Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Әнвәр Нургалиев турында 17 – чын, 1 ялган факт

Әнвәр Нургалиев турында 17 – чын, 1 ялган факт белдек. Кайсылары - ялган? Комментарийларда языгыз!

Әнвәр Нургалиев турында 17 – чын, 1 ялган факт белдек. Кайсылары - ялган? Комментарийларда языгыз!

1.​ Кечкенә чагымда шук идем. Хәтта биш яшемдә өйне яндыра язганым бар. Өйалдындагы өстәл клеенкасы янамы-юкмы, дип тикшереп караган идем. Ярый әле әни кайтып өлгерде.

2.​ Юл аша йөгереп чыгып уйнарга ярата идек. Берсендә өлгерә алмыйча матай астында калган идем. Булачак җизнәм мине яклап, сугышып та йөргән иде ул вакытта.



3.​ Элек фурман дип атала торган, утын, печән ташу өчен җайлаштырылган зур тәгәрмәчле ат арбасы була иде. Шунда күрше малае белән күзне йомып, тотынмыйча кем озаграк бара ала, дип уйныйбыз. Берсендә кулны җибәрүем булды – ике тәртә арасына төштем дә киттем. Шул арада фурман өстемнән үтте. Анда ияк кенә сынган иде.

4.​ Гитара – яшьлегемнең аерылмас дусты булды.



5.​ Беренче тапкыр өченче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Икенче тапкыр – җиденчедә. Төрекмәнстанда яши иде ул кыз, хатлар алышып тордык. Ул хатларны бик озак сакладым, өйләнгәч кенә яндырдым.

6.​ Артист булырга хыяллансам да, бөтенесе дә “бу эш түгел”, дигәч, башта табиб, аннан соң акчалы эш, дип финансист булырга теләгән идем. Барыбер сәнгать училищесына укырга кердем.



7.​ Җырчы Земфира белән бергә укыдык. Ул малайларча киенеп йөри торган шәһәр кызы иде. Без авыл малайлары “Андый кыз буламыни?” дип аптырый идек.

8.​ Училищедан соң, Уфаның Сәнгать академиясенә опера җырчысы булырга укырга кердем. Минем тавыш – лирик баритон.

9.​ Хәзер дә опера җырлап карыйсы килә.



10.​ Кайчан да булса, рок-җырлардан торган альбом чыгарырга уйлыйм.

11.​ “Ихлас моң” ансамблендә җырлап йөргән җирдән, юрист булырга укырга кердем. Фирмамны булдырып, шактый еллар юрист эшчәнлеге белән шөгыльләнеп алдым.

12.​ Өйрәнсәм, инглиз телен өйрәнер идем. Ләкин татар һәм башкорт телендә чиста итеп сөйләшергә иде әле...



13.​ Татар җырчыларыннан Хәйдәр Бигичевны, Салаватны, Айдар Галимовны яратып тыңлыйм. Мөслим Магомаев, Юрий Антонов, Владимир Кузьмин, Земфираны яратам. Дмитрий Хворостовскийга мөкиббән. Deep Purple, Скорпионс, Роллинг Стоунс төркемнәрен тыңлыйм.


14.​ Элегрәк балта остасы да идем. Акчам булса, тизрәк лобзик, дрель, фрезер кебек кирәк-ярак сатып алып, өйгә берәр җиһаз ясыйм.

15.​ Мин 80 процентка – оптимист, 20 процент – пессимист.



16.​ Кайчак мин үземне йомшак аю кебек хис итәм.

17.​ Китап укымау – җитешсезлегем.

18.​ Кешеләргә артык ышануым да җитешсезлегем буладыр.

Фотолар Әнвәр Нургалиевнең ВКонтактедагы шәхси төркеменнән алынды - https://vk.com/anvarnurgaliev

Теги: Әнвәр Нургалиев Анвар Нургалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар