Логотип
Йолалар

Балам-багалмам

Кырык көн булганчы, күз тия дип баланы берәүгә дә күрсәтмәү, аны йоклаган чагында да ялгыз калдырмау, имезергә дип күкрәк каптырганда «бисмилла» сүзен әйтергә онытмау — боларын бүгенге яшь әниләр дә белә һәм үти. 

Кырык көн булганчы, күз тия дип баланы берәүгә дә күрсәтмәү, аны йоклаган чагында да ялгыз калдырмау, имезергә дип күкрәк каптырганда «бисмилла» сүзен әйтергә онытмау — боларын бүгенге яшь әниләр дә белә һәм үти. 

Дөньяга яңа кеше килү – бала туу – бу җиһанның иң зур могҗизасы. Туу, тудыру белән бәйле йолалар, ырымнар, ышанулар буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килгән. Аларның кайберләре әле бүген дә халык арасында яшәвен дәвам итә.

Хатын-кыз балага авырый башлауга, өйдәгеләрнең берсе кендек әбисен чакырырга йөгергән. Һәр як аны үзенчә атаган – инәлек, мамай, әби, бәбәй әбисе, олан әбисе, түти әби, әби тәтә... Кендек әби – авылның иң хөрмәтле кешесе. Ризык пешерсәләр – аңа илткәннәр, читтән кайтсалар – бүләк биреп киткәннәр. «Кендек әбисе өйгә килеп керсә, өйнең матчалары иелеп китәр», дигәннәр. Кендек әби күп сөйләми, ул үзенең эшен яхшы белә: тулгагы башланган хатынга «тулгакны көчәйтеп җибәрсен» дип, бал каптыра, билен ышкый. Аның вазифалары моннан тыш та шактый әле – бала тугач, сабыйның авызына бал-май тидерү. Бу йола «авызландыру» дип атала. Кем авызландырса – бала шуңа охшый, дигәннәр. Соңыннан: «Ул гына авызландырды, бала шуңа холыксыз, кире булды», – дип сөйләүләр дә очраган. Кендек әбинең икенче зур вазифасы – баланың кендеген кисеп, җыеп кую. Элеккегеләр кендекне беркайчан да ташламаган. Аны ак киндергә төреп, биеккә, югарырак берәр җиргә кыстырып куйганнар. «Бала үскәндә өйдә булсын, өйдән чыкмасын, каңгырап йөрмәсен», – дигәннәр. Балага күз тисә, авырса, еласа, кендекне чайкап суын эчергәннәр. Соңгылык та кадерсезләп ташланмаган. Кендек әби аны юып җиргә күмгән. Бу эшнең дә үз тәртипләре булган. «Йөзтүбән күмәргә ярамый, югыйсә, икенче бала булмый», дигәннәр. Кояш баешы ягына, кеше йөрми торган җиргә, йә йорт түбәсенең балчыгына күмгәннәр.

Кендек әби бала тапкан хатынны һәм аның яңа туган бәбиен өч тапкыр мунча керткәч кенә кайтып киткән әле. Баланы мунчада юындырганда әйтә торган махсус сүзләре дә булган:

Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел,
Аю-бүре баласы
чирләмәсен, нык булсын,
мичтәй-морҗадай булсын.
 

Яки болай:
Ата баласын чабам,
Ана баласын чабам,
Атаң кебек симез бул,
Анаң кебек җитез бул,
Көндез уйна, төнлә йокла.

 
Кайбер якларда исә киресенчә, «ата баласын чабам, ана баласын чабам» дип әйтергә кушмаганнар, җеннәр баланың кемнеке икәнен белмәсен дигәннәр.

«Хатын-кыз баладан котылып кырык көн үткәнче кабер авызы ачык торыр», – дигән борынгылар. Шуңа күрә, алар «бала табу җиңел эш түгел, үлем белән бер», дип яшь әнине озаграк ял иттерергә теләп, аш-су янына җибәрмәгәннәр, казан астырмаганнар. Йорт эчендәгеләрнең барысы да – каенсеңелләр, җиңгиләр, килендәшләр булдыра алганча аны хөрмәтләргә тырышкан. Килененең беренче баласы тугач, кайнанасы авыл буйлата сөенче алып йөргән. Аңа бүләккә йомырка биргәннәр, «бала йомырка кебек тәгәрәп үссен», дигәннәр.

Хәл белергә керүчеләр бала тудырган хатынга махсус ризыклар әзерләп килгәннәр: майболамык – майга онны болгатып пешерелә торган боламык; сетләш – тары, дөге ярмаларыннан сөттә пешерелгән ботка; чумар; әлбә – май, шикәр комы, он белән болгатылып пешерелгән боламык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар