Эчем авырта

Еш кына бу чирне аналыктан тыш йөклелек, йә булмаса, аппендицит белән бутыйлар. Чөнки аның бөтен билгеләре шуңа туры килә: эч астан каты авырта башлый, пульс ешая, авыру шок хәленә килә, аңын җуя. Кайчак сөт бизләреннән сыекча бүленеп чыга, аналык җиңсәсеннән күрем тоткарланып торганнан соң күзәтелә торган көрән-пычрак бүлендек килә. Әмма бу аппендицит та, йөклелек галәмәте дә түгел, ә бәлки, апоплексия, ягъни аналык бизләре — күкәйлекләрнең шартлавы.
Әйе, мондый хәлдә эч тулгак тоткандагы сыман чәнчеп авырта һәм ул дүртәр сәгать дәвам итәргә мөмкин. Авыру хәлсезлектән, баш әйләнүдән, баш авыртудан, күңел болганудан, косасы килүдән, еш йомышлаудан зарлана. Бармаклар белән капшап караганда, бигрәк тә оча башы сөяге, касык, кендек тирәсе, аяклар авырта. Корсак куышлыгына кан киткәндә, эч кабара. Аналык муентыгының урыныннан күчүе аркасында көчле авыртулар башлана. Кан анализы үзе әллә ни үзгәрешләр күрсәтми.
Апоплексия булганда, күкәйлек тукымасына кан сава һәм шуннан корсак куышлыгына кан китә. Авыруның хәле шул дәрәҗәдә кискен-хәтәр була ки, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Биредә инде бары хирурглар гына булыша ала.
Бу күренеш күбрәк яшь хатын-кызларда очрый. Ул үсмер кызларда, җенси тормыш белән яшәмәүче хатыннарда да булырга мөмкин. Апоплексиянең хатын-кыз чирләре арасында өченче урында торуы, кайта-кайта кабатлануы, аның җитди проблемага әверелә баруы хакында сөйли. Моның сәбәбен галимнәр бүгенге көнгәчә ачыклап бетерә алмый әле. Шулай да, тышкы һәм эчке факторлар тәэсирендә күкәйлек тукымасында үзгәрешләр китереп чыгарган берничә сәбәпне тәгаен генә әйтеп була хәзер.
Бу – авыр күтәрү, эчнең имгәнүе, төрле операцияләр кичерү, кече оча сөяге тирәсендә ялкынсыну, аналыкның дөрес урнашмавы, психик тетрәнүләр... Күпчелек очракта ул хатын-кызның җенси активлы-гы чорында күзәтелә. Чир күрем вакытының теләсә нинди бер көнендә – цикл уртасында, яисә күрем алдыннан, яки аның тоткарлан-ган чагында баш калкыта. Аның күрем циклының 12-14 нче көнендә, яисә күремнән соң 20-22 нче көнендә башлануы да ихтимал.
Авыруларны, клиник билгеләренә карап, өч төркемгә бүләләр: беренче төркемгә аның чирне җиңелчә уздыра торганнары (күңел болгана, күкрәк, корсак тирәсе сызлый), икенче төркемгә авыртуы түзәрлек булганнары I дәрәҗәдәге шок (эчнең аскы өлеше авырта, хәл китә, йөз агара, косасы килә, күңел болгана, кеше аңын җуя) һәм өченче төркемгә авыр хәлдәгеләр (бертуктаусыз көчле эч авыртулар башлана, косасы килә, күңел болгана, салкын тир бәреп чыга, аяклар туңа, температура төшә, йөрәк тибеше начарая, пульс ешая,
эритроцитларда гемоглобин күләме нормадан 50 процентка түбән) керә.
Ничек дәваларга соң бу чирне? Беренче төркемгә керүчеләрне консерватив юл белән дә, мисалга, эчкә – астынарак салкын куеп, белладонна һәм антипирин шәме белән дә дәвалап була. Авырту көчәйгәндә, бозны җылымса сулы грелка белән алыштырырга да мөмкин. Икенче һәм өченче төркемгә кергән авыруларга исә бары оператив юл белән генә булышып була. Шунысын да искәртик: күкәйлек шартлаганын белүе бик кыен.
Бу чиргә бик сирәк (4-5 процент) очракта гына дөрес диагноз куела. Ник дигәндә, аның клиникасы башка чирләргә – корсак куышлыгы һәм оча сөягендәге үзгәрешләргә охшаган. Авыруны хастаханәгә көчле эч авыртулар белән алып киләләр. Шуңа да, иң элек, гинекологлар аналыктан тыш йөклелек йә аппендицит түгелме икән дип тикшерәләр. Шуннан соң гына хирурглар, урологлар ярдәмгә килә. Диагноз тиз һәм дөрес куелырга тиеш. Операцияне кичектерү бәхет-сезлеккә китерергә мөмкин.
Бу очракта ультратавыш тикшере-нүләр эшкә җигелә. Ул зарарланган күкәйлектә соры тәнчекләр барлык-ка килүен – эчкә кан савуны күрсәтә. Моннан тыш, лапароскопия үткәрелә. Әлеге ысул төгәл диагноз кую белән бергә, организмдагы теләсә нинди үзгәрешләргә төзәтмә кертү мөмкинлеге бирә. Һәм, әлбәттә инде, дөрес диагнозны операция вакытында бары хирург кына куя ала.
Аналыктан тыш йөклелек
Бу – хатын-кыз тормышына җитди куркыныч тудыра торган гайре табигый күренеш. Аталандырылган күзәнәк аналыкта түгел, ә аның тышында үсә башлый, күп чакта аналык көпшәсенә ябышып кала. Ул шулай ук күкәйлекләрдә һәм корсак куышлыгында да булырга мөмкин. Аналыктан тыш йөклелек күбрәк 35-44 яшьтәге хатын-кызларга яный. Бу очракта хроник ялкынсыну белән җәфала-нучылар аеруча сак булырга тиеш. Авырга узмау өчен кулланыла торган контрацепцияләрдән сакланырга киңәш итәм. Мондый хәлдә аналык көпшәсендә аталандырылган күзәнәк аналыкка эләгә алмый. Сәбәбе – аналык көпшәсенең томалануы яисә аның кыскаруы бозылу. Аналыктан тыш йөклелекнең билгеләре гел күкәйлекләр шартлагандагы хәлне кабатлый: күңел болгана, косасы килә, ис сизми, тәм тоймый башлыйсың, йоклыйсы килә, хәлсез-лек күзәтелә. Шулай да, аны сөт бизләренең катып китүеннән, күремнең тоткарлануыннан чамаларга була. Әйтик, күрем тоткарлануның икенче-өченче атнасында эч асты тулгак тоткандагы шикелле авырта, җенес юлыннан кара-кучкыл канлы бүлендек килә башлый. Аналык көпшәсе шартлаганда, корсак куышлы-гына кан китә, эч китәргә дә мөм-кин. Аналыктан тыш йөклелекне – корсак куышлыгына кан килүне – бары оператив юл белән – операция ярдәмендә генә туктаталар. Мондый вакытта кинәт кенә хәлсезләнү, аңны җую күзәтелә. Авыруның йөзе агара, салкын тир бәреп чыга, сулыш алуы кыенлаша, пульс ешая, кан басымы төшә, эч кабарып киткәндәй була.
Бу хәлдә күрем тоткарлануның 4-7 нче атнасында гинекологка күренегез. Бүгенге диагностиканың мөмкинлекләре бик киң аның. Ләкин еш кына аны УЗИ да күрсәтми. Хатын-кыз бу очракта үзе игътибарлы булырга, билгеләре күренсә, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм, әлбәттә инде, кече оча сөягендәге ялкынсынуны вакытында дәвалау, авырга узганчы ук хламидия, микоплазма, уреаплазма һәм башка шундый микробларны ачыклау өчен ирең белән бергә комплекслы тикшеренү узарга кирәк.
Кызганычка каршы, операция кичергән пациенткаларның яртысыннан күбрәгендә эчке бизләр (эндокрин) һәм вегетатив кан тамырлары эшчәнлеге бозыла. Нәтиҗәдә, хатын-кыз балага уза алмый, аңа кабат аналыктан тыш йөклелек куркынычы яный.
Шуңа да операциядән соң һәр хатын-кыз ялкынсынуны кисәтү максатында тернәкләндерү курс-лары уза. Иң яхшысы, чирне алдан ук кисәтеп кую...
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.