Бизләрегез тәртиптәме?

Кешедәге эчке бизләр системасы безнең бөтен организмның эшчәнлеген җайга салып торучы координатор ул. Анда ниндидер тайпылышлар булу шактый җитди авыруларга, шулай ук балага уза алмау, узган очракта да, йөклелекне ахыргача күтәрә алмау кебек проблемаларга китерергә мөмкин.
Журнал укучыларыбызның сорауларына югары категорияле табиб, рефлексотерапевт Альбина ХИСАМОВА җавап бирә.
Өч ел инде балага уза алмыйм. Гинеколог: «Әни була алмавыгызның сәбәбе эндокрин системаның эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин», — ди. Әмма мин калкансыман биземне тикшерттем инде, анда бернинди дә тайпылышлар юк.
О. Камалетдинова, Казан.
– Калкансыман биздәге үзгәрешләр генә балага уза алмауга сәбәп була алмый. Хатын-кыз организмындагы бик күп процессларга гипоталамус-гипофиз-күкәйлек системасы тәэсир итә. Һәм шушы системадагы тоткарлык, өзеклек аркасында «эндокрин кысырлык» килеп чыга. Цикл бозыла, күрем сирәк һәм бик аз килә башлый, овуляция булмый. Шушылар аркасында хатын-кыз балага уза алмый. Әлеге тайпылышлар еш кына аналыкның лайлалы тышчасы үсешен дә үзгәртә. Күкәй яралгысы аңа берегеп китә алмый – йөклелек өзелә.
Гормоннар ярдәмендә дәвалау белән беррәттән, «эндокрин кысырлык» вакытында рефлексотерапия ысулы да еш кулланыла хәзер: кул-аяктагы, умыртка баганасындагы, муендагы кайбер актив биологик нокталарга бик кечкенә күләмдәге электр тогы белән тәэсир итәләр. Нәтиҗәдә, организм үзенә кирәк гормоннарны үзе эшләп чыгара башлый.
Эчке бизләр системасында проблемалар булу аркасында нәсел калдырырга сәләтсезлек ирләрдә дә очрыймы?
А. Сабирова, Түбән Кама.
– «Эндокрин система аркасында балага уза алмау», гадәттә, бары тик хатын-кызларга гына кагыла дип уйлыйлар. Әмма ул ир-атларда да була. Гомумән, гаиләдә бала булмауның төп сәбәбе күп вакыт хатын-кызның түгел, ә ир-атның сәламәтлегенә бәйле. Мәсәлән, тестостерон эшләп чыгару бозылганда спермограмманың күрсәткечләре начарлана. Ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсез икәнлеген ачыклау күпкә җиңел: аларда, хатын-кызлар белән чагыштырганда, моңа сәбәпләр азрак. Шуңа күрә табибка һәрвакыт икәү күренү хәерлерәк.
Балага узганчы ук йод препаратлары эчә башларга, ә йөкле вакытта ул даруларның күләмен тагын да арттырырга кушты табиб. Куркыныч түгелме икән соң бу? Организмда йод артып китү-китмәвен берәр ничек белеп булмыймы?
Э. Хәлиуллина, Казан.
– Йод безгә калкансыман бизнең әйбәт эшләве өчен кирәк. Табибыгыз дөрес әйткән, аны бала алып кайтырга уйлый башлагач ук эчәргә керешеп, йөкле чакта эчүне дәвам итәргә кирәк. Мәктәпкә кергән балалар исә кышын, дәресләр, укулар күп булган чорда, йодны даими кабул итәргә тиеш. Әмма йодны эчү калкансыман биз сәламәт булганда гына файдалы. Шуңа күрә башта УЗИ узарга, канны гормоннарга тикшертергә кирәк. Ниндидер тайпылышлар, төеннәр булганда, йодның артып китүе өстәмә катлаулыклар китереп чыгарырга мөмкин. Организмда йод артыкмы-түгелме икәнен ачыклауның иң гади юлы – тирегә йодтан челтәр ясап карау. Әгәр ул тиз бетә икән, димәк, сезгә йод җитми.
Калкансыман биземдә 5,7 мм зурлыгындагы төен бар. Табиб: «Төенегез кечкенә, аны әлегә күзәтеп кенә торырга кирәк», — ди.
Н. Гатина, Казан.
– Чынлап та, төеннәр кечкенә булганда аларны күзәтәләр генә. Зурлыклары 1,5-2 сантиметрга җитсә яки яман сыйфатлыга әйләнү куркынычы туса, хирург ярдәме кирәк булачак. Төеннәрне дару белән дәвалап булмый, әмма бүген альтернатив ысул буларак рефлексотерапия кулланыла. Әлеге ысул ярдәмендә кешенең иммун системасы үзгәргән күзәнәкләрне үзе таба һәм юкка чыгара башлый. Нәтиҗәдә, төеннәр кечерәя, ә кайвакыт юкка да чыга.
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.