Ата казга сәлам бир!

Без балачакта муенга салкын тиеп, башны боруы кыенлышса, «Ата казга сәлам бир! Шуннан соң бетә», – диләр иде. Башкалар ишетә күрмәсен, дип, казлар көтүе белән шыпырт кына исәнләшеп киткән чаклар булды. Ярдәме тиде микән, юкмы – менә анысын хәтерләмим.
Җәй җиттеме, башлана инде. Муенга җил бәргән, билгә салкын тигән, тамак шешкән... Машина тәрәзәсен ачып, җилдә җилфердәп йөрү, ачык тәрәзә янында йоклау, аркага кондиционер өреп торуы, үтәли җилдә утыру – менә аның сәбәпләре.
Машина тәрәзәсен ачып йөрү күбрәк муенга бәрә. Миозит – муен мускулларының ялкынсынуы ул. Муен сызлый, башны боруы кыенлаша, кайвакыт сызлану җилкәләргә дә күчә. Муенны язабыз, дип, күп кеше массажга ябырыла. Әмма ялкынсынган мускулга массаж булышмый. Киресенчә, сызлавы көчәячәк кенә.
Бу очракта ялкынсынуга, шешенкелеккә (отечность) каршы майлар куллану яхшырак булачак. Кан әйләнешен яхшырту өчен, җылытучы майлар да кулланырга була. Әмма җылыту белән артык мавыкмаска киңәш итә табиблар. Беренче көнне муенны артык боргаламаска (югыйсә нәкъ киресен эшлибез, авыртуы тизрәк үтсен дип, гимнастика ясаган булабыз бит), бик ышкымаска кирәк. Өченче көннән җиңелчә гимнастика ясарга була. Җиңелчә генә җылыту да ярдәм итә.
Иң хәтәре – үтәли җил
Җәй көне табибларга колак сызлау, отит белән дә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Вакытында дәваланмаган отит колак пәрдәсенең ялкынсынуына китерә ала. Бу – беренчедән, бик сызлый, икенчедән, чукраклыкка да китерүе ихтимал.
Үтәли җил аркасында килеп чыга торган чирләр бу гына түгел. «Тройничный нерв» ялкынсынуының да сәбәбе биткә туры өргән җил була ала. Бит мускулы параличының да (шуның нәтиҗәсендә битнең бер якка чалшаюы) сәбәбе күп очракта шул үтәли җил.
Ничек кенә сәер булмасын, ангина, бронхит, тонзиллит, радикулит, пиелонефрит кебек чирләр дә ешрак җәй көне – җәй челләсендә күзәтелә.
Сүз уңаеннан, радикулит билдә генә түгел, муенда да була.
Үтәли җилдән ничек качарга?
Өйдә берьюлы берничә тәрәзәне ачмагыз. Бигрәк тә стенаның кара-каршы ягында булганнарын.
Транспортта җил йөрми торган урынга басарга тырышыгыз.
Кондиционерның һава агымын мөмикн булганча өскә юнәлтегез, ә вентилятор белән утырган урыныгыз арасында ким дигәндә 2 метр ара булсын.
Бүлмәдә һава бик эсселәнеп китсә, дымлылыкны арттырып та температураны төшерергә була. Һава дымландыргыч (увлажнитель воздуха) булмаса, тәрәзә пәрдәләренә су сиптерсәң дә, бүлмәдәге һава сафланып китәчәк.
Җәй көне үзегез белән йон кофта, шарф яки шәл йөртегез. Эсседән соң кондиционер эшләп торган бүлмәгә керсәч кирәк була алар.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.