Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Сәхнәдә – яңа чорның яңа җырлары 

«Калеб» оештырган яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты узачак.  «Анда «яңа колаклар» белән килергә кирәк», – ди  проект җитәкчесе, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.   

 

«Калеб» оештырган яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты узачак.  «Анда «яңа колаклар» белән килергә кирәк», – ди  проект җитәкчесе, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.   

 

«Безнең җыр» лабораториясендә 32 яңа җыр туды. Моның өчен шагыйрь, композитор  һәм җырчыдан торган  17 команда төзелә. Алар барысы да  татар сәнгатенә «яңа сулыш» өргән иҗатчылар: Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Резеда Гарипова, Мәдинә Галиева, Алсу Сөнгатуллина, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Алсу Фәйзуллина, Илнар Миранов һәм башкалар.  Гала-концертны  апрельдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зурлап үткәрергә җыеналар.  Анда өр-яңа  20 җыр башкарачаклар. «Халык теленә  дә керәчәк җырлар бар», – ди авторлар.  Беркемгә дә сер түгел, моның өчен  җырларның көн саен радио-телевидениедә башкарылуы шарт. «Калеб»нең  финанс мөмкинлекләре юк», – ди Гүзәл Сәгыйтова. Аларга хәтта республиканың төп телеканалы «ТНВ» да теләктәшлек белдермәгән. Әлеге проектны башлаганда аны телевизион форматта булдыру теләге белән яналар. Тик ул хыял булып кына кала.  Ярдәм сорап язылган хатка да әлегә җавап  килмәгән.   «Безнең җыр» лабораториясе гала-концертын  татар мәдәнияте учагы булган Казанда гына күрсәтү бик аз, билгеле. Аны таныту өчен зур шәһәрләр, район үзәкләренә алып бару кирәк. Тик бу бик  зур чыгымнар сорый.  Җырчылар да һәрвакыт бушка эшләргә риза булмас, чөнки әлеге лабораториядә алар (танылган җырчылар!)  бушка диярлек эшли.   Гонорар – ун мең тирәсе һәм үзләре башкарган җыр.  Җырчы Эльмира Кәлимуллина да: «Концертны Казанда гына күрсәтү җитми. Бренд ясау өчен һәр тамашачыга барып җитәргә кирәк», – ди.   

Бүгенге көндә күпчелек тамашачы,  яңгырашы сыйфатлы җырга караганда, өстенлекне шоуларга бирә. «Очсызлы спектакльләр куеп, касса җыю – берни тормый. Бу – иң җиңел юл. Без авыр юлны сайладык. Бер баскычка күтәрелеп, тамашачының зәвыгын үстерергә телибез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар