Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлдания Хәйруллина: “Март – миңа тирән яра салган ай”

Быел танылган композитор Рөстәм Хәйруллинның вафатына 11 ел була...

 

Быел танылган композитор Рөстәм Хәйруллинның вафатына 11 ел була. Аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина ире истәлегенә ай дәвамында Инстаграмдагы үз сәхифәсенә аның җырларын куеп барачагын әйтте.

– Март ае күңелләргә яктылык, өмет уята торган ай булса да, 11 ел дәвамында минем йөрәгемә тирән яра салган ай булып та кала бирә. Җырларын яңгыратып, җырлары аша Рөстәмне яшәтү – минем турыдан-туры бурычым булып тора. Аны искә алып, бу айда аның җырларын сезнең игътибарга куярга булдым. Безнең театрда үзенең иҗат юлын башлаган, Рөстәм үзе эзләп тапкан җырчы – Гүзәл Идрисова җырлаган җыр белән башлап җибәрәм, – дип язган Гөлдания Хәйруллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Рустэмне бик ярата идек алар Гэлдания белэн бик матур пар иделэр язмыштан узмыш юк!!! Бик дэрес эшлисенГэлдания булдыралгач нигэ эшлэмэскэ без сина гаилэбез белэн сокланабыз!!!

    Хәзер укыйлар