"Хәния Фәрхи алты кешелек, гомуми палатада ятты" - җырчыны Чаллыдагы танышлары искә ала

"Хәния кулында гап-гади гармун да искиткеч яңгырый иде"
Гөлзада РЗАЕВА, «Энергетик» мәдәният йорты директоры:
"Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһировкакияүгә чыккач, ул Казаннан Яр Чаллыга күченеп килә. Шулай итеп, "Энергетик" мәдәният йортында яңа солистка пәйда булды һәм беренче көннән үк үзе турында яхшы фикерләр тудырды. Чын артист - талантлы җырчы, чибәр һәм сөйкемле хатын-кыз. Хәтта гап-гади гармун да аның кулында үзенчәлекле булып яңгырый иде. Аның һәр җыры мәңгелек турында ачык "сөйләшү" иде - тормыш, мәхәббәт, аерылу, бәхет турында...
Ләкин иң мөһиме - Хәния нинди генә очракта да сокландыргыч булып кала иде. Моның сере матур киемдә дә, прическада да түгел, ә аның чиста күңелендә. Иҗатын яратучы булсынмы, гади сөйләшүче булсынмы - кешеләрне үзенә тарту көчендә иде. Аның йөрәге кешеләр өчен һәрчак ачык иде, ул авыр минутта иң беренче булып ярдәмгә килә иде. Мондый нәрсәләр онытылмый.
Хәниянең үлеме турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Моны гайбәттер дип уйладым, ләкин алай булмады... Йөрәктәге яра бетми, аңа бит әле рәхәтләнеп иҗат итәсе, тамашачыларны сөендереп кенә яшисе иде. Иманым камил, аның гомере җырларында мәңгелек булачак".
"Хәниядә йолдызлык чиренең эзе дә юк иде"
Әнисә ВӘЛИЕВА, КДМЦ перинаталь үзәге табибы:
"Бүгенге көнгә кадәр бәхетле әти-әни - Хәния Фәрхи һәм аның ире Габделхәй Биктаһировларның фотосурәтләрен кадерләп саклыйм. Әнисенең кулында кече кызлары Алсу. Ул Чаллы шәһәренең №1 бала тудыру йортында дөньяга килде.
Барысы да кичә генә булган кебек. Ул вакытта мин бала тудыру бүлеге мөдире булып эшли идем һәм популяр җырчы мине беренче минутларда ук сөйкемлелеге, гел елмаеп торуы белән таң калдырды. Кайбер бала табучылардан аермалы буларак, сабырлыгы белән аерылып торды - үзен һаваланусыз, масаюсыз тотты. Хәтта йолдыз чиренең эзе дә юк иде, аерым палата турында да сорау булмады - Хәния Фәрхи алты кешелек, гомуми палатада ятты. Икенче көнне үк, 1995 елның 24 декабрендә, җиңел генә кыз бала тапты. Хәниянең йөзе шатлыктан балкый иде: "Мин шундый бәхетле! Кирәк бит, кызым, нәкъ безнең никах һәм туй көнендә туды!".
Хәния хастаханәдә булган вакытта без аның белән еш сөйләштек, ул үзе, сәхнәгә килүе турында сөйләде. Аның гаиләдә бик бәхетле икәне күренеп тора иде - ире кайгыртучан, мәхәббәтле мөнәсәбәттә иде, хастаханәдән чыккан көнне дә аңа бик матур чәчәк бәйләме, миңа алтын муенса бүләк итте. Аннан соң инде мин Хәниянең концертларына йөри башладым, аңа безне дуслаштырган кышкы кичләрнең истәлеге итеп ак канәфер чәчәкләре бүләк итә идем. Хәзер аның җырларын тыңлыйм да, күзгә яшьләр тула: һәркемгә дә ачык йөрәк белән яшәү язмаган шул. Аңлыйм, халыкның яраткан җырчысы, еш гастрольләргә йөреп, тамашачылары белән үзенең хис-кичерешләре белән бүлешеп, аларга үз йөрәген ачкандыр. Казанга аны искә алу кичәсенә барып, кызы Алсуны кочакларга һәм аңа ак канәферләр бүләк итәргә телим".
"Икенче мондый Хәния инде булмаячак"
Наил МӨХӘММӘТҖАНОВ, «Болгар» бию ансамбле оркестры музыканты:
"Өч ел дәвамында, 2002 елдан 2005 елга кадәр, мин Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбледә баянчы булып эшләдем. Ул авылдан чыккан чын талант иде - барлык концертларының режиссеры да, сценаристы та. Ул һәрвакыт репертуарын җентекләп сайлый, сәхнәдә җырдан спектакль тудыру өчен күп әзерләнә иде.
Ул профессиональ драма артискасы. Шуңа күрә гаҗәп тә түгел, аның һәр җыры шундук халыкныкына әйләнә иде. Башка җырчылардан Хәния Фәрхи үзенең харизмасы белән аерылып торды. Ышанмассыз да, әмма мин сәхнәдә аннан нинди көчле энергия ташып торганын сизә идем, бу гипноз сеансындагы кебек, ул тыңлаучыларны әсир итә иде. Ул зур залларда да, кечкенә авыл клбуларында да чыгыш ясады- һәрвакыт аншлаг.
Ул елларда коллективта 20 дән артык кеше иде, без аның белән ярты ел гастрольләрдә йөрдек һәм һәрвакыт аппаратураны көйләп куяр өчен Хәниядән алда килә идек. Ул кояш кебек балкып чыга иде, репетицияне башлар алдыннан беренче чиратта, безнең хәлләрне белешә иде. Бервакытта да онытмыйм, сәламәтлеккә бәйле проблемаларым килеп чыккач, ул миңа бик нык ярдәм итте. Чабаксар клиникасындагы кыйммәтле операцияне һәм дәвалауны үзе түләде. Хәния Фәрхи әле тагын 20 ел үзенең оптимизмы белән безне канатландырып торган булыр иде. Шунысын төгәл беләм: икенче Хәния беркайчан да булмаячак - аны сәхнәдә беркем дә кабатлый алмый, ул башка планета кешесе кебек иде.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
21 гыйнвар 2021 - 11:24Без имени18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.Алсу күзлек
-
21 гыйнвар 2021 - 11:19Без имениЧиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениСенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:45Без имениДөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:59Без имениУзем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.