Логотип
Сәламәтлек

Балык ашагыз, озын гомерле булырсыз!

Медицина белгечләре кеше үз организмына файдалы ризык­лар ашарга тиеш, диләр. Мәсәлән...

Акыл ияләре фикеренчә, кешенең сәламәтлеге аның нәрсә ашавына бәйле. Әгәр шулай икән, сәламәт булып озаг­рак яшәү өчен нинди ризыклар белән тукланырга кирәк соң? Медицина белгечләре кеше үз организмына файдалы ризык­лар ашарга тиеш, диләр. Мәсәлән...
 
Су. Сәламәтлек өчен минераль суларның газлы булганы һәм во­допровод суы файдалы түгел. Эчә торган суны билгеле бер чишмәдән яисә кибеттән сатып алу яхшырак.
Файдасы. Кеше тәненең 80-90 проценты судан гыйбарәт. Шунлык­тан, организмның яшәеш эшчәнлеге өчен су бик зарур. Моннан тыш, су организмнан кирәкмәс алмашу матдәләрен дә юдырта.
Норма. Кеше көнгә иң кимендә 2 литр су эчәргә тиеш. Күбрәк булган саен отышлы.
 
Баклажан. Калий, кальций, фосфор, тимер, клетчатка, С һәм В ви­таминнары, бета-каротинга бик бай.
Файдасы. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген яхшырта, бактерияләрне бетерә, алмашу матдәләрен чыгарта, кандагы холестеринны киметә, ате­росклеротик төерләр ясалуга каршы тора, радиоактив элементларны чыгара.
Норма. Атнага 2-3 тапкыр 100-200 грамм.
Ничек әзерләргә? Мичтә яисә томалап пешерергә. Кыздырылган бак­лажан файдалы түгел, ул үзенә күп май җыя.
 
Абрикос Һәм күрәгә. Органик кислота, бета-каротин, С, РР, В1, В2, В15 витаминнары, магний, калий, кальций, тимер, фосфор, натрий, бакыр, кобальт, йод, никель, көмеш һәм титанга бай.
Файдасы. Барлык органнар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Эчәкләр, бөер, бавыр эшчәнлеген, матдәләр алмашын, күзнең күрү сәләтен, кан йөрешен яхшырта. Ашказаны согы кислотасын нор­мальләштерә, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.
Норма. Көнгә 3-5 данә.
 
Кедр чикләвеге. Аксым, клетчатка, Е, С, Д витаминнары, лизин һәм метионин аминокислоталарына бик бай. Йөз грамм чикләвектә кешегә кирәкле көндәлек йод, марганец, бакыр, цинк, кобальт нормасы бар.
Файдасы. Чикләвек ашау нерв көйсезлекләреннән саклый, бөерләрне, сидек куы­гын, ашказаны-эчәк юлларын төрле зарарла­нулардан саклый.
Норма. Көнгә бер тапкыр 100 грамм.
 
Кара җиләк. С һәм В витаминнарына, калий, магний, клетчатка, рибофлавинга бай.
Файдасы. Баш мие эшчәнлеген һәм күзнең күрү сәләтен яхшырта.
Норма. Көнгә 100-150 грамм.
Ничек әзерләргә? Кара җиләкне су­ыткычта катырып яисә шикәр комы белән төеп, кышка әзерләп куегыз.
 
Тәрәч балыгы. Яхшы сыйфатлы аксымга, аминокислоталарга һәм А, Д, Е, В группасы витаминнарына бай.
Файдасы. Тән тукымасы төзелеше өчен бик тә зарур, иммун системасын чыныктыра, атеросклероздан саклый.
Норма. Һәр 3-5 көн саен 300- 500 грамм.
Ничек әзерләргә? Мичтә яисә суда томалап пешерергә. Уха яисә котлет ясарга да мөмкин.
 
Помидор. Ликопинга, Е, РР, С вита­миннарына, каротинга, хромга, клетчатка­га бик бай.
Файдасы. Матдәләр алмашын нор­мальләштерә, яман шеш авырулары үсе­шенә каршы тора.
Норма. Көнгә 2 помидор.
Ничек әзерләргә? Чи помидор яратмаучы­лар томалап пешерергә мөмкин.
 

Теги: озаграк яшәү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар