Логотип
Сәхнә арты

Лучано Поваротти белән «Өммегөлсем» җырының нинди уртаклыгы бар?

Татар җырчыларының аккаунтын карап баручылар игътибар иткәндер: гыйнвар уртасында әле бу, әле теге артист Американың Нью-Йорк шәһәрендә төшергән фотосы белән бүлеште. Эльза һәм Артур Исламовларның да бар иде андый матур сурәтләре, Алинә Шәрипҗанова да бик хисле постлар урнаштырды, Лилиана Газизова да Нью-Йорк урамында Татарстан байрагын җилфердәтте.

Татар җырчыларының аккаунтын карап баручылар игътибар иткәндер: гыйнвар уртасында әле бу, әле теге артист Американың Нью-Йорк шәһәрендә төшергән фотосы белән бүлеште. Эльза һәм Артур Исламовларның да бар иде андый матур сурәтләре, Алинә Шәрипҗанова да бик хисле постлар урнаштырды, Лилиана Газизова да Нью-Йорк урамында Татарстан байрагын җилфердәтте. Безнекеләр анда нишләп йөри, дигән сорау күпләрдә тугандыр.

17 гыйнвар көнне Американың Карнеги-холл сәхнәсендә татар җырлары яңгырады. Әйе, әйе, кайчандыр Петр Чайковский, Сергей Рахманинов, Мария Каллас, Джесси Норман, Лучано Повароттилар чыгыш ясаган, дөньяның иң атаклы премьералары тәкъдим ителгән күренекле залда Америка тамашачысы «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнашучыларны алкышлады. Татар җанының бер өлеше булган «Җомга», «Өммегөлсем»нәр, татар халык җырлары, романслар яңгырады Нью-Йорк үзәгендәге иң мәртәбәле залда. Әйдәгез, Америкада чыгыш ясап кайтучыларның үзләренә бирик әле сүзне.

 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, «Үзгәреш җиле» проектының вокал буенча педагогы Венера Ганиева: «Проектка быел дүрт ел. Казанда, Мәскәүдә концертлар куйган идек инде, Америкага әле беренче тапкыр баруыбыз. Тамашачылар арасында татарлар гына түгел, урыслар да, яһүдләр, төрки халыклар да булды. Җыр ул барлык халыкларны берләштерүче жанр. Музыканың милләте юк. Татарлар концертка бәйрәмгә килгәндәй әзерләнеп килгән: калфаклардан, күлмәкләрдән... Тәнәфестә аларның үзара аралашуын күрсәгез иде! Беренче кыңгырау чыңлады, икенчесе, өченчесе... Өченче кыңгыраудан соң анда залга кертмиләр икән. Мине дә кертмәделәр: барыбызны да икенче, өченче ярусларга озаттылар. «Бизнес-онлайн» газетасы тәнәфестән соң залдан 100 кеше чыгып киткән иде, дип язды. Алар чыгып китмәде, аларны кертмәделәр. Мин гел тамашачыны күзәттем. Анда алкышламаган кеше булмады. Безгә – артистларга иң зур бәя шул алкышлар һәм «Афәрин!» дип хуплаулары бит инде.

«Үзгәреш җиле» фестивале турында халыкта төрле фикер булды. Кайчак үзем дә, без дөрес юлда микән, дип уйлана идем. Америкага баруыбыз безнең дөрес юнәлештә булуыбызны раслады».

 

Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы Айдар Сөләйманов: «Әлеге концерт белән без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрдек. Карнеги-холл хезмәткәрләреннән, бик күп еллар инде әлеге залның моның кадәр тамашачы җыйганы булмады, ә татар тамашачысы бөтен залны тутырды, дип әйтүләрен ишетү бик күңелле булды. Ә бит бу сәхнәдә кемнәр генә чыгыш ясамаган!»

 

Казан филармониясе солисты, «Үзгәреш җиле» фестиваленең катнашучысы Әмир Әхмәдишин: «1994 елда бу сәхнәдә Лучано Поваротти чыгыш ясаган булган икән. Репетиция вакытында барысы да бик җиңел иде: аппаратура да дөрес көйләнгән, микрофоннар – бар да яхшы. Ә менә концерт башланып, 3 мең тамашачы алдына чыгып баскач, адреналин дәрәҗәсе шундук югары сикерде. Концертны мин башлап җибәрдем. «Өммегөлсем» җырын башкарганда өченче рәттәге бер абзыйга күзем төште: бөтен хәрәкәте белән миңа көч биреп, куәтләп утырды. Һәр чыгышыбыз алкышларга күмелде. Бары тик бер генә претензия ишеттек. Чәчәк күтәреп менгән бер апа әйтте аны: «Америка кадәр Америкага килеп, Венера Ганиева ник берәр җыр җырламады. Мин аны ишетер өчен генә килгән идем», – диде».

 

Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Алинә Шәрипҗанова: «Хисләр якты. Карнеги-холл – гади сәхнә түгел, ул – дөнья дәрәҗәсендәге сәхнә. Мин хәтта әле бүген дә дулкынланам. Гаҗәп, әмма сәхнәдәге мизгелләремнең берсе дә хәтердә калмаган. Яшен кебек бер шартлау булды ул. Минемчә, бу фестиваль әле 100 елдан соң да киләчәк буынга мирас булып калыр. Татар җырларын Америка дәрәҗәсендәге аранжировка белән башкару Америка тамашачысы өчен шок булды бугай».

 

Америкада артистларыбыз белән бер казус та булган әле, чак кына кулга алмаганнар үзләрен. Бу хакта кызык итеп Венера Ганиева үзе сөйли: «Америкага килеп төштек, күңелдә – хисләр ташкыны, күзләр яна, кычкырып-кычкырып татарча сөйләшәбез! Без шундый бит инде, хисле, тавышлы, ә алар үзләре бик тынычлар. Билгеле, безгә шунда ук игътибар иттеләр. Паспорт тикшерүе аша узганда мин җиңел генә чыктым, таныклыгымны күрсәткәч, җырчы икәнемне дә әйткәч, «о-о! Җырчы!» дип калганнар иде, яшьләрне тоткарладылар. Барыбызны да полиция участогына алып китеп, тикшерделәр, әллә кайларга шалтыраттылар, аннары гына җибәрделәр».

Сүз уңаеннан, 24 мартта, яраткан җырчыбыз Венера Ганиеваның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Казанда аның концерты узачак.

 

Әлегә «Үзгәреш җиле» фестиваленең чираттагысына әзерлек бара. Репертуар сайлыйлар, җырлар әзерлиләр. Анда халык җырлары да, ретро җырлар да, романслар да яңгыраячак. Ә аранжировкаларга килгәндә, алар бераз җылырак, колакка йомшаграк булыр, мөгаен. Америка сәхнәсен яулап кайткан артистларыбызның теләге бер: безнең җырларны Европа халкы да ишетергә тиеш!

 

Теги: «Үзгәреш җиле» татар артистлары Венера Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар