Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Татар җыры» фестиваленә 20 ел: сәхнәдә – танылган артистлар һәм фәрештә-балалар

​​​​​​​Татар эстрадасының һәр концерты менә шундый булса, бәлки аның дәрәҗәсе дә күтәрелер, халык та тәрбияләнер иде.

Татар эстрадасының һәр концерты менә шундый булса, бәлки, аның дәрәҗәсе дә күтәрелер, халык та тәрбияләнер иде.

Концерт бүләкләрдән башланып китте. «Барс Медиа» акционерларына сәнгатьне үстерүдә керткән өлешләре өчен республика бүләкләре бирергә сәхнәгә күтәрелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгышларны озакка сузмыйча, бергәләп концерт карарга киңәш итте. 

 

«Татар җыры» фестивале бик кыска булды. Бары тик 4 сәгать барды ул. Башка елларны алтышар сәгатькә сузылган концерттан, ел буе күзгә-башка күренмәгән җырчыларның сәхнәгә чыгып сикереп йөрүеннән алҗып бетәләр иде тамашачылар. Быел Мәскәүдән килгән режиссер тамашаны башкачарак күргән булса кирәк. Әйе, аның куелышы бераз үзгәргән иде. Беренчедән, артистларны тәкъдир итү «Евровидение» чагылышлары алган. Хәтерләсәгез, ул бәйгедә катнашучыларны кайсы илдән килгән шул илнең тарихы, тарихи урыннары белән бәйләп игълан итәләр. «Татар җыры»нда һәр җырчыны Татарстан башкаласының тарихи урыннарында төшереп, кыскача ул хакта сөйләп, видеоролик ясаганнар. Һәм бу бик кызыклы килеп чыккан. Икенчедән, ТМТV каналында фестивальдән туры трансляция алып барылды, шуңа күрә телевизор алдында утырган тамашачылар өчен җайлаштырылган иде. Фестивальнең алыштыргысыз алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин сәхнәдә әле алды, әле арты белән басып, әле залда тамашачылар арасыннан туры эфир алып барган камера алдында сөйләделәр. Фестивальнең тагын бер яңалыгы – моңа кадәр җырчыларга «Барс»лар өләшәләр иде, быел артистлар үзләре дә бүләк күтәреп килгән. Туган көнгә барып, җырлап кына кайту килешмәс дип уйлаган, ахры, оештыручылар. Моның өчен «Татар җыры»ның иҗат музее оештырылган. Аннан сәхнәгә куелган экраннардан туры эфир алып бардылар. Җырчылар өчен шактый кыенлык тудырды бу, чөнки алар, чыгышларыннан соң, алкышларны кабул итеп бетермичә дә, тизрәк сәхнә артына – иҗат музеена ашыкты. Күрәсең, вакыт секундлар белән саналды. Җырчы җырлап бетерү белән әлеге музейдан туры эфир алып барган Байбулат бүләк көтүе турында сөйли башлады. Җырчылар төрле булган кебек, алып килгән бүләкләр дә төрле иде. Мәсәлән, Әнвәр Нургалиев әфлисуннар, Әлфинә Әзһәмова уенчык КАМАЗ машинасы, Нәфкать Нигъмәтуллин өчпочмаклар алып килсә, Салават беренче алган «барс»ын, Идрис Газиев үз җырлары язылган пластинка, Ришат Төхвәтуллин яраткан микрофонын алып килгән иде. Кемгәдер бүләкне сорап алу әхлаксызлык булган кебек, әлеге иҗат музее да урынсыз кебек тоелгандыр. Югыйсә җыр үзе бүләк бит.

«Татар җыры» сәхнәсендә моңа кадәр елның иң популяр җырлары яңгыраган булса, юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары булды һәм аларның барысына диярлек тамашачы кушылып җырлап утырды. Иң җылы кабул ителгән хит, мөгаен, Айдар Галимовның «Кызыл розалар»ы булгандыр. Кушылып җырладылар да, сикереп торып биеделәр дә Айдар чыккач. Тамашачы аның ихласлыгын ярата шул. Ул үзе дә хитын җырлаганда, залга төшеп, кызыл роза чәчәкләре таратты. Айдар Галимовтан соң чыккан Салаватның кытыгы да килеп куйды бугай: «Аңа нишләсә дә ярый, ул бит кунак», – дип ишарәләде. Менә мин Башкорстанда тусам да, Татарстанда яшим, мине күбрәк яратыгыз дигән кебек. Салаватны яратмаган кеше юк, билгеле, шулай да Айдарны «үзебезнеке» дип яратучылар шактыйдыр дип уйлыйм. Концертта иң дулкынландыргыч чыгыш, мөгаен, Филүс Каһировныкы булгандыр. Тере тавышка җырлаган тамашада аңа тиңнәр табыламы соң? Юк, Ришат Төхвәтуллин бар бит әле. «Керим әле урманнарга» җырын а капеллага башкарды ул! Соңгы егерме елдагы иң истә кала торган хитын башкаручылар арасында Иркә дә бар иде. Җыры хит булу-булмавы бәхәс тудырса да, көчле тавышы аерылып торды аның. Киләчәктә Хәмдүнә Тимергалиеваны алыштыручы җырчы булыр кебек. Тавышы да килгән, кыяфәте дә. Фестивальдә фонограммасыз җырладылар, шуңа күрә дә Ләйсән Гыймаеваның «Яшьлегем чишмәләре»енең бөтен матурлыгы югалды да бетте.

 

Концертның кульминацион мизгеле, мөгаен, ап-актан киенгән бер төркем балалар чыгышы булды. Алар шушы берничә ел эчендә бакыйлыкка күчкән җырчылар – Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхи, Әлфия Афзалова, Әлфис Кыямов, Илһам Шакировның хитларыннан попурри җырлады. Әйтерсең, күктәге фәрештәләр «Татар җыры» сәхнәсенә төште. Бу дулкынландыргыч мизгелләрдә бик күп тамашачыларның күзләрендә яшь иде.

Мәскәүдән килгән режиссер эстрада йолдызларын әллә ни үзгәртмәсә дә, киенү рәвешләренә тәэсире булмый калмаган. Кычкырып торган төсләр, чуар, кыска итәкләр, күкрәкләре күренеп торган күлмәкләр юк дәрәҗәсендә иде. Зәвыклы, чын сәхнә киеме киеп чыккан җырчылар күзне иркәли шул.

Режисер Лина Арифулинаның финаллар остасы булуын белгәнлектән, концерт башлануга, моның ахыры нинди булыр икән дип баш вата башлаган идем. Алдан уздырган матбугат очрашуларында Элвин Грей катнашкач, тамаша башланганда видеороликларда да ул булгач, әллә ниһаять, концерт Салават һәм Элвин Грей дуэты белән тәмамлана микән дигән уй китмәде. Чөнки алар соңгы 20 елда эстрадада – ике феномен. Тик традиция буенча соңгы җырны Салават җырлады да, концерт шуның белән тәмамлады. Бар да элеккечә. Күрәсең, режисер концепцияне үзгәртергә теләмәгән, йә Элвин Грей авырып киткән, йә башка «сәяси мәсьәләләр» барлыкка килгән. Монысы инде гади тамашачы өчен билгесезлектә калды. Тик шунысы мөһим: татар җыры яши һәм сәхнәгә менеп җырлаучы лаеклы җырчыларыбыз да, шөкер, әлегә бар.

Фото: Рамил Гали, ТИ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар