Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркәнең ни өчен абыйсын армиягә җибәрәсе килгән?

Иркә гаиләдә төпчек бала. Җитмәсә, бердәнбер кыз. Аның өч абыйсы бар. Ул үз аккаунтында балачак хатирәләре белән уртаклаша. Кечкенәдән ут кыз булган ул! Әле нинди генә!

Иркә гаиләдә төпчек бала. Җитмәсә, бердәнбер кыз. Аның өч абыйсы бар. Ул үз аккаунтында  балачак хатирәләре белән уртаклаша. Кечкенәдән ут кыз булган ул!


 «Иркәләнеп әти куенында утыруымны кечкенә абыйның җене сөйми иде. Әйтерсең, әти назын кырып-себереп үземә генә алам... Әйе, бәлки, шулай булгандыр да. Әти белән әнинең эштән кайтуын мин генә түгел, алар да көтеп тора иде. Малайлар булгач аларны сыйпап тормадылар, кушып калдырган эшләрне җиренә җиткереп башкармаганнары өчен әле аларга эләгә дә иде... Ашап-эчеп алгач бөтенебез «алынгы ызбага» телевизор карарга җыелабыз. Иң җылы почетный урын диван, шул диванга яткан әти куены – минеке...
 Өч абыйның да үз тартмалары бар, берсенеке – шифоньерда, икенчесенеке – стенкада, кече абыйныкы – комодта. Миңа әле 5-6 яшь кенә. Зур абый армиягә китсә, почетный сервантның тартмасы миңа кала. Әй, көтәм идем инде ул көнне зарыгып».


Иркә, күрәсең, кечкенәдән бик чая кыз булган. Олы абыйлары күпме яшерсә дә, аларның серен белгән. Ничекме? 
«Болар печәндә яисә башка колхоз эшендә булганда мин берүзем өйдә кала идем. Менә рәхәт мизгел: абыйларның тартмаларын карап чыгам. Алар әле тамга салып калдыралар, беркем аларның секрет тартмаларына кагылырга тиеш түгел. Кагыйдәләре шундый! Мин беренче эш итеп теге тамганы өйрәнәм. Аннан гына абыйларның сер дөньясына чумам. Кечкенә абыйның качып ясаган рәсемнәре бик күп иде. Аларны әти белән әни дә белми иде бугай. Серен мин генә белә идем. Зур абый тартмасы гел кызлардан килгән хатлар һәм ул кызларның фотоларыннан тора иде. Күп иде хатлары. Күрше авыл кызларының барысы белән дә языша иде бугай. Зур абыйның да серен беләм, тик дәшми идем. Уртанчы абыйның шкаф тартмасы өстә урнашкан иде. Урындыкка басып кына карап була. Аның бит идәннәре дә тигез түгел, курка-курка, менеп баса идем. Хатлар да, фотолар, ниндидер яңа төрле ручкалар... Яратып йөргән кызына бүләкләр дә еш күренә иде. Гомумән, аларның кемне яратканнарын, кем белән очрашканнарын, нәрсә белән мавыкканнарын һәрвакыт белеп тора идем. Калдырмасыннар иде берүземне көне буе өйдә...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар