Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айназ-Мөнирә: «Мөнирә – мировой авыл хатыны»

Халык мәхәббәтен хәзер салкын клубларда, зәңгәр экраннар аша түгел, интернет челтәрлшрендә яулыйлар. Заманасы шундый. Социаль челтәрләр мәдәни мәйданга әйләнеп бара. Моңа дөньяны дер селкеткән пандемия дә сәбәпче булды. Өйдә утырып алганнан соң күпләр интернет челтәрләрендә яңа талантларын ачты. Шарапҗан, Мөнирә, татарча җырлаучы Эмилия, Башкортстан хуҗабикәсе... Хәзер һәр кешенең инстаграмнан карап бара торган үз герое бар. Аның интернет киңлекләренә чыкканын көтеп торалар, ул герой белән көләләр, елыйлар, нәрсә вакланып торырга, аның белән бергә яшиләр. Күп инста геройларның сүзләре көнкүрештә кулланыла башлады. Язмамның герое авыл апасы Мөнирәне инстаграм йолдызга әйләндергән – Айназ Габидуллина.

Халык мәхәббәтен хәзер салкын клубларда, зәңгәр экраннар аша түгел, интернет челтәрлшрендә яулыйлар. Заманасы шундый. Социаль челтәрләр мәдәни мәйданга әйләнеп бара.  Моңа дөньяны дер селкеткән пандемия дә сәбәпче булды. Өйдә утырып алганнан соң күпләр интернет челтәрләрендә яңа талантларын ачты. Шарапҗан, Мөнирә, татарча җырлаучы Эмилия, Башкортстан хуҗабикәсе...  Хәзер һәр кешенең инстаграмнан карап бара торган үз герое бар.   Аның интернет киңлекләренә чыкканын көтеп торалар, ул герой белән көләләр, елыйлар, нәрсә вакланып торырга, аның белән бергә яшиләр.  Күп инста геройларның сүзләре көнкүрештә кулланыла башлады. Язмамның герое авыл апасы Мөнирәне инстаграм йолдызга әйләндергән – Айназ Габидуллина.

– Айназ, хәерле көннәр! Ник Айназ? Ул бит бик күпләр өчен ир-ат исеме?
– Исемемне бик яратам. Үземне башка исемдә күз алдына да китерә алмыйм. Минзәлә районы Тупач авылында тудым мин. Ике абыем  бар. Мин туганда алар инде зур булганнар. Айназ исемен алар куштыра. Югыйсә әти-әни Илүзә исемен кушасы булган.   Миңа документ ясатырга сельсоветка баргач та, анда эшләүчеләр: «Бу бит малай исеме, вакытлычага  дип карандаш белән генә язып торыйк,  исем уйлап тапкач, килеп яздыртырсыз», – дигәннәр. Әмма исемем гомерлеккә калган, Аллага шөкер. Мин, гомумән, Айназ, исеме хатын-кызныкы гына булырга тиеш дип саныйм. Айның назы бит ул!
– Сез һөнәрегез буенча артист та, җырчы да түгел...
–  Үсмер чагымда хикәяләр, мәкаләләр язсам да, бик күп төрле бәйгеләрдә катнашсам да, журналистика буенча китәргә теләмәдем. Үземне белә белгәннән бирле сәхнә турында хыялландым.  Әмма артист кешенең гаиләсе булмый дигән фикер шуның кадәр нык сеңеп калган, бу өлкә буенча укырга китмәдем. Конферансье буласым килде, әмма аның буенча югары белем бирү юк бездә.  Аннан соң тормыш итәр өчен таяныч булырдай бер һөнәрем булуын теләдем. Сәхнә хобби булып калыр дип уйладым. КАИда социаль сферада менеджмент белгеченә укыдым.  Белемем буенча эшкә урнашкач,  кысаларда гына яшәргә теләмәвемне аңладым. Хәзер  туйларның тантана өлешләрен алып барам, ирем белән профессиональ алып баручылар без. 

 


– Айназ, Мөнирә образы ничек туды? 
– Пандемия вакытында без ирем белән төрле вайннар (тормыш хәлләре турында кыска роликлар – авт.), авыл романтикасы дип аталган видеоцикллар төшердек. Мөнирә пандемиядән соңрак туды. Ул образ минем күптән күңелемдә йөрде. Килен булып төшкәч тә иремнең апасын: «Сезнең авылда да менә шундый мировой авыл хатыннары бармы ул?» – дип сораштырдым.  Ул авыл хатыны көтү каршыларга чыга да, күрше-күләннәренә иртәдән кичкә кадәр нишләгәнен тәмләп сөйли. Бәлки, аның нәрсә эшләве  башкаларга кызык та түгелдер. Әмма ул бу хакта уйламый, үзенекен энәсеннән-җебенә кадәр сөйли, әле аны гайбәт белән дә үреп җибәрә. Ә теле шундый җиңел, аны  үзеннән-үзе тыңлыйсы килә. Менә шул образны уйлап йөрдем. Күңелемнән аңа Мөнирә дип исем дә куштым. Ни өчен Мөнирәме? Миңа авылда булмаган хатын исеме кирәк иде.  Әниләр буыны исеме ул. Чын татарча исем,җитмәсә. Тәвәккәлләп, Мөнирә белән беренче видеомны төшердем дә, курка-курка, сториска гына куйдым. Әмма ул кешеләргә бик якын образ булып чыкты. Шундаук хатлар яза башладылар: «Бу бит минем күрше!», «Бу бит минем әни!», «Бу бит нәкъ мин!»... Әлеге образ балачак хатирәләре белән бәйле булды. Хәтта шәһәрдә яшәүче яшьләр дә язды. Каникулга авылга кайтып йөргәндә шундый  таныш апалары булган икән. 
– Мөнирәнең прототибы бармы?
– Ул – җыелма образ, әмма төп прототибы бар аның. Ул карамагандыр да әле минем видеоларны...
– Бу образың өчен гаеп итүчеләр табыламы?
– Ник авыл кешесеннән көләсез, дип язалар башка аккаунтлар алып куйса. Әмма мин көлмим. Мөнирә булып җир җимертеп яши белергә кирәк әле. Ул теше-тырнагы белән тормышка ябышкан. Аны да булдыра белергә кирәк. 

 


Сезнең Мөнирә, Айназ, усал, эче телле, әмма беркатлы, ярдәм сорасаң, соңгы ыштанын да салып бирергә әзер. Менә шундый хатыннар авылларда бар һәм алар авылны тотып тора. Килешәсезме минем белән?
– Алар авылны гына түгел, образлап әйтсәң, милләтне тотып тора. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклыйлар. Үз гаиләләрен бер учка җыеп, берләштереп торалар. Хәзер телне артистлар, җырчылар саклый, диләр. Ә мин төп асылын менә шушындый апалар саклыйдыр дип саныйм. Тормышта ниндидер бер мөһим әйбер эшләр өчен әллә кем булырга кирәк түгел. 
– Киләчәктә Мөнирәнең  тракторчы ире – Рәисен дә күрәчәкбезме?
– Элек андый теләк бар иде. Әмма хәзер аңлыйм: кирәкми. Балачакта, образларны күз алдына китереп,  радиодан спектакльләр тыңларга ярата идем. Синең үз героең барлыкка килә иде. Һәрбер тамашачымның да үз Рәисе булсын әле. 
– Мөнирәнең монологын үзегез язасызмы? Ничә дубльдә төшерәсез? Берәр кәгазьгә карап сөйлисезме?
– Сценарий үземнеке, әлбәттә. Нәрсә сөйлисемне уйлап йөрим, тезислап төзим. Сөйли башлагач, сүзләр үзеннән-үзе агыла. Ул видеоны бер дубльдә генә төшерәм. Кат-кат репетицияләр дә ясап тормыйм, шуңа да ихлас чыгадыр ул.  Аның бөтен кызыгы да шунда. 

 


– Айназ, алда әйттегез инде, ирегез белән дә тандемда видеолар төшерәсез...
– Ирем белән «Сәләт» лагереннан ук таныш без. Икебез дә иҗат кешеләре. Әлмәттә яшибез. Ул – профессиональ алып баручы. Моның өчен төрле мастер-класслар узды, бу сферадагы форумнарга йөреп белемен күтәрде. Вайннарны төшерү пандемия вакытында авылга кайткач башланды. Уеннан уймак чыкты дисәң дә була. Авылда сарай тирәсендә эшләгәндә Айдар мишәр егете булып миңа уйнап кына бәйләнә башлады, тукта, без әйтәбез, видеога төшереп интернетка чыгарыйк әле. Ә ул бик тиз популярлашып китте.  Һәм без аны дәвам итәргә мәҗбүр булдык. Вайннарда төп идеяләр – Айдарныкы. 
– Мөнирәнең миссиясе нәрсәдә?
– Татар телен яратам.  Ана телебезне саклауга тузан бөртеге хәтле генә булса да өлеш кертәсем килә. Минем язылучыларым: «Сезгә карап балаларым белән татарча сөйләшә башладым», «Татарча өйрәнә башладым», «Элек сөйләшергә ояла идем, видеоларыгызны карап, сөйләм телен  камилләштерәм» дип язалар. Моңа шуның кадәр сөенәм.  Димәк, Мөнирә үз миссиясен үти. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар