Җиләкле алан

Халык календаре сынамышларыннан чыгып караганда, июль ае сезнең өчен күңелле сөенечләр, көтелмәгән ачышлар ае булачак. Мәгълүм ки, халыкта 7-12 июльне “җиләкле” чор дип йөртәләр. Барлык сынамышлар буенча да нәкъ менә шушы көннәрдә иң беренче җиләк өлгерә. Һәр көн иртә-кич, бакчага чыгып, яшел яфракларны аралый-аралый, тәүге җиләк эзлибез. Һәм, ниһаять, беренче кып-кызыл җиләк күзгә ташлана. Иң тәмлесе, иң хуш ислесе! Дөрес, җиләкләр пешәчәк тә пешәчәк әле. Әмма иң беренчесенә җитми инде.
Тәмле вә татлы булу өстенә җир җиләге дә, бакча җиләге дә кеше өчен искиткеч файдалы, чөнки алар В, Р, РР төркеме витаминнарына, җиңел үзләштерелүче углеводларга, шулай ук Менделеев таблицасының яртысын диярлек тәшкил итүче минераль матдәләргә бай санала. Шуңа күрә җиләкнең шул шифалы матдәләре күп кенә сырхаулардан нәтиҗәле дару булып тора. Мәсәлән, бавыр, ашказаны, эчәкләр эшчәнлеген нормальләштерә, балаларда һәм аеруча йөкле хатыннарда азканлылык булганда кан составын яхшырта, бәвел кудыртуга уңай йогынты ясый, кайбер йөрәк-кан тамырлары авыруларын да дәвалый.
Шулай ук глюкоза белән фруктозага, лимонлы һәм алмалы органик кислоталарга, С витаминына (25%), В төркеме витаминнарына, А провитаминына бай булган кура җиләге дә күп авыруларны дәваларга булыша. Мисал өчен, салкын тигәндә кура җиләге вареньесы белән чәй эчүдән дә үтемлерәк чара юк. Авыру сизелүгә үк көнгә өч-дүрт тапкыр кура җиләкле кайнар чәй эчсәгез, даруларның кирәге дә булмас.
Тамак ялкынсынганда 2 аш кашыгы вакланган кура яфрагын 2 стакан суда пешереп, шул төнәтмә белән һәр 2 сәгать саен тамагыгызны чайкагыз. Файдасын бик тиз тоярсыз.
Ашказаны авыртканда, эчәк эшчәнлегендә кыенлык булса, 2 чәй кашыгы кура җиләген 2 стакан кайнар суга салып болгатыгыз да, шуны яртышар стаканлап, көнгә 4 тапкыр эчегез. Нәтиҗәсе берничә сәгатьтән соң ук сизеләчәк.
Кыскасы, июль аенда организмны рәхәтләнеп витаминлы җиләкләр белән туендырыгыз. Ашагыз, дәваланыгыз, шифасын табыгыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.