Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Эмиль ТАЛИПОВ турында кызыклы 11 факт

Г. Камал театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль ТАЛИПОВ турында кызыклы 11 факт:

Г. Камал театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль ТАЛИПОВ турында кызыклы 11 факт:


1. 1984 елның 27 гыйнварында Казанда туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Шул ук елны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйный башлый.




2. Мәктәптә укыганда КВНнарда катнаша, мәктәп театрында уйный, район фестивальләрендә җиңеп чыга. Берара вокал буенча китәргә дә уйлый. Соңыннан язмышның башкача борылыш алуына сөенә дә – чөнки җырлаучылар болай да күп. 



3. Рольләрнең барысын да ярата. Юкса алар үземне яратмаячак ди.



4. Иң матур татар ир-атлары исемлегендә дүртенче урында тору хәбәрен очраклылык дип аңлата. Гомумән, ир-ат матур була алмый, дигән фикердә. Ир кеше матур сөйләргә, матур эшләр башкарырга яки маймылдан чак кына кайтыш булырга мөмкин. Хатын-кыз гына матур була ала, ди Эмиль.   



5. «Мулла» спектаклендәге роленә кереп китәр өчен Коръәнне күп укыган, сүрәләр, аятьләр ятлаган. Өйләре янындагы мәчеткә йөреп, яшь мулланың үз-үзен тотышын өйрәнгән. Алар бернинди изгеләр түгел, бары тик яхшы мәгънәдә әйбәт кешеләр, ди Эмиль. Мәдрәсәдә дә шәкертләр үзләрен гадәти мәктәп укучылары кебек тота икән: кемдер лекциядә йоклап утыра, кемдер СМС яза.



6. «Үлеп яраттым» спектаклендә Эмиль Талипов, сорау алганда, Дания Нуруллинага кычкырырга тиеш була. Ә ул баштагы мәлләрдә берничек тә кычкыра алмый, сугып җибәрү турында сүз дә булу мөмкин түгел. «Ул бит Дания Нуруллина! Ничек аңа кычкырыйм!» – ди яшь артист һәм репетиция саен аңардан гафу үтенә. Ә Дания апасы, киресенчә: «Катырак тот, кычкыр, бар көчеңә җилтерәт, паригыма гына тия күрмә!» – дип өйрәтә икән.


8. Өйләнмәгән егет буларак, Эмильгә кызлар күп шалтырата. Подъездында, машинасында «хат»лар калдыралар. Идәндә роза чәчәге таҗлары белән дә язалар. Көннәрдән бер көнне машинасының дворнигына кыстырып, бер кыз мондый хат калдыра: «Элек телевизордан татар спектакльләрен күрсәтә башласалар, карый алмыйм, «Дом-2»га күчерик, дия идем әнигә. Театрга килгәч, башта – сез тудырган образларга, аннары театрга ук гашыйк булдым».  Кызлар өчен театр дөньясын да ача Эмиль шулай!



9. Эмиль әти-әнисе белән бергә яшәгәндә, ашарга әзерләү, кер үтүкләү мәшәкатьләреннән азат була. Хәзер аның үз фатиры. Егет мөстәкыйль тормышка өйрәнә. Тузан да сөртергә кирәк, идән дә юарга...

 10. Эмиль Рөстәм Миңнехановка пародияләр уйнавын болай аңлата: «Һәр кешедә нәрсәдер булмый калмый. Ул һәрчак төгәл сөйләшә, менә шундый президент.  Аның елмаюын тотып ала алмыйм менә. Андый елмаю беркемдә дә юк».


 11.   Хатын-кызларга пародияләр уйнарга җөрьәт итми. Ир кеше хатын-кыз булып кыланса, зәвыксыз килеп чыга дип исәпли. Ә Салават менә пародияләрне рәхәтләнеп кабул итә икән. «Эмиль дускай, мин булып кайда телисең шунда сөйләп йөр», – ди икән. Эмильнең Минтимер Шәймиевкә пародиясен тамашачылар гына түгел, Беренче Президентыбыз үзе дә яратып кабул итә икән.          
 

Теги: Эмиль Талипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эмиль молодец егет !!! Гаиләле булып исән сау яшәргә язсын !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без Эмильне бик яратабыз! Уңышлар телибез!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эмиль , Вы безумно талантливый человек, отличный пародист, прекрасный актёр! Удачи и успехов Вам во всех начинаниях , а также в личной жизни !)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эмиль без сине бик яратабыз. Сина тагында яхшы рольлэр башкаруынны телибез.

          Хәзер укыйлар