Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев флешмоб башлап җибәрде

Күптән түгел генә патриотик рухлы “Татарлар” җырын халыкка тәкъдим итүче Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев флешмоб башлап җибәргән...


Күптән түгел генә патриотик рухлы “Татарлар” җырын халыкка тәкъдим итүче Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев флешмоб башлап җибәргән. Ул аңа стартны туган ягы – Түбән Норлат авылы халкы белән бергә биргән. Фирдүс “Татарлар” һәм Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә иҗат ителгән җырларны башкарган. 


– Старт дәвам итә. Катнашыгыз. Сезне бүләкләр көтә, – дип хәбәр иткән ул бу яңалыкны.    
“Татарлар” җыры турында Фирдүс менә нәрсә ди: 
– Мин патриот һәм бу җыр миңа алга таба иҗат итәр өчен стимул бирде. Мин аны теләсә нинди аудиториядә җырлый алам, аның өчен оят түгел! Әйе, минем репертуарымда төрле җырлар бар. Шул исәптән, шаярту рухындагылар да, алар да кирәк. Ләкин мондый сәяси җыр репертуарда юк иде әле. Бәлки, өстәгеләр мине ишетерләр, һәм без дөньяның төрле почмакларындагы татарларны бергә җыя алырбыз.  

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар