Урта гасыр алхимигы Парацельс бу үлән турында болай дип язып калдыра: «Җирдә үскәннәрдән йөрәк өчен иң файдалысы».
Ә Әбүгалисина аны баш миен ачучы үлән дип атый. Бүгенге чор тикшеренүләреннән күренгәнчә, чынлап та, бу үләндәге феноллар нерв күзәнәкләрен саклый, аларның гомерен озайта.
Нинди тылсымлы үлән соң бу, дип сорарсыз. Барыбызга да яхшы таныш, күпчелек бакчаларда очратып була торган мелисса ул.
Ул шактый яхшы өйрәнелгән. Аның составында цитраль, циронеллаль, мирцен, гераниолдан гыйбарәт булган эфир майлары бар. Ул калий, кальций, магний, магний һәм тимергә бай.
Мелиссаның файдалы үзлекләрен халык медицинасы гына түгел, рәсми медицина да таный. Бүгенге медицинада мелисса неврозларны дәвалаганда кулланыла.
Ул баш авыртуын баса. Мигреньне басарга булыша.
Вегетатив-кан тамырлары дистониясен вакытында хәлне җиңеләйтә.
Хатын-кызларга климакс вакытында булыша.
Тынычландыра.
Йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә.
Бәвелне арттыра.
Авырлы ханымнарда була торган токсикозны бетерә.
Эчәклектәге газларны киметә.
Ашкайнату органнарына әйбәт тәэсир итә.
Арыганлыктан файдасы бар.
Борынгы халык табиблары мелиссаны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалаганда еш кулланган.
Мелиссаның судагы төнәтмәсе йөрәк эшчәнлеген көйли, йөрәк ритмын акрынайта, кан басымын төшерә, баш миенең кан белән тәэмин ителешен яхшырта.
Грек табибларының мелиссаны тын беткәнне (астма), көзән җыеруны һәм истериягә бирелүне дәвалар өчен тәкъдим иткәне билгеле.
Мелисаның судагы төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы вакланган үләнне 2 стакан кайнар суга салып, томалап торып төнәтәләр. Шушы күләмне көн дәвамында эчеп бетерәләр.
Гадәттә, мелиссаны 10-20 көн эчкәннән соң, 1 ай тәнәфес ясыйлар.
Арыганны бетерү өчен мелисса, меңьяфрак, ак әрем, зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, нарат бөресе, камыш тамырын бергә төнәтеп, шушы төнәтмәне ваннадагы суга кушып, 15-20 минут тыныч кына ятарга кирәк.
Йөрәкне дәвалар, баш әйләнгәнне бетерү өчен мелиссаның спирттагы төнәтмәсен әзерлиләр. 25 г үләнне 100 мл ак аракыга салып, 8-10 көн тоталар. Аннары сөзеп, көнгә 3 тапкыр 15 шәр тамчыны суга тамызып эчәләр.
Мелисса бик шифалы, бик тәмле үлән булса да, аның белән дәваланганда сак булырга, башта табиб белән киңәшергә кирәк. Мелиссаны түбән кан басымлы кешеләргә, артык хәлсез, гел йокымсырау хәлендә булганнарга эчәргә ярамый. Шулай ук аның йөрәк ритмын киметүен дә истән чыгармаска кирәк, болай да йөрәге сүлпән эшләгән кешеләргә мелиссаны эчү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк