Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар дөньясында вакыйга: «Әлиф»тән башладык!

Бу шаукымлы көннәрдә Казанның иҗади яшьләре арасында  үзенчәлекле бер дулкынлану яши. «Әлиф» хореографик спектаклен караганнар һәм карый алмый калганнар бар. Билгеле, караганнар тәэссоратлары, фикерләре белән бүлешә.

 

Бу шаукымлы көннәрдә Казанның иҗади яшьләре арасында  үзенчәлекле бер дулкынлану яши. «Әлиф» хореографик спектаклен караганнар һәм карый алмый калганнар бар. Билгеле, караганнар тәэссоратлары, фикерләре белән бүлешә.


29 октябрьдә Профсоюз урамындагы Өйрәнчек театрында “Әлиф” спектакле соңгы тапкыр куелды. Аны “Алтын битлек” милли театр премиясе экспертлары карады. Татар милли яшьләре “Алтын битлек”нең лонг-листын көтә. Гәрчә татар интеллигенциясе  беравыздан “Әлиф”не иң югары баскычка күтәрде инде. 

"Әлиф"нең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Сәхнәдә Нурбәк Батулла татар халкының 1927 елга кадәрге гарәп имласын бии. Башта латинга, аннан соң кириллга күчү аркасында, татар әлифбасы 8 хәрефен югалта. 

Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Алар Габудлла Тукайның “Туган тел” җырын башкара. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр. Спектакльнең премьерасы 20 сентябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә булды.

Илсөяр Ихсанова, шагыйрә: 
– “Әлиф” – искиткеч спектакль. Иң тетрәндергәне шул булды: безнең мөстәкыйль фикерли белә торган милли җанлы яшьләр буыны үсеп җитте. Аларның эчке дөньясында татар теле, милләт өчен әрнү бар.
Без Нурбәкнең биюенә таң калып утырдык. Ул Рабит абый Батулланың улы, анда әтисенең тәрбиясе сизелеп тора. Һәр күзәнәгенә милиллек сеңгән, аның басып торышында, күз карашында ук шушы эчке дөньясы чагыла. Әйтик, бу спектакльдә башка бер балерон биесә, хәтта ки остарак итеп биесә дә, тәэсир көче Нурбәкнеке кадәр үк була алмас иде. 
“Әлиф”нең республикада милли мәсьәләләр калыккан чакта барлыкка килүе дә күп нәрсәне аңлата. Үз хокукларың өчен мәйданнарга чыгып та көрәшеп була, менә шушылай иҗат аша көрәшү дә үтемле була ала. Мондый фонда спектакль кисәтү булып яңгырый.   

Гүзәл Сәгыйтова, “Калеб” яңа буын җыенының җитәкчесе: 
– Әзер продукцияне пиарлаштыру безнең команданың гадәтендә булмаса да, “Калеб”нең быелгы яңа сезонын нәкъ “Әлиф” белән ачып җибәрдек. Хәзер алар үзләре мөстәкыйль очышта, без бары тик мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез. “Әлиф” – югары профессиональ, заманча милли проект. Кайчандыр Аяз Гыйләҗев: "Сүзнең ерак тамыры ачылса (...) мин үземнең миллионлаган күзәнәкләремнең берсендә шушы сүзне кулланышка кертеп җибәргән борынгы бабамның уянганын тоям”, - дип язган. Бу фикерне мин “Әлиф”кә карата кулланыр идем. Әйтерсең, Нурбәк хәрәкәтләре, Эльмир музыкасы, Марсельнең хореографиясе, Казан дәүләт консерваториясе студентларының аһәңнәре аша шул “күзәнәкләрнең” башкача сулавын, яшәвен, инде онытылган тарафларга юл алырга омтылуын сиземли башлыйсың. 

Луиза Янсуар, шагыйрә: 
– Минем өчен Нурбәк фигурасы, шәхесе һәрчак кызыклы, ымсындыргыч иде. Чөнки, аңарда һәм тышкы, һәм эчке затлылык, матурлык бар - нидер көтәсең. Моннан берничә ел элек бию турында ул инде Камал сәхнәсендә үз сүзен әйтә башлаган иде. "Әлиф" минем өчен шуның бик тә табигый дәвамы, чылбыры булып кабул ителде. Спектакльдән Туфан Имаметдиновның да почеркы, фәлсәфи куәсе бөркелеп тора. Бу келышның уникальлеге турында күп сөйләделәр инде. Минем бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә: бүгенге вазгыятьтә, тел мәсьәләсе кискенләшкән шартларда, бу проблемага сәнгати яктан якын килеп, аны тамашачысын катарсиска китерердәй тирәнлек белән тәкъдим итә белү. Мине, мәсәлән, җан биргән Әлифбаның хәрәкәтләре мәйданнардагы шигарьләргә караганда күбрәк тетрәндерде. Бу спектакльне, бәлки, депутатлар корпусына күрсәтергә кирәктер. "Туган тел" җырын алар менә шушы агониясендә күргәч, бәлки, мөнәсәбәтләре үзгәрер иде. 

Айрат Бик-Булатов, филология фәннәре кандидаты, блогер (Сноб.ру сайтындагы блогыннан): 
– Казанда 1990 еллар урталарында татарча сөйләшкәнне аз ишетә идек, хәзер – алай түгел! Татарча әйбәт чаралар, фестивальләр уза, яшьләр өчен шәһәрнең иң яхшы пространстволарына экскурсияләр оештырыла. Татарча рестораннар барлыкка килде. Татар дизайнерлары, кием-салым, сумка, аксессуарлар, спектакльләр, рок-төркемнәр, инди-рок, электрон опералар һәм башклаар. Театрлар, язучылар һәм драмтурглар өчен лабораторияләр. Татар яшьләренең үз бизнесы. Татар иҗтимагый-сәяси оешмалары. Беренче тапкыр хәзерге утыз яшьлекләр республиканың һәм Казанның мәдәни кырында үз тавышын бирде. Мин бу буынна үземчә “яшьтатарлар” дип атыйм. (...) 
     

Спектакль тәмам. Тамашачыларга сүз әйтергә, диләр. Рәдиф Кашапов басып күз яшьләре аша: “Мин хәрефләргә карыйм, таныйсым килә, ләкин танымыйм, мин аларны белмим, без күпме югалтканбыз...” Шул вакытта гына башыма суга: менә бит спектакльнең нервы кайда? Мин, юләр, экранга хәрефләрнең кириллдагы эквивалентын теләп утырган идем. Татарларның үз телен танымавы – менә бит төп мәгънә кайда! Карасыннар да күрсеннәр: үзебезнеке! Һәм укый алмыйлар! Һәм аннан соң – медиатор, биюче аша кайту хисе. Тагын ни әйтәсең?

Фото: Рамис Назмиев 
      
Шулай ук укыгыз: http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=6107

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар