәмгыятебез проблемасы, дәүләт эшенә әверелде. Бу исә әлеге мәсьәләне хәл итүгә төрле медицина, җәмәгать һәм дәүләт оешмаларының берләшүе кирәклеген аңлата. Һәм соңгысы: инсульт кичергән кеше, һичшиксез, социаль тернәкләндерү үзәкләре, социаль хезмәткәрләр ярдәменә мохтаҗ. Ә безнең илдә бу хезмәт эшчәнлеген камилләштерү өчен бик күп көч куярга кирәк әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар