Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

М. Гафури театры режиссеры Айрат Абушахманов: «Зөләйха – безнең ил язмышы ул»

 Быел ноябрь ахырында – декабрь башларында (датасы әлегә төгәл билгеле түгел) Башкорт академия театры Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы мотивлары буенча спектакль куячак. Спектакльнең режиссеры – Айрат Абушахманов.

 Быел ноябрь ахырында – декабрь башларында (датасы әлегә төгәл билгеле түгел) Башкорт академия театры Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы мотивлары буенча спектакль куячак. Спектакльнең режиссеры – Айрат Абушахманов.


«Безнең Зөләйха язмышында ил язмышы чагыла. Бәләкәй кеше язмышы аша без бөтен ил күләмендәге фаҗигане ачарга тырыштык», - ди Айрат Абушахманов.

Режиссер бу спектакльдә Зөләйханың татар булуына аерым басым ясамадык, анда Казан каласы да булмаячак, ди. Башкорт театры революциягә кадәр татарларда хатыннар хокуксыз, надан булган икән, дип әйтергә җыенмый. Безнең бурыч – ил язмышындагы фаҗиганең – кулаклаштыру, сөргенгә сөрү, репрессияләрнең асылын ачу. Ул чорда Зөләйха урынында милли азчылык халыкларының теләсә кайсы була ала иде. Төп бурыч – тоталь кешелексезлек шартларында кеше булып калуны күрсәтү. Кемдер кешелеклелеген саклап кала ала, кемдер бу сынауларны үтә алмый.

«Зөләйха дөньяга мифологик карашлар белән тәрбияләнгән хатын. Әсәрдә аның рухи үсеше бар. Шулай ук Игнатов образы минем өчен бик кызыклы булды. Аны динамикада күрсәтү таләп ителә: ул идеологиягә, дөньяда кайчан да булса коммунизмның урнашагачагына сукырларча ышана. Тора-бара бу ышаныч ком сарае кебек ишелеп төшә. Игнатов деградацияли башлый, эчкечелеккә бирелә. Әмма ахырда ул гомерендәге иң яхшы гамәлен кыла: Зөләйханың малае Йосыфка олы юлга чыгарга мөмкинлек бирә.
Мин бу әсәрне бик сак куярга кирәклекне аңлыйм. Татарстанда бу әсәр белән горурланмаулары, киресенчә, кабул итмәүләре минем өчен әле дә ачык сорау булып кала. Аны татарга каршы язылган, дип күрсәтергә тырышалар. Алай дисәң, Н. Островский «Гроза» әсәрен дә русларга каршы язган, дип расларга кала. Анда да Кабаниха киленен изү юлына баса бит. Роман Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә иң популяр әсәрләр исемлегендә», - ди Айрат Абушахманов.

Без декорацияләрне, костюмнарны эшләгәндә, сюрреалистслар концепциясеннән этәрелеш алдык. Бу агрессив тормышны сурәтләгәндә, сюрреалистлар төштәге кебек сурәтләргә мөрәҗәгать итә, шул рәвешле тормыш чынбарлыгының асылын ача, - ди режиссер.

Ул шулай ук романны укып килгән тамашачы – минем өчен иң авыры, ди, чөнки ул спектакльдән романны көтәчәк. Ләкин аның өметләре акланмаячак: спектакль романның иллюстрациясе түгел. Бу роман мотивлары буенча куелачак мөстәкыйль спектакль.

Теги: «Зөләйха күзләрен ача»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу романны мин балараыма да укытачакмын, чонки анда дореслек язылган - минем эбилэрем бабаларым кургэн авырлыклар, хэтта ислам дине тоту белжн беррэттэн иялэргэ ышану да чынбарлыкта булган хэл. Гузэл Яхинанын яна кочле эсэрлэрен котеп калам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Казанга да алып килерлэрме икэн? Бик курэсе килэ, кызыктырдыгыз. Рэхмэт!

      Хәзер укыйлар