Элвин Грей: «Холостяк»ка барыр идем!»

Минем алда шулкадәр баш июче булыр дип, һич кенә дә уйламаган идем! Телевизордан Филипп Киркоров концертларында гына күргәнем бар иде. Болай ук булганы юк иде әле, соңгы елда гына шулай. Популяр чит ил артистлары артыннан йөргән кебек, минем арттан да шулай шәһәрләр буйлап йөрүләре – минем өчен сәер... Ун ел буе мин бертуктамый эшләдем дә, эшләдем: бүгенге халәтемдә булыр өчен үземнең образымны, җырларымны, үз командамны тупладым.
Камилләшер өчен әле һаман өйрәнәм, чөнки киләчәктә тагын да әйбәтрәк булачагына ышанам. Филипп Киркоров концертында буласым килә, менә анда булганым юк әле. Сәхнәдә аның кылганнары башка сыймаслык. Аның кайбер фишкаларын үземнең концертларыма да кертеп җибәрер идем. Ә менә дуэт итеп Григорий Лепс белән җырлар идем. Ул диапазонлы шәп җырчы, бик әйбәт кеше, үзәге нык аның. Үткән тормышының гадәти булмаганын беләм һәм аны бик яхшы аңлыйм.
Ә «Голос»ка бармас идем. Минем иҗат юлым икенче. Тәҗрибә туплый-туплый, авырлыкларны җиңә-җиңә әкренләп ерып чыгам кыенлыклардан. Башкалар кебек тиз генә зур кеше булу миңа кызык түгел. Алар ничек килеп чыккан булсалар, шундый тизлек белән югалалар да. Зур дәрәҗәләргә алар ияләшмәгән. Супер популяр булыр өчен вакыт кирәк – ул кухняны әкренләп өйрәнү мәслихәт. Телевизион шоуларга килгәндә, «Холостяк»ка гына барыр идем, анысына да пиар өчен генә. Ә болай – миңа анда нәрсә калган?..
Мине яратучылар тагын машинамны тырнаганнар
Шәхси тормышым турында, өйдә ниләр эшләгәнемне сөйләргә яратмыйм. Минем алда баш иючеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: беренче чиратта алар мин башкарган җырларны тыңларга өйрәнергә, минем халәтемне аңларга тиеш, ә шәхси тормышыма тыкшынмасыннар иде. Берәр җиргә барырга туры килеп, сине танымасалар, минем өчен ул кәттә ситуация... Үземнең популярлыгымнан арыйм хәтта. Тыныч кына урамга да чыга алмыйм бит мин. Кибеткә дә дусларымны гына җибәрәм, чөнки үзем күренә алмыйм урамда. Кызлар исә машинамны, подъезд стеналарын язып тутыралар. Машынам, гомумән, тырналып беткән. Әле күптән түгел гастрольләр өчен алынган «Mitsubishi Outlander» машинага да «Мин сине яратам», дип язып куйганнар. Югыйсә ул әле автосалоннан чыккан гына иде. Ә берсендә өйгә кайтсам, консьерж: «Кермисең», – дигән сүзләр белән каршылый һәм миңа хат суза. Аннан: «Укымыйча кермисең», – дип тә өсти. Исем китте: ничек инде үз өемә кермим, ди. Карасам, коридор площадкасы тирәли баганага уклар куеп тезеп чыкканнар. Шулар буенча барып, дусларым һәм фанатларым янына килеп чыктым. Алар, бергә сөйләшеп, мине шарлар белән каршы алалар икән. Менә бит, әле бер ел элек кенә минем тормышымда болай булыр дип уйламаган да идем. Килдем, җырладым, киттем принцибы белән дип уйлый идем. Әмма сәхнәдәге иҗат тормышы көндәлек тормышка әверелеп китте. Шуңа күрә киләчәгемне тәгаен чит илдә итеп күрәм. Мине анда беркем белмәячәк. Бер егерме елдан соң чит илдән гастрольләргә генә кайтачакмын. Хәзер минем өчен иң мөһиме: яшәп иҗат итү өчен йорт торгызу. Урынын да таптым инде – ул Мәскәү астынла булачак. Аның нинди булуын да беләм. Минем теләкләремне искә алып, күптән түгел проект ясап бирделәр, эскизын да сызып бирделәр һәм килештерделәр шулай итеп. Хәзер студиямнең, мунчамның кайда булуын күз алдыма китерә алам. Анда мин аерым яшәячәкмен. Ә әниемә Уфада йорт салачакбыз.
Әниемнең унбер улы бар
Минем әнием – алтын. Аның ярдәмен, таянычын тоймасам, казанышларымның берсе дә булмас иде, әлбәттә. Музыка белән мин балачактан ук шөгыльләнәм. Хәтта мәктәпкә бармый калган вакытларда да, укуым начарланган вакытларда да әнием миңа каты бәрелми иде. Чөнки иҗат белән кызыксынуымны күрә, белә иде. Безнең гаиләдә музыкантлар юк, ә әнием минем музыкага тартылганны күреп, миңа ярдәм генә итте. Хәзер дә ул барысын да күрә, тоя, минем белән гастрольләргә чыга, ярдәменнән ташламый. Минем белән ярдәм йөзеннән гастрольләргә башкалар да йөрде, әмма әни белән бөтенләй икенче төрле. Ул бик сизгер, нечкә күңелле кеше, яхшы белән яманны алдан күрә, тоя, чамалый, сизә. Үзем дә: «Әни, сиңа ошыймы?», «Әни, арымадыңмы?» – дип сорап кына торам. Ә ул: «Иң мөһиме: сиңа әйбәт, уңай булсын», – ди. Әнием – Нәфисә Зәйнулла кызы. Минем концерт турларымда аның үз вазыйфасы бар – әни вазыйфасы. Аның командасында унбер улы бар. Ул барыбызны да ашата-эчертә, кайгырта. Безне кирәкле азык-төлеккә кибеткә йөгертә. Сәхнәгә чиста, пөхтә итеп киенеп чыгуым – әниемнең тырыш нәтиҗәсе. Өйдәге кебек, монда да барысы өчен дә ул җаваплы. Мин дөрес эшләмәгән очракларда, яныма килеп, җайлап кына аңлатып бирә. Бервакытта да мактамый ул мине, молодец дими. Заманында әнием төзелештә эшләде, әтием дә шунда – плотник иде. Гаиләбездә көнләшү дигән нәрсә юк. Барыбыз да уңышларыбыз өчен эчтән генә сөенәбез. «Безнең энекәш менә нинди», – дип беркем дә масаймый, ә инде берәребез борынын бераз чөерә башласа, шундук урынына утыртабыз. Чөнки барысы да гади булырга тиеш дип саныйбыз. Болар барысы да әни тәрбиясе. Менә шулай итеп, ул үз эшен эшли, ә без бер-беребезне аңлап яшибез. Кайвакыт дусларым, коллегаларым, шаяртып: «Тагын әнисе белән йокларга китте», – дип көлгәлиләр миннән.
Утызда гына өйләнәм
Үземнең махсус тегүчеләрем бар. Костюмнарым бар да индивидуаль, миңа үлчәп кенә тегелгән. Һәркайсы җырның эчтәлегенә карата, сәхнәдәге утка тәгаенләнгән. Концерт барышында кимендә биш мәртәбә алыштырам киемнәремне. Алар минем бик күп, концерт кирәк-яраклары белән шыплап тулган «ГАЗ»ельдә сакланалар, минем белән гастрольләргә йөриләр.
Сәхнәдә төрле-төрле фишкалар уйлап табабыз – лазерлы күзлек дисеңме, яктылык сибүче кроссовкалар дисеңме... Тамашачыны гел гаҗәпкә калдырасыбыз килә. Пиджак белән галстуктан чыгып җырласам, беркемгә дә кызык булмас иде. Минем өчен күпкырлы булу мөһим: тамашачыны төрле яклап җәлеп итәсем килә – гадәти булмаган кием, аралашу манерасы, аранжировкалар, ут, тавыш белән... Гәрчә, болай да аерылып торам инде, Ходай миңа тавыш, тембр биргән. Мин әле тагын көнбатышка охшаш треклар эшләргә тырышам, ләкин үзебезнең – милли җырларыбызны җырларга кирәк. Татарлар, башкортлар гына түгел, чит илдә дә тыңласыннар иде аларны. Үземнең репертуарымдагы җырларны казакъча башкармакчы булам. Казакъстанга гастрольләргә әзерләнәм әле. Анда да юк түгел фанатларым. Казакъча җырласам да, сөйләвен русча сөйләрмен.
Башкорт, татар, рус телләрен беләм, хәзер, әйткәнемчә, казакъча өйрәнәм. Украинча да җырлаганым булды.
Күп кенә продюсер үзәкләре минем белән контракт төземәкче. Дан Баланга кадәр чыкты миңа. Әмма бу минем юлым түгел. Үз максатыма мин халык мәхәббәте аша барам. Һичшиксез, федераль дәрәҗәдә популярлашам әле мин, моңа вакыт аралыгы гына кирәк. Һәм бер утыз яшьтә өйләнермен. Алдагы тормышымны күп елларга алдан планлаштырып куйдым инде һәм алар тормышка ашар дип әйтә дә алам.
http://www.wday.ru сайты язмаларына нигезлэнеп әзерләнде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.