Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Минем тормышым хайп»

Илсөя Бәдретдинова бүгенге көндә татар эстардасында иң популяр артистларның берсе. Аның белән очрашып, хатын-кызлар, үзгәрешләр, дуслык, социаль челтәрләрдәге әдәп турында сөйләштек.

Илсөя Бәдретдинова – бүгенге көндә татар эстрадасында иң популяр артистларның берсе. Аның белән очрашып, хатын-кызлар, үзгәрешләр, дуслык, социаль челтәрләрендәге әдәп турында сөйләштек.


– Илсөя, синең хакта хатын да, ир дә, диләр. Үпкәләмисеңме?
– Юк! Иҗатны бизнес дип әйтергә яратмыйм, әмма ничек кенә карасаң да, ул – бизнес... Шоу-бизнес. Шуңа күрә ир дә, хатын да булырга туры килә. 
– 18 элек булган Илсөяр үзгәрдеме?
– Күңел катыланды. Беркемгә дә ышанмыйм. 
– Син популяр гына түгел, иң хайплы җырчы да...
– Тормышым хайп шул. Атлаган саен. Кемнәрдер хайп ясарга махсус кешеләрне яллый. Ә миңа уйлап та торасы юк. Атлаган саен килә дә чыга. Кешеләр үзләре китереп чыгара.
– Моның нигә шулай икәнен аңлыйсыңдыр да. Син чибәр, популяр, ирсез хатын. Сиңа кызыгучылар да, көнләшүчеләр дә, сине күралмаучылар да бардыр... 
– Минем әби 25 яшендә тол калган. Бабай сугышта үлгән. Әби 80 яшенә җитеп үлгән, ул бик әз сөйләшә иде, әмма һаман бер теләк теләде: «Тол хатынннан да күп сүз ишеткән кеше юк, балаларымны ялгызлыктан сакла». Җәяү йөрсә йөргән, атлы ирләргә утырмаган, сүзен күтәрергә кирәк бит. 
– Ә син кеше сүзеннән куркасыңмы?
– Ул кысалардан чыктым. Минем хакта нәрсә сөйлиләр миңа барыбер. Кая барганымны беләм, калганнарның кая юл тотуы белән кызыксынмый. Бөтен нәрсәне күтәрәм. Кемгәдер нәрсәдер исбатлап торудан бер мәгънә юк. Әмма малаема кагылалар икән, бөтен дөньясын күтәреп бәрә алам. Эчтәге ана бүре уяна. 
– Илсөя, ничек уйлыйсың, хатын-кыз бунтарь булырга тиешме, әллә инде ире артында гына яшәүче нәзберек җанмы?
– Идеалда ире артында яшәргә тиештер инде. Әмма без алай булдыра алмыйбыз. Хатын-кыз ир-атны үзе бозып бетерде, диләр. Хатын эшләмәсә, ир эшләр иде, диләр. Юк, бер эшләмәгәне эшләми инде ул. 
– Нилектән алай икән?
–  Хатын-кызларга ирек бирелде дисәк тә, дөрес булмас. Яшәргә кирәк бит. Хата атта да, арбада да бардыр. Күп җаваплы урыннарда – хатыннар. Тагын бер аңламаган күренеш бар: ир декретта утыра, хатын эшли. Бу хәл бөтенләй минем мантыйкка сыймый. 


– Күз алдына китерик әле. Синең иң популяр вакыт. Кечкенә кыз турындагы элеккеге хыялың чынга ашты да, кияүгә чыгып, бәби таптың, ди. Сәхнәдән китәргә ярамаганын аңлыйсың. Ни дисәң дә, бизнес бит. «Җаный, мин чыгыш ясап кайткан арада бала белән утырып торчы инде», – дип иреңә әйтергә туры килсә...
– Юк дип кистереп әйтеп булмый. Язмыш бит әле ул! Әллә ничек китереп куярга мөмкин. Хәзер катгый әйтермен дә. Аллаһы Тәгаләнең үз канцеляриясе анда. 
– Хәзер бөтен тормыш интернетта. Көндәлек тормышта тыелган бөтен хис шунда чыга. Популяр булган саен, интернетта тетәләр. Син дә читтә калмыйсың...
– Әйе, анысы бар. Үз аккаунтыма фото урнаштырып кечкенә бер пост язам икән, хәзер бөтен паблик шуны үзенә алып куя. Аннан китә инде тәнкыйть. Аккаунтымда үзем белән бер дулкындагы кешеләр булса, башка пабликларда башка фикерле, башка карашлы кешеләр утыра. Фикерләр туры килмәскә мөмкин. Аннан әйтәләр инде: «Кая карама бу хатын», – диләр. Соң мин гаеплеме инде аңа?! Үз инстаграмымнан башка мин беркайда да юк. Куегыз әле минем фотоны дип соранып йөргәнем дә юк. Җитмәсә, алар моны рөхсәтсез башкара. 
– Халык инстаграмга җырчылар иҗаты белән генә кызыксынып керә дигәнгә ышанмыйсыңдыр дип уйлыйм. 
– Юк, билгеле. Бик азларына иҗатым гына кызык. Калганнарга шәхесем кызык. Бүген минем турында иң кызыксындырган сораулар: күпме акча эшли һәм кем белән йоклый. Көн саен яңа җыр чыгарсам андый кызыксыну булмаячак. Күз алдыңа китер: бер көнне кем белән йоклаганымны һәм күпме акча эшләгәнемне сөйләп берәр пост йә видео чыгарам икән, аны караучылар һәм күчереп алучылар саны бермә-бер генә түгел, меңнәрчә тапкыр артачак. Чөнки халыкка бу кызык. Инстаграмда иң начар комментарийлар язып утырган кешеләр, концертларымда беренче рәттә утыра. Таныйм аларны. «Килгән бит, димәк, иҗатыма битараф түгел», – дип куанам. 
 
– Инстаграм – әхлаксызлык чыганагы да дисәк...
– Әйе, сүз иреге бик каты бирелде. Путин законы эшли башлармы юкмы, әмма чикләрне оныттык. Сүз өчен җавап бирергә кирәклеге истән чыкты. Инстаграмда теләсә нәрсә язарга була дигән стереотип ныгыды. Әмма һәрнәрсәнең чиге булырга тиештер. Ой, миңа килгән начар комментарийлар, янауларны күрәсәң син. Биш аккаунт бар. Алардан төнлә кереп минем фото астына нинди генә пычрак әйберләр язып калдырмыйлар. Бер үк стилистика белән язалар. Димәк, биш аккаунт исеменнән бер кеше яза. 
– Хейтер? 
– Хәзер тыңла: шушы ук аккаунтлар икенче бер җырчы хатынның битенә кереп фотолары астына «Син безнең йолдыз», «Примадонна» ише сүзләр яза. Бу бит инде түбәнлек! Шоу-бизнес бу! Шуңа да кызымның җырчы буласы килә дип әйтсәләр, бәхет теләсәң җибәрмә, дим. Кирәкми сәхнә. Үзенә күрә бер чир ул. Аны бөтенесе күтәрә дә алмый. Сине сәхнәдән төшерергә бер рюмка кислота җитә дип язалар кайчак...
– Андыйлардан курыкмыйсыңмы? 
– Куркып нишлим? Урамга чыкмый яши алмыйм бит.
– Социаль челтәрләр барлыкка килү тамашачы белән җырчы арасында чикләрне бетерде. Элек сәхнә кешеләре буй җитмәслек бер йолдыз иде, хәзер күршегә әйләнде. Ни пешерә, ни ашый, ничек өен җыештыра, ире белән нәрсә сөйләшә – барысы да бар. Әле күршеләр алай чыгарып салмаска мөмкин. 
–  Үзебез гаепле. Үзебез башладык. Концертларда залга төшеп җырлау, записка укулар, теләсә кем сәхнәгә менеп фотога төшүләр, гримеркага керүләр, инстада язышулар. Киртә калмады. Халыкка янәшә булырга кирәк дигән яхшы ният белән үзебезгә үк начарлык эшлибез бугай. Шуңа бераз булса да ара сакларга тырышам. Банкетларда бервакытта да өстәл артына утырмыйм. Билгеләнгән вакытка киләм, җырлыйм да, кайтып китәм. Бернинди өстәлләрсез! 
– 18 ел эчендә тамашачыларың да үзгәрдеме? 
– 18 ел буе бергә минем тормышымда яшәгән тугры тамашачыларым бар. Районнарга барган саен аларны залдан эзлим. Алар бер үк урында утыралар. Исемләп беләм. Минем концертымда танышып, гаилә корып бала үстерүче гаиләләр бар. Без бергәләп өлкәнәябез. Бу бик кадерле. 
– Татар эстрадасының примасына әйләндем дип әйтә аласыңмы?
 – Юк, юк, миннән лаеклыраклар бар. Шулай әкрен генә кылтыр-кылтыр йөрим. Тамашачыларымны яратам. Җырларга яратам. Тавышым да булса әле, бөтен эстраданы күтәреп бәргән булыр идем.
– Сиңа әле һаман атказанган исеме бирмиләр. Югыйсә синең дәрәҗәдәге, синең кебек популяр булган бөтен җырчылар алып бетерде бугай. 
– Аны бит сорап алырга кирәк... «Мин эшләдем, лаек булдым», – дип йөрер өчен, сорамыйча гына бирелергә тиеш ул. Исем алган коллегаларым өчен чиксез шат. Концертларымда күлмәк алыштырганда бер җыр җырлаган балаларның күбесе атказанган. Бирсәләр алырмын, әмма сорамыйм. 
– Хәзер инстаграмда язылучылары күп булган җырчылар челтәрле маркетингка кереп китте...
– Юк, юк, минеке түгел. Булдыра алмыйм. Сата белмим. Саткан кешеләрне гаепләмим. 
– Хатын-кызлар арасында дуслык бармы?
 – Була. Минем андый дусларым бар. 
– Син бәхетле...
– Әйе, мин дә шулай уйлыйм. Күңелең төшкәндә шалтыратыр кешең булу бәхет ул!

 

Илсөя Бәдретдинова белән видео-әңгәмә: КАРАРГА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар