Салкынга да, эссегә дә, корылыкка да чыдам бу үсемлекнең русча атамасы татарник колючий. Без исә аны шайтан таягы дип йөртәбез.
Россиянең урта полосасында күпләп үсә, буш торган басуларны, коры тау битләрен ярата. Июнь аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Чәчәкләре ачык кызгылт шәмәхә төстә. Сабагы биек, чәнечкеле. Яфракларында да чәнечкеләре бар.
Дару буларак шайтан таягының яфракларын һәм чәчәкләрен җыялар. Әлегә кадәр аның файдалы үзлекләре тулысынча өйрәнелмәгән.
Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк тибешен көчәйтә;
шома мускулларның тонусын күтәрә;
көзән җыерудан котылырга булыша;
бәвелне арттыра;
тышкы яктан аккан канны туктатырга ярдәм итә.
Халык медицинасында шайтан таягы тире авыруларын дәвалаганда актив кулланыла.
Борынгы халык табибларының аның ярдәмендә тире яман шешен дәвалавы билгеле.
Псориаз, тире туберкулезы, экзема чиреннән файдасы барлыгы мәгълүм.
Онкологик операцияләр кичергәннән соң кешенең хәлен җиңеләйтергә булыша.
Ревматизм авыруын дәваларга ярдәм итә.
Бәвел юлларындагы авыруларны кисәтә һәм дәвалый.
Түбән кан басымын күтәрә.
Шайтан таягының судагы төнәтмәсен ясар өчен: 1 аш кашыгы вакланган яфрак һәм чәчәкләргә 1 стакан кайнар су коеп, 10 минут сүрән утта кайнатканнан соң, 20 минут төнәтәләр. Аннары сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Шайтан таягы агулы үлән түгел, аны дәвамлы эчәргә дә була. Ләкин аз гына күләмдә эчкәндә ул нерв системасына ярсыткыч ролендә тәэсир итә, ә күп күләмдә, киресенчә, нерв системасын сүлпәнләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк