Логотип
Сәламәтлек

Ат кузгалагы. Ангинадан, стоматиттан, колиттан

Җәй ахырына таба юан сабак очында көрән орлыклары өлгергән бу үсемлекне танымаган кеше юктыр. Яфракларының тәме гади кузгалакны хәтерләтсә дә, зурлыгы белән аны күпкә узып китә ул. Ат кузгалагын ризык итеп кулланмыйлар. Ә менә дару үсемлеге буларак, ул шактый киң кулланылышта.

Дару өчен сентябрь башында кузгалакның тамырларын әзерлиләр. Казып алганнан соң аларны яфракларыннан арындырып, яхшылап юалар. Аннары вак кисәкләргә турап, җиләс урында яисә температурасы 60 градустан артык булмаган мичтә киптерәләр. 

Ат кузгалагы тамырында бөрештергеч матдәләр, флавоноидлар, К витамины, аскорбин кислотасы, органик кислоталар бар. 
Үзендә калий, кальций, магний, тимер, марганец, бакыр, цинк кебек макро- һәм микроэлементларны туплый. Аеруча тимергә, хромга, барийга бай. 

Халык медицинасында ат кузгалагын күбрәк эчәклек авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның: колит, энтероколит, геморрой, арт юлдагы җәрәхәтләрне дәвалау үзлеге рәсми медицинада да билгеле.

Ат кузгалагы препаратлары аз дозада – эчне катыра, ә күп дозада эчкәндә эчне йомшарта. Эчне йомшарту үзлеге 8–12 сәгатьтән соң башлана. Шуңа күрә аны төнгә каршы эчеп ятарга киңәш ителә. 

Ат кузгалагы бәвел куыгындагы полиплардан дәвалаганда кулланыла. 
Әчелеге түбән гастритны дәвалаганда ат кузгалагы комплекслы дәва чаралары белән бергә  билгеләнә. 
Авыз куышлыгы бозылганда: гангивит, стоматит булганда ат кузгалагы төнәтмәсе белән авыз эчен чайкату ярдәм итә. 
Борынгы халык имчеләре ат кузгалагы тамырын төнәтеп, тире авыруларын һәм корчаңгыны дәвалау өчен кулланган. 
Ат кузгалагы препаратлары кан басымын төшерә, нерв системасын тынычландыра. 

Ат кузгалагы тамырыннан төнәтмә ясау тәртибе: 5 г (2 аш кашыгы) кипкән һәм вакланган тамырга 200 мл кайнап суынган су коеп, «су мунчасы»нда 30 минут буе төнәтәләр. Утны сүндереп, 10 минут суытканнан соң, сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала стаканның 1/3 е күләмендә эчәләр. 
Эчәклек ялкынсынуын, арт юлдагы җәрәхәтне, геморройны дәвалаганда әлеге төнәтмәне төнгә каршы ярты стакан эчәргә киңәш ителә. 

Ат кузгалагы препаратларын авырлы ханымнарга, бөерләр ялкынсынганда, бәвел куыгында таш булганда, подагра белән авырганда, гиперкоагулемия булганда куллану тыела.
Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар