Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Минем тормышта Хәния Фәрхи кебек кабатлану башка булмаячак – Зифа Нагаева

Бүген Казанда Уфаның “Туган тел” музыкаль каналы беренче концерт-презентациясен тәкъдим итте.

Бүген Казанда Уфаның “Туган тел” музыкаль каналы беренче концерт-презентациясен тәкъдим итте. Кичәдә чыгыш ясарга килгән танылган композитор, җырчы, популяр җырлар авторы Зифа Нагаева “Татар информ” хәбәрчесенә күптән түгел бакыйлыкка күчкән Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

“Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде. Бик зур сагышта мин. Бу көннәрдә бигрәк тә уйланам. Җырларым да кайгыда. Аның белән бергә тудырган җырларым да ачы хәсрәттә. Мин Хәния Фәрхи белән шул дәверне дә озаттым.

Хәния мине үзе эзләп тапты. Ул беренче тапкыр 6 яңа җырымны алып, беренче программасына кертте. Бу минем үзем өчен язылган җырларым иде. “Капка төпләрендә яшел үлән”, “Гомерләр зая узмасын” кебек җырлар. Ул аларны тиз арада популярлаштырды. Аннан соң ул һәр программасына минем биш-алты җырымны кертә торган булды.

Бер вакыйга истә. Ул бер елны минем 9 җырны җырлаганда, Уфада 17 көн рәттән концерт бирде. Шушы кадәр үстек без, бер-беребезгә үсәргә ярдәм иттек. Ул мине, минем җырларымның данын арттырды, мин аның илһамына чишмә булдым. Ул шулай мәңгелек булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Мин нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния – Зифа, Зифа – Хәния арасындагы иҗат җимешләре ул шул вакытныкы гына булып калачак. Шуңа мин Хәнияне юк дип әйтә алмыйм. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте, – диде Зифа Нагаева.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 27 июль көнне, кинәт хәле авыраеп китеп, хастаханәдә җан бирде. 5 сентябрьдә аның вафатына 40 көн була.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/29/147343/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар