Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Илсия апа доширак ашарга әзерме, диде»

Узган ел җырчы Илсия Бәдретдинова Хәния апаның «Арала бу газаптан» җырына яңа сулыш өрде. Әле яңарак кына заманында үтә популяр булган «Галия–Заһир җыры»н алып чыкты. Алар анда төркемдәге җырчысы Илнур Коләхмәтов белән дуэтта җырлый. Бер-берсенең күзләренә карап, яратышкан парлар кебек җырлыйлар. Кем соң ул егет?


Узган ел җырчы Илсия Бәдретдинова Хәния апаның «Арала бу газаптан» җырына яңа сулыш өрде. Әле яңарак кына заманында үтә популяр булган «Галия–Заһир җыры»н алып чыкты. Алар анда төркемдәге җырчысы Илнур Коләхмәтов белән дуэтта җырлый. Бер-берсенең күзләренә карап, яратышкан парлар кебек җырлыйлар. Кем соң ул егет?
Илнур, син Башкортстаннан...
– Әйе, Учалы районыннан. Чиста башкортмын. Мәктәпне тәмамлагач, өч туган апам, популяр җырчы Айгөл апа Сагынбаева Казанга килеп укырга тәкъдим итте. Тоттым да Казан мәдәният һәм сәнгать институтына документларымны тапшырдым. Килеп чыкса калырмын, юк икән, Уфада укырга кереремен дип уйладым. Өч имтихан бирдем: нәфис сүз, җыр һәм уен коралларында уйнау. Билгеле, нәфис сүз буенча имтиханнан бик курыктым. Минем татарча сөйләшкәнем юк иде. Әдәби тел түгел, чиста сөйләм телен дә белмим. Әмма шуңа да карамастан, бик уңышлы тапшырдым. Салават абый үз классына укырга чакырды. Алай гына түгел, август аенда үтәсе концертларында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Казанның казанына сикергәнсең икән алайса...
– Укырга кергәнче үк, Салават абый концертларында катнашу зур мәртәбә иде. Мин анда башкорт җыры җырладым. Шуннан Казан белән танышу башланды. «Сорнай»да эшләдем, аннары Айдар абый Фәйзрахманов үз ансамбленә чакырды. Анда инде чын гастроль тормыш башланды. Чит илләргә чыктык, беренче тапкыр самолетка утырдым. Бу мине бик тәэсирләндерде. Әмма уку белән эшне бергә алып барып булмый икән. Мине читтән торып уку бүлегенә күчерделәр. Төркемдә берүзем генә. Имтиханнарны кырык бишәр минут биреп рәхәтләндем. Дүрт ел урынына алты ел укыдым. Институтны тәмамлаганда татарча чип-чиста итеп сөйләшә идем. Укытучыбыз Эльмира Мифтаховнага рәхмәтлемен. Ул бик таләпчән. Без шигырьләрне скакалкада сикерә-сикерә сөйли идек. 
 Алайса син чынлап торып өйрәнәм дип укыдың?
– Әлбәттә! Башка республика мохитенә килеп кергәч, ничек мин өйрәнмим дип утырасың. Мин бит сәхнә кешесе. Ә сәхнә камиллекне ярата. Бар яктан да!
Әти-әниеңнәр Казанда калып иҗат итүеңә ничек карый?
– Татарстанга китүемә алар каршы булмады. 11 яшьтән өйдән чыгып киткән кеше мин. Уфада талантлы балалар интернат-мәктәбендә укыдым. Мин бик мөстәкыйль. Әти-әнием: «Синең тормышың, үзең хәл ит», – дип карар кабул итүне үземә калдыралар. Өйләнгәндә дә нигә башкорт кызына өйләнмисең дип әйтүче булмады (Көлә.) Казанда мин камилләштем. Монда килгәнемә һич үкенмим. Тормыш бит ул, бәлки, Уфага кайтып та эшләрмен. 
Инстаграмыңда Илсия Бәдретдинова белән хатыным таныштырды дип язгансың.
– Булачак хатыным белән институтта таныштык. Ул Илсия апаның төркемендә бии иде. Мин ул чакта татар эстрадасындагы бер җырчыны да белмим. Илсия апага этник номер кирәк булган. Айгөл мине тәкъдим иткән. Ул вакытта бергә эшләмәдек. Берничә елдан соң гына шалтыратты. Аңа этник музыкант кирәк иде. 2018 ел башыннан аның төркемендә эшлим. 
Фольклор ансамбльдән поп-эстрадага китүеңне Айдар абый ничек кабул итте?
– Бик авыр кабул итте дип уйлыйм. Ул сиздертмәде. Бик озак сөйләштек. Биш ел эшләдем, җитте дип уйладым. Ансамбльдә без 20 кеше. Бөтенебез бер-иш, бертөрле. Үземне сынап карарга булдым.
Анда шәхси йөзем юк иде дип әйтәсең килә инде.
– Әйе. Аерылып торасы килде. Сәхнәгә аерым чыгып үземне күрсәтәсем килде. Ансамбльдә эшләгәндә гастрольләр вакытында бөтенләй икенче шартлар иде. Шуңа Илсия апа башта ук: «Бу Фәйзрахманов ансамбле түгел, чит илләрдә түгел, авыл-районнар буйлап йөрибез. Гастроль тормышы бөтенләй башка: затлы кунакханәләр булмаячак, монда син доширак та ашарга мөмкинсең, күктән төш», – диде. Мин кая барганымны уйлап, белеп бардым. 

 


Китүеңне акча ягы да хәл иткәндер, име? Син бит гаилә башлыгы, ялгызың түгел. 
– Бәлки. Илсия апада финанс ягы яхшырак. Концертлардан тыш, банкетларда йөрергә мөмкинлек бар. Өстәмә акча табу юллары күбрәк монда. 
Ияләшү авыр булмадымы?
– Юк инде. Без бит төрле шартларга ияләшкән, авылда уйнап-үскән авыл малайлары. Киресенчә, күңелгә якынрак та бугай әле. 
Димәк, син коллективка музыкант булып килдең?
– Әйе. Аннан бэк-вокалда җырлый башладым. Узган ел апай дуэт яздыртып карарга тәкъдим итте. Аны бик җылы кабул иттеләр. Хәзер яңа дуэт яздырдык.
Татарстандагы иң популяр җырчы белән дуэтта җырлау ничегрәк?
– О-о-о, дуэтта җырларга бик хыяллана идем. Үземне җырчы дип санамыйм. Мин күбрәк актер-театраль. Җырлауга караганда, күбрәк инструментларда уйнарга яратамдыр. Әмма җырлау хыялы да бар иде. Кем белән дуэт җырлаячагымны күз алдыма китерә алмый идем. Ул озын җыр булыр төсле иде.  Ә монда лирик, мәхәббәткә багышланган җыр. Бөтенләй башка! Бу бик яхшы тәҗрибә инде. Безнең апай алдан күрә белә ул, бу җыр да халык күңелләрен яуламый калмас. 
Ник апай?
– Үзебезчә бит! Илсия Ядкәревна дип әйтеп тору озын. Безнең банда – икенче гаиләбез ул. Егермешәр көнгә гастрольләргә чыгып китәбез.  Әле төп гаиләләребезгә караганда, күбрәк вакыт уздырабыздыр. 
Син үзеңне мультиинструменталист дип атыйсың. Ничә уен коралында уйный беләсең?
 – Башкорт курае, татар курае, кубыз, думбрада уйный беләм. Әмма берсен дә ноталар белән уйнамыйм. Бала чакта укырга теләк булмады. Ә укыйсы калган. Хәзер үкенәм. Профессионаллардан калышам. Хәзер этно-мәдәният кире кайта, популярлаша. 
Киләчәктә сольный концерт программасы булдыру нияте бармы? 
– Ул минем хыял. Илсия апа да үстерә. «Менә күрерсез әле, ул аерым җырлый башлаячак», – дип, канатлар куя. 
Гаилә хәлең турында да сөйләп китсәң...
– Хатыным Айгөл. Түбән Кама кызы. Биюче ул. Айгөл Айдар Фәйзрахманов ансамбленә эшкә килгәч, якыннан таныштык, өйләнештек. Ике малай үстерәбез. Икебез дә иҗат кешесе булгач, бер-беребезне аңлап яшибез. 
Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?
– Мин башкортча, хатыным татарча сөйләшә. Татар-башкорт мәсьәләсенә бик лояль мин.  Ике милләт бер-берсен яратмый дип әйтүчеләр бар. Әмма бу фикерне бөтен кешегә тагарга ярамый. Арада яратмаганы да бардыр, әмма бар милләт түгел. Татар белән башкорт борын-борыннан бертуган агайлар кебек булган. Безнең бит телебез дә, җырларыбыз да бер. Урыс белән украиннар кебек. Шуңа күрә безнең өйдә малайлар, мине «атай», әниләренә «әни», диләр. Дус яшибез шулай. (Көлә.)

 


Соңгы вакытта җырчыларны да сәясәткә алып керә башладылар...
– Җырчы җырларга тиеш ул. Сәясәткә керү бик куркыныч. Халык белән сәясәт арасы нечкә пычак йөзе кебек. Абынып калырга да мөмкинсең.
Бүген эшләгәнең яшәреңә җитәме?
– Җитә. Мин шөкер итеп яши белүче кеше. Илсия апа да: «Эшләгез, өйдә ятмагыз», – ди. Эштән курыкмыйм. Пандемия вакытында таксист булып эшләргә чыктым. Эшнең начары юк ул.
Кеше үзен кеше итеп яшәсен өчен айга күпме керем кирәк?
– Ай белмим, һәр кешенең үз юрганы. Минем ипотека булмаса, шәхсән үземә 10–15 мең сум да акча җитә. Әмма минем ипотека гына 40 мең, ике балам, хатыным бар. Һәр кешенең үз ихтыяҗы инде. Шуны әйтә алам: эшләгән акчамны кая куярга белми аптырамыйм. Аның урыны бар. Баеган саен ихтыяҗлар да байларчадыр, мөгаен. 
Гаиләме, сәхнәме?
 – Икесе дә, чөнки сәхнә ярдәмендә гаиләмне ашатам. Сәхнә – минем икенче өем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илнур төрле яклы артист. Бик матур, үзенчәлекле номерлар белән чыгыш ясый. Илсөя белән дуэтлары искиткеч яхшы килеп чыкты.

    Хәзер укыйлар