Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әнвәр Нургалиевнең иң зур үкенече

  Әнвәр хатыны Ирина белән туган авылына кайтып килгән. Әмма аларны капка ачып каршы алучылар юк шул хәзер.


  Әнвәр хатыны Ирина белән туган авылына кайтып килгән. Әмма аларны капка ачып каршы алучылар юк шул хәзер.


Билгеле булганча,  җырчы Әнвәр Нургалиевнең соңгы ике ел эчендә бер-бер артлы әти-әнисе үлеп китте. Ул аларның үлемен бик авыр кичерде. Һәрвакыт инстаграм дуслары белән кайгысын уртаклашты. Исән чагында, әти-әниләрнең кадерен белергә кирәклеге хакында язды. Җырчының  язылучылары да Әнвәргә гел теләктәшлек белдерде. Аны юатты. 


Әнвәр авылга кайтып килгәч, кабат хисләре белән уртаклаша: «Җимешем белән икәү генә авылга кайтып килдек. Андагы матурлык! Ә күңел әрни! Бу дөньяда бер нәрсәне дә  кире кайтарып булмый шул. Без, татар-башкорт балалары, башкача тәрбияләнгән. Әниләр исән чакта кочаклап, яратып иркәләнә белмибез, күңелдән генә яратабыз», – дип яза җырчы. Ул тормышындагы зур үкенече белән уртаклаша.


«Әни исән чакта мин аңа: «Әни, мин сине яратам», – дип әйтә алмадым.  Бик үкенәм шуңа. Больницада ятканда, телсез калгач, ул да миңа нәрсәдер әйтергә тырышты, ләкин аңлый алмадым. Ул көннәргә кире әйләнеп кайтсам: «Әнием, бәгърем яратам сине, бердәнберем», – дияр идем, әмма вакытны кирегә борып булмыыый»...


«Вакыт узган саен яра төзәлә, диләр. Миңа калса, ул тирәнәя генә... Жәлләмәгез Әниләргә җылы сүзләрегезне», – дип киңәш бирә ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар