Логотип
Сәламәтлек

Балада аутистик спектр авыруының билгеләре

«Соңгы вакытта мөрәҗәгать итүчеләр арасында, аутистик спектр белән авыручы балалар саны күбәеп китте», – ди Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологы Илгизә ИСМӘГЫЙЛОВА. Бу авыруның билгеләре бала гомеренең беренче ике елында ук куренә башларга мөмкин.


Бу хакта сөйләшергә яратмыйлар. Әни кешенең баласының авыру булуы белән килешәсе килми, шуңа хастаханә юлын таптарга да ашыкмый. Аннан соң  бар да җайланыр дигән өмет тә бар бит әле. «Соңгы вакытта мөрәҗәгать итүчеләр арасында, аутистик спектр белән авыручы балалар саны күбәеп китте», – ди Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологы Илгизә ИСМӘГЫЙЛЕВА. Бу авыруның билгеләре бала гомеренең беренче ике елында ук куренә башларга мөмкин.

Белгеч  әйтүенчә, менә шундый билгеләргә игътибар итәргә кирәк.

1. Андый баланы башка кешеләр белән аралашу кызыксындырмый. Нормаль үсеш алган бала белән чагыштырганда, аутистик спектр белән авыручы балалар кубрәк вакытны ялгызлары гына үткәрә, кешегә тартылмый, балалар бакчасында да беркем белән уйнамый. Исеме белән эндәшкәндә дә җавап бирми, күзгә карамый. Караса да, фокусны озак тотып тора алмый. 
2. Үз-үзен тотышында хәрәкәтләр кабатлана: бер урында әйләнеп тора, кулларын гел бертөрле итеп селкетә, бертуктаусыз бер урыннан икенче урынга күчеп йөри...
3. Күбесе бер күнеккән ризык кына ашый. Бер өйрәнгән юл белән генә йөри, башка юлдан китсә, агрессив эмоцияләрен чыгара.
4. Аутистик спектр белән авыручы балаларны уенчыклар бик кызыксындырмый, гадәттә уенчыкларны бер рәткә тезергә яраталар.
5. Аларның сөйләмендә тайпылышлар күзәтелә. Күбесе сөйләшә белми, төрле авазлар гына чыгара. Мультфильмнан яки кешеләрдән ишеткән сүзтезмәләрне гел кабатлап торалар.
6. Аутистик спектр авыруының иң беренче билгеләрен бала берничә айлык вакытында ук күзәтергә була. Ул бала әнисен күргәч яки әни сүзен ишеткәч, эмоциональ реакция бирми, әнисен танымый, таныса да, аңа тартылмый. Нормаль үсеш алган балаларга хас беренче авазлар аутизм белән авырган балаларда бөтенләй дә күзәтелми.


Санап киткән билгеләр балаларда күзәтелсә, әти-әниләргә нишләргә?
Аутистик спектр авыруының билгеләре даими рәвештә өч ай вакыт аралыгында күренсә, табибка барырга кирәк. Берничә айлык баланың авыру билгеләре ике атна давамында күзәтелергә мөмкин. Игътибар белән күзәтеп барганнан соң, ата-ана  педиатрга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Педиатр баланы карап, авыру билгеләрен ачыкласа, психиатрга юллама язып бирә. Әмма дә ләкин балада күзәтелгән билгеләр бик борчыса, күп булса, ата-аналар туп-туры табиб-психиатрның үзенә мөрәҗәгәть итсәләр, ялгыш булмас. 

Язма Республика клиник психиатрия хастаханәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар