“АРТИСТЛАР АРАСЫНДА ЙӨРЕП, ӘЛЕ ДӘ ЮНЬЛЕ БАЛА БУЛЫП ҮСТЕҢ ДИМ”

Казанда җырчы Лилия Хәйруллинаның тәүге концерты узды. “Мин дә кошлар нәселеннән” дип аталган концерт программасында тамашачы җырчы белән бергә сәяхәт итте: аэропорт, хушлашу, моң илен гизү, туган якка кайту, күрешү.
“Бу программаны режиссер белән бергә эшләдем, үзенчәлекле итеп оештырасы килде. Сюжет “Мин дә кошлар нәселеннән” җыры, аның эчтәлеге белән бәйләнгән иде. Без дә кошлар кебек чит җирләргә барабыз, якыннарыбыз белән хушлашабыз. Тик кайда гына булсак та, без барыбер туган йортка әйләнеп кайтабыз. Тамашачыны сәяхәткә алып барып кайткан кебек булды. Ахырдан сәхнәдәге образларны уйнаучылар аэропортта күрешеп кочаклашты. Туган яктан китү һәм кайту күренешләрен күрсәтергә теләдек. Җырлар арасындагы монологлар аша тамашачыга шуны җиткерергә тырыштык. Игътибар иткән булсагыз, монолог вакытында фон буларак “Мин дә кошлар нәселеннән” җырының төрле вариациясе яңгырады”, - дип сөйләде “Intertat.tatar”га Лилия Хәйруллина.

Лилиянең концерты татар эстрадасы сәхнәсендә куелган башка программалардан заманча булуы белән аерылып торды. Тәнәфессез барган ике сәгатьлек тамаша бер сулышта узды. Монда җыр, бию, юмор, шигъри фәлсәфә, театральләштерелгән күренешләр, цирк номеры, кыскасы, барысы да булды. Шәхсән минем игътибарны Лилиянең җырлары, аларның яңгырашы җәлеп итте. Җырчы танылган аранжировщик Марат Мухин белән хәтта ретро җырларга да яңа сулыш биргән. Һәр җыры затлы итеп, югары дәрәҗәдә эшләнелгән. Концертта җырчының якын дусты Данир Сабиров белән Лилиянең әнисе Гөлдания Хәйруллина да катнашты.

Минемчә, Лилия тамашачысы алдындагы беренче имтиханын уңышлы тапшырды. Анда дулкынлану, каушау сизелмәде. “Каушармын дип бик курыккан идем, ләкин мин каушамадым. Әзерлек дәверендә, репетицияләр барышында дулкынланган идем. Концертта үземне кулга алдым, бик тыныч булдым, хәтта үзем дә шаккатым. Бәлки бу тәҗрибәдер, бәлки мин мораль яктан әзер булганмындыр. Репетицияләр вакытында ныгыганмындыр дип уйлыйм. Бу концерттан соң үземне бер баскычка алга менгән кебек хис иттем. Үземнең тыныч булуымны күреп, үз-үземә ышанычым артты”, - диде Лилия.

Лилиянең иң газиз кешесе, әнисе Гөлдания ханым кызы турында сөйләде. “Мин сөйләмичә тагын кем сөйләр?” - диде ул сәхнәгә чыккач. “Лилия 2 яшь тә 10 айда җырлый башлады. “Эх, дускаем, кил әле”, “Мамадыш” җырларын җырлаган язмалар әле дә саклана. “Җырламыйм, шофер булам!” - дип кенә әйтә иде. Дөрес, шофер да булды, машина йөртә. 6 яшендә көчкә сәхнәгә чыгардык. Үзенә дә ошап китте, җырлаштыргалап йөри башлады. Аннан соң күчү чоры дип тагын туктады, ялындырды. Ул вакытта “Клон” сериалы чыкты. Шуннан күреп, шәрыкъ биюләре белән кызыксына башлады”, - диде җырчы.

“Сәхнәгә яңалык кертергә теләп, цирк артистлары белән эшли башладык. Лилия аларга кызыкты, цирк студиясенә йөрергә теләвен белдерде. Анда балаларны кечкенәдән алсалар, Лилия картаеп – 8 яшендә керде. Бик тырышты, укытучылары “ике елда беркемнең дә номер куйганы юк иде әле”, диде. Һөнәрләре бик күп – квн, спорт, бию, җыр һәм башкалар. Телләрне дә яхшы белә. Балакаемны берүзен акчасыз Америкага чыгарып җибәрдем. Үзе эш табып, дүрт ай Америкада торып кайтты ул.
Бер елны мәктәпләрендә Президент сайладылар. Дәгъва кылучылар күп иде, тик Лилия барысын да җиңде, Президент булды! “Ул мәктәптә синнән башка кеше юкмени соң?” дия идем. Безнең белән гастрольләргә йөрде. “Буханка” машинасының мотор урынында йоклап, ашап, дәрес әзерләде ул. Артистлар арасында йөреп, әле дә юньле бала булып үстең дим. Гастрольдән иртәнге сәгать 5тә, 6да кайткач, китап-дәфтәрләрен җыеп мәктәпкә чыгып китә, без йоклап кала идек. Иптәшләре “Син җүләрме әллә? Синең урында булсак, ятып йоклар идек”, - дип әйтә торган булган. Дәрескә йөрмәсә дә, мәктәпне медальгә тәмамлап, Казан финанс-икътисад институтына укырга керде, финансист булам диде. Кая финансист булу?! Сәхнә наркотик кебек гел үзенә тарта. Язмыш барыбер шушы юлга китереп чыгарды. Әтисенең (Рөстәм Хәйруллин) бик күп җырларын башкарды.
“Минем сезнең кызыгыз булуымны беләләр. Сезнең исем белән сәхнәгә чыгасым да килми. Этә-төртә чыгарганнар, дип сөйләрләр,” - дия иде. Хәзер дә аның минем белән сәхнәгә чыгасы килми. Юк, берничек тә ярдәм иткәнем юк! “Татар җыры”, ТMTV, “Болгар радиосы” премияләрен алды, Аллага шөкер. Барысын да үз тырышлыгы, үз хезмәте белән алды. Мин аның белән горурланам!” – дип сөйләде Гөлдания Хәйруллина.
Концерттан Гөлдания ханым гына түгел, мин дә горурлык хисләре белән кайттым. Лилия татар эстрадасының төрле образда, стильдә була алуын, бер урында таптанып тормыйча, үсәргә сәләтле булуын күрсәтте.
чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/artistlar-arasynda-y-rep-le-d-yunle-bala-bulyp-ste-dim/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.